Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
29.08.2017
«Арча кичләре» район халкын бәйрәмгә чакыра!
Арчаның үзәк мәйданында 30 нчы август көнне ачык һавада Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан “Арча кичләре” мәдәни-күңел ачу чарасы уздырыла.
28.08.2017
Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды
26 августта Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
27.08.2017
Ташкичүдә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәктәп белән танышты
Кичә, 26 август көнне, Арчада укытучыларның август киңәшмәсе узды. Аның эшендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. Ул эш сәфәрен Ташкичү мәктәбе белән танышудан башлады. Район башлыгы Илшат Нуриев, «Таттелеком» җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин белән бергәләп алар биредә элемтәчеләр ярдәмендә төзелгән Мәрҗани һәм М Галәү һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар,бөек мәгърифәтче музеенда булдылар.
26.08.2017
Арча Үзәк китапханәсендә утырыш узды
25 августа в Центральной библиотеке прошло совещание, проведенное Общественным Советом Арского муниципального района, по итогам независимой оценки качества работы библиотек МБУ «Арская ЦБС»
25.08.2017
Арча районы мәдәният идарәсе комиссиясе авылларда
Август ае җитүгә, ел саен мәдәният учреждениеләренең эш барышын, кышка әзерлеген, бинаның төзеклеген, тирә-юненең чисталыгына, матурлыгына игътибар юнәтеп махсус комиссия йөри. Составында мәдәният өлкәсе, китапханә хезмәткәрләре, Иҗтимагый, ветераннар советы рәисләре булган комиссия белән без дә чыктык.
24.08.2017
Якташыбыз Галиәхмәт Шаһины туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 24 август көнне якташыбыз Галиәхмәт Шаһины туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Һәркемгә кирәк булып алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
23.08.2017
Яңа Кенәр авыл җирлегендә үзара салым акчасын нәрсәгә тоталар?
Яңа Кенәр элек тә иң зур авыл җирлекләренең берсе санала иде, Шурабаш, Сөрде яклары да килеп кушылгач, ул тагын да зурайды. Димәк, эш күләме дә артты дигән сүз. Җәйгә сыешып, эшне бетерү җитәкчедән тора. Монда сүз юл төзү турында бара. Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән ун авылның да урамнары юлларын карап бетерергә кирәк бит.
22.08.2017
Булат Бәйрәмовны Яңа Кенәр егете Рамил Шәрәфиев алыштырачак
16 ел буе “Татар радиосы” дулкыннарында сәламләгән Булат Бәйрәмов бүген соңгы эфирын үткәрде.
–Радиога килүемә июльдә 16 ел булды, – диде Булат “Татар-информ” хәбәрчесенә.
21.08.2017
Гөлчәчәкле Иске Кишет урамнары
Җәй айларын чәчәкләрсез күз алдына да китереп булмый. Кыр чәчәкләрен инде әйткән дә юк. Тырыш хуҗабикәләребезнең төрледән-төрле утырткан гөлчәчәкләре, фантазияләре өй янындагы бакчаларына гына сыймый урамнарга ук ташып чыгалар.
20.08.2017
Арча районының алдынгы яшь комбайнчыларына бүләкләр тапшырылды
Быел урып-җыю чорында районыбыз кырларында 27 яшь комбайнчы эшли. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов бүген кырларга чыгып шуларның иң алдынгыларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Соңгы нәтиҗә буенча, бәлки, алар җиңүче дә булмас, әмма бүген алар үз хуҗалыкларында беренче.
19.08.2017
“Ак Барс агро”ның яшь комбайнчылары бүләкләнде
17 август көнне Бердәм Россия партиясенең “Яшьләр гвардиясе” хәрәкәте җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алинә Шиһабиева “Ак Барс агро” ширкәтенең басу-кырларында хезмәт итүче яшь комбайнчыларга рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. Алинә Шиһабиева кулыннан Алмаз Котдусов, Зөлфәт Сәгыйдуллин, Раил Фәйзрахманов үз бүләкләрен алдылар.
18.08.2017
Питомникның гүзәллек сөюче чәчәк үстерүчеләре
Нәсимә Гарифуллина тотынган эш һәрвакыт үрнәк булырга күнеккән. Эш курка аңардан. Чөнки нәрсәгә генә тотынса да, җиренә җиткереп эшләргә күнеккән.
17.08.2017
Иске Чүриле һәм Кәче балаларын шатландырдылар
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе старт алды. Районыбыз да әлеге игелекле акциядән читтә калмый. Акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
17.08.2017
Агтибригадачылар эшчеләргә җырларын бүләк итте
Районда күркәм традиция яши: мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада җырчылары ел да ындыр табакларында эшләүчеләр янына барып. җыр–моңнары белән эшчеләрнең күңелләрен күтәреп кайта.
16.08.2017
Арча районының алдынгы комбайнчылары
“Северный” ширкәтеннән Илфат Гыйззәтуллин “Вектор” комбайны белән – 2890, “Яңарыш” ширкәтеннән Рөстәм Галиәхмәтов “Акрос” комбайны белән – 2409, Фәрит Мөхәммәтҗанов “Акрос” комбайны белән – 2210, “Курса МТСы” ширкәтеннән Радик Хәбибуллин “Акрос” комбайны белән – 2205, Фәнис Хөснетдинов “Акрос” комбайны белән 2144 центнер ашлык суктырдылар инде.
15.08.2017
“Курса МТСы” һәм “Ак барс” агрокомплексы ширкәтләрендә
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 14 августта “Курса МТСы” һәм “Ак барс” агрокомплексы ширкәтләрендә булдылар.
14.08.2017
Сафиуллин крестьян-фермер хуҗалыгы җиңүче
12 август көнне хуҗалык җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев Сафиуллин хуҗалыгы җитәкчесе Раиф Зәйниев һәм Күлтәс фермасы мөдире Наҗия Галәветдиновага терлекчелектә ирешкән югары күрсәткечләр өчен Дипломнар һәм күчмә кубоклар тапшырды.
13.08.2017
Арча районында «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе старт алды
Республиканская благотворительная акция «Помоги собраться в школу-2017»в Арском муниципальном районе проводится с 1-20 августа 2017г. Акция организована арским местным отделением Партии «Единая Россия» совместно с МУ «Управлением образования» исполнительного комитета Арского муниципального района, отделом социальной защиты.
12.08.2017
Күлтәсне танымассың!
Үрнәк авыл җирлеге үзара салым акчалары исәбенә быел да зур эшләр башкара.
11.08.2017
Арчада эшмәкәрләр ачыктан-ачык сөйләштеләр
Районда Арча, Әтнә, Балтач, Питрәч районнарының эшмәкәрләре, фермерлары җыелды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр Советы Арчада үзенең күчмә утырышын үткәрде. «Бизнес һәм власть” кысаларында ачыктан-ачык сөйләшү булды ул. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
10.08.2017
Арча районы «Игенче» хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды
10 августта Арча районының “Игенче” агрофирмасы базасында игеннәрне урып–җыю, көзге чәчү, орлыклар белән эшләү, туфрак эшкәртүгә багышланган зона семинар–киңәшмәсе булды.
09.08.2017
КамАЗ төзүдә катнашкан якташыбыз
Яр Чаллыда төзелә башлаган Кама автомобильләр заводының беренче нигез ташыннан алып беренче автомобиль эшләп чыгаруга кадәр куелган хезмәтне үз күзләре белән күргән якташыбыз Равил Вәли улы Вәлиев үзен бик бәхетле хис итә.
08.08.2017
Арчада велотөн уза
10 август кичендә Арчада икенче тапкыр велотөн уза. Велосипедчылар кичке 8 дә Арчаның Үзәк мәйданыннан кузгалып китеп Арчаның төзелеш һәм сәнәгать оешмалары янында биш тукталыш ясаячак.
07.08.2017
Арча районында урак башланды
5 августта «Яңарыш» хуҗалыгында арышны турыдан-туры урып-җыюга керештеләр.
Район җитәкчесе Илшат Нуриев беренче бункер ашлык суктырган Рөстәм Галиәхмәтовка вымпел һәм Диплом тапшырды. Комбайнчы Фәрит Мөхәммәтҗанов та диплом алды.
06.08.2017
Конгресс кунаклары Ташкичүдә булды
Бөтендөнья татар конгрессы VI корылтаенда катнашучы милләттәшләребез бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани һәм язучы Мәхмүт Галәү исемнәре белән бәйле Арча районының Ташкичү авылына сәяхәт кылдылар.
05.08.2017
Эшмәкәрлек буенча күчмә утырыш Арчада узачак
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча совет Арчада үзенең күчмә утырышын уздырачак. Күчмә утырыш 10 августта Арчада 11 сәгатьтә башлана. Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырган очрашуда власть органнарына мөһим сораулар биреп, бизнес алып барганда килеп чыккан проблемаларны кузгатып булачак. Утырышка Әтнә, Балтач, Питрәч районнарының кече бизнес вәкилләре дә чакырыла. Әлеге очрашуда катнашырга теләгән эшмәкәрләргә ( 843 )210-15-99 телефоны буенча теркәлергә кирәк.
04.08.2017
Арчада менә шундый егетләр яши
Арчаның “Форпост” үзәге егет-кызлары турында әледән-әле хәбәрләр ишетелеп тора: алар я дружиначылар булып йөри, я төрле чараларда сакта торалар, я конкурстан җиңеп кайтканнар…
30 июльдә Үзәк стадионда оештырылган бәйрәмдә дә форпост- чыларның шактыен күрергә туры килде, алар полиция хезмәткәрләре янәшәсендә тәртип саклады.
03.08.2017
Якташыбыз Васил Мифтахов дәүләт бүләгенә лаек булды
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Чаллы элеваторы” ачык акционер җәмгыяте директоры урынбасары, якташыбыз Мифтахов Васил Ибраһим улы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Указы белән Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
02.08.2017
Якташыбыз Вафин Фәрит Вәдүт улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 2 август көнне якташыбыз Вафин Фәрит Вәдүт улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
02.08.2017
Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтовның китабы дөнья күрде
Район үзәк китапханәсендә Урта Бирәзәдә яшәүче Дамир Нуриәхмәтовның «Ачтым күңелем пәрдәсен» дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Казаннан якташыбыз галим, шагыйрь Рифат Җамал, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, рәссам-бизәүче Фәйзрахман Камалов кайтты.
01.08.2017
Арчада тырыш кешеләр яши
Районда җаваплы урыннарның берсендә эшләүче танышым машинада сөйләп бара: “Нәрсә белән генә шөгыльләнеп карамадым мин, – ди. – Башта идән астында суган үстердек. Туфракта түгел, суда. 30 квадрат метр чамасы урынга полиэтилин җәйдем, шуңа су тутырдык.
31.07.2017
Арчада сәләтле балалар өчен лагерь ачылды
Сәләтле балалар үзләренең җәйге каникулларын ничек уздыралар икән? Эрудицияле булу, иҗади яктан үсеш өчен мәктәптә олимпиадалар, конкурслар оештырып килсәләр, җәен нишләргә соң? Шундый сәләтле балаларны үстерү өчен лагерьлар эшләп килә.
30.07.2017
Арчаның 2нче мәктәбе — Дуслык йорты
Арчаның 2нче мәктәбе 600гә якын укучыны үзенә сыйдырган. Алар арасында татар, рус, әрмән, украин, таҗик, казах, азербайҗан балалары дуслыгын да күрергә мөмкин. Һәм алар барысы да татар телен өйрәнәләр.
30.07.2017
Миллилек безгә сеңгән
Әңгәмәдәшебез – Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегаты, Бөтендөнья татар конгрессының Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. Сүзне делегатның хәлләрен сорашудан башладык.
29.07.2017
«Ак Барс-агро»да бер төптә 26шар бәрәңге үсә
Элегрәк тычкан-күселәргә агу куеп йөри торган оешма бар иде. Безнең редакция бүлмәләрендә дә калдыргаладылар. Берничә көннән моңарчы ябык йөргән тычканнар көрәеп, матурланып китә иде. “Агу түгел – дару” дигән мәкалә дә язган идем ул вакытта.
28.07.2017
Арча китапханәсенә шахматчылар җыелды
Район үзәк китапханәсендә шахматчы Хәйдәр Сафин истәлегенә бәйге үткәрелде.
Хәйдәр Һашим улы 1940 елда Иске Му авылында туган. Хезмәт юлын укытучы булып башлый. Яңасала, Кәче авылларында мәктәп директоры булып эшли, гомеренең соңгы көннәренә кадәр район мәгариф бүлегендә методик кабинетны җитәкли. Пионерлар йортында балаларга шахмат уйнау серләрен дә өйрәтә. Шахмат ярышларында һәрвакыт оста уены белән сокландырыр иде. 2001 елның мартында безнең арабыздан китеп барды…
27.07.2017
Игътибар! Бүген стадионда бәйрәм булмый.
Бүген Арча стадионында бәйрәм булмый. Ул якшәмбе көнгә күчерелә. Кичке 6 сәгатьтә башлана.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу
26.07.2017
Чишмә дә шатланды
Арча күпфункцияле үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова күңелендә шулкадәр күп идея яши, әнә шул идеяләре аңа хезмәтен фанталарча башкарырга ярдәм итә дә.
25.07.2017
Арчадагы «Изгеләр мәчете»нә йөрүче балалар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты
19 июля 2017 года в мечети «Изгелэр мэчете» по ул.Мостовая г.Арск была организована встреча с детьми, которые посещают мечеть в возрасте 6-14 лет, в котором присутствовали госинспектор ИАЗ ОГИБДД ОМВД России по Арскому району капитан полиции Сабиров А.Х., начальник отделения в Арском районе отдела профилактики ТУ г.Казани ГБУ «БДД» Мухаметзянова Э.Г. и общественный помощник Уполномоченного по правам ребенка в Арском районе Гафетдинова Г.Х.
24.07.2017
Быел Арчада урак үзенчәлекле булачак
17–18 июльдә районда хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген кабул итү үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.
23.07.2017
Наласаның киләчәге матур
Районда торак төзелеше буенча төрле дәүләт программалары эшли. Шуларның берсе – «Авыл хуҗалыгы территорияләрен ныклап үстерү» дигән федераль программа.
22.07.2017
Түбән Мәтәскәдә рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды
Түбән Мәтәскә мәчете каршында июль башында балаларга ике атналык рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды. Бу курсларга балалар бик теләп йөрделәр.
21.07.2017
Поздравляем Шакирова Нура Хамзиновича с днем рождения!
Сегодня, 21 июля, свой День рождения отмечает генеральный директор ОАО «Казанский медико-инструментальный завод» Шакиров Нур Хамзинович!
Арское землячество сердечно поздравляет Вас с днем рождения, желает Вам здоровья, семейного благополучия, профессиональных успехов, счастья, радости и удачи!
20.07.2017
Уңганнар алар кебек була
Иске Җөлбидә яшәүче Ләйлә һәм Рәдиф Сәфәровлар белән Аю күле дип аталган елгалыкта, печән җирендә очраштык. Рәдиф кече уллары Радик белән печән чабып, Ләйлә җыеп йөри иде. Аңлашыла да инде, җәйге көн ел туйдыра, диләр, күк йөзе яктырып, яңгыр туктап торганда булдырам, табам дип торган авыл кешесе ничек өйдә ятсын.
19.07.2017
Арчада район Советы утырышы узды
Арча район Советының чираттагы 16 нчы утырышы булды. Аны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев ачты һәм алып барды.
Утырышта район финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев “Арча муниципаль районының 2017 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше” турында чыгыш ясады.
18.07.2017
Быел урак кыен булачак
18 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Арча районында булды. Ул муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев белән комбайннарның урып-җыюга әзерлеген кабул итүдә катнашты. Аннан соң хуҗалыклар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
17.07.2017
Сабантуйда һәркем бүләк алды
Сабантуйны балалардан да ныграк көтеп алучы кеше юктыр. Һәркемнең күңелендәге балачак хатирәләре арасында иң зур урынны алып тора бу бәйрәм. Оештыручылар ел да балаларның кызыксынуын исәпкә алып, алар өчен чара, уеннарны күп оештыра. Һәммәсендә катнашып кына өлгер!
16.07.2017
Арчада бәйрәм
16 июльдә Арча район Сабантуе булды. Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачты.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова республика Президентының бәйрәм котлавын җиткерде.
15.07.2017
Түбән Атыда җиләк күп тә, эре дә
Быел ачык һавада үсүче яшелчәләргә уң килмәде. Инде җәйнең яртысы үтеп бара. “Питрау җитте — җәй бетте”, ди халык мәкале. 12 июль көнне керәшеннәр Питрау бәйрәмен билгеләп үтте. Димәк, уңышка өмет аз.
Теплицалары булучылар зарланмый анысы, алар кыяр-помидорны күптән авыз итте. Мондый җәйләр киләсе ун ел буе дәвам итәргә мөмкин, ди синоптиклар. Болай булса, теплица ясаучыларга эш күп булачак.
14.07.2017
Симетбаш җыенына рәхим итегез!
Мөхтәрәм якташлар! Кадерле кунаклар!!!
15 июль көнне Арча районы Симетбаш авылында күпләргә билгеле “Симетбаш җыены” узачак!
14.07.2017
Арча Сабантуенда ат чабышына рәхим итегез!
Арча район Сабантуе 16 июльдә 10 сәгатьтә башлана. Ат чабышы сәгать
11.30 да башлана. Теркәү 11 дә тәмамлана.
13.07.2017
Яңа Кырлай “Тукай оныкларын” җыйды
8 июньдә Яңа Кырлайда татар мәдәниятын өйрәнү, татар телен үстерү буенча оештырылган “Без – Тукай оныклары” дигән җиде көнлек лагерь эшли башлады. Быел биредә Астрахань, Оренбург, Киров өлкәләреннән, Удмуртия, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан, Казахстаннан, Татарстанның барлык районнарыннан килгән 300 бала ял итә.
12.07.2017
Күрше, сабакташ, мәңгелек яр
Алар күрше булып яшиләр, бер сыйныфта укыйлар һәм тора-бара гаилә дә корып куялар. Гап-гади авылның гап-гади бер күркәм гаиләсе. Алар белән аралашканнан соң, менә шундый гаиләләр, нәкъ менә шундый ир белән хатын мөнәсәбәтләре күбрәк булсын иде дисең. Роза һәм Рәдис Әхмәтхановлар – Арча районы, Пошалым авылыннан. Ир әйткәндә, хатын сабыр гына тора, ул арада ир, мөлаем карашы белән, хатынына булган җылы мөнәсәбәтен белгертеп тә өлгерә. Мин кергәндә, алар гөр килеп бакчада эшләп яталар иде. Андагы тәртипкә хәйран калырлык. Салкын да куркытмаган, теплицаларында яшелчәләр өлгереп килә.
11.07.2017
Якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 июль көнне якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә.
Мустафин Данил Махмутович родился 11 июля 1963 года в д. Старый Ашит Арского района ТАССР.
10.07.2017
Арча килене Гүзәл Идрисова: "Илназ "финиш"ны белми"
Күп балалы ана булу бөтенләй башкача. 1-2 бала тәрбияләп, аннары урамга чыгып: "Шулкадәр арыйм", – дип сөйләп йөргән аналарны һич аңламыйм. Өйдә бер бала белән генә калсам, бар эшне дә эшләп өлгерәм: ашарга да пешерәм, өйне дә җыештырам... “Бер бала – юк бала”, – дип юкка әйтмиләр инде. Шимбә, якшәмбе көнне өч бала да өйдә була. Бу көннәрдә бернинди өй җыештыру юк, чөнки шундук артыңнан “тәртип” ясап куялар.
10.07.2017
Арча районында елга ярларына агач утыртачаклар
Татарстанда экология елы хакимлек итә. Районда экологияне саклау — безнең көндәлек яшәү рәвеше. Ел саен яз, көз районда чисталык икеайлыгы игълан ителә.
09.07.2017
Гөберчәктә китап укучылар әдәби мәйданда очрашты
“Табигать ул — гүзәллек, тылсым, могҗиза!”
Әйе, табигать безне таңга калдырырга ярата. Һәрдаим үзен көтмәгән яктан ачып сала. Ул бөтен барлыгы белән бүген безнең алда. Табигать-без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары, барчасы да-барыбыз да…
08.07.2017
Арчаның Бөтенроссия ирекле янгын оешмасы 125 еллык юбилеен билгеләп үтте
Арчаның Бөтенроссия ирекле янгын оешмасы 125 еллык юбилеен зурлап, бүгенге көндә эшләүчеләр һәм ветераннары белән бергә җыелып бәйрәм итте.
07.07.2017
Узган атнада Арча районы авылларында узган Сабантуй батырлары
Батыры по национальной борьбе праздника «Сабантуй» в сельских населенных пунктах Арского муниципального района в 2017 году.
06.07.2017
Арча Сабантуе 16 июльгә күчерелә
Явым-төшемнәр күп булу сәбәпле, Арча район Сабантуе 16 июльгә күчерелә. Башлана 10.00 сәгатьтә.
06.07.2017
Җитәкчең кем, авыл?
1990 еллар башында Арча районының Камил Якуб исемендәге колхозын икегә бүлделәр. Кайчандыр нәселле таналар үрчетү, бәрәңге игү буенча танылган хуҗалык элекке нәтиҗәлелеген югалткан, тик әле аны таркалу, җимерелү стадиясендә дип әйтеп булмый иде. Әмма ул чактагы район җитәкчеләре дөрес адымга барды.
05.07.2017
Арчада йолдызлар саны артты
Арчаның Дан аллеясы тагын ике йолдызга артты. Мондагы 19 йолдыз янына Лесхоз мәктәбен тәмамлаган Марат Зиннәтовның һәм Арчаның икенче мәктәбеннән Фәнүзә Сәлахованың исемнәре дә өстәлде.
05.07.2017
Арча егетләре армиягә китте
Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә җәйләр… 30 июньдә хәрби комиссариатта үткән быелгы язгы чакырылышта иң ахыргылардан булып киткән 15 егетне армия сафларына тантаналы озату кичәсендә шушы җыр сүзләре искә төште.
04.07.2017
Якташыбыз Марат Әхмәтов: “Көрәш — безнең милләтнең яшәү рәвеше”
Татар дөньясын берләштереп, бәйрәм мохитенә төреп, дөньяның төрле почмакларында Сабан туйлары үтә. Әлеге бәйрәм элек-электән авылларда үткәрелгән, авыл хезмәтчәннәрен зурлаган, данлагаган, аларның күңеленә бәйрәм алып килгән. Хәзер исә аны чит илләрдә дә, калаларда да зурлап үткәрәләр. Сабан туе һәм аның күрке булган көрәш хакында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов фикерләрен белде.
03.07.2017
Арча районына археографик экспедиция оештырыла
Татарстан Милли китапханәсе июль аенда Мамадыш һәм Арча районнарына археографик экспедиция оештыра. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә экспедициянең җитәкчесе, Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин хәбәр итте.
03.07.2017
Арчаның үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның хыялы тормышка ашты
Арча үзәк китапханәсе 23 июньдә шигърият сөючеләрне җыйды. Ул көнне әдәби кунакханәдә үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның “Йөрәк ритмында” дигән исем астында яңа дөнья күргән шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү булды.
02.07.2017
Курса Сабантуенда
1 июльдә авылларда Сабантуйлар үтте. Урта Курса авылындагы бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты
01.07.2017
Арчада лагерьда булачак укытучылар ял итә
27 июньдә Арча педагогика көллиятендә булачак укытучылар өчен җәйге мәктәп ачылды.
Этномәдәни компонентлар кергән бу лагерьда Казан федераль университетында һәм Алабуга педагогика институтында белем алучы 3–4 курс студентлары ял итәчәк. Араларында якташыбыз, Яңа Кенәрдән Миләүшә Сагедиева да бар. Ул федераль университетта 3 курста белем ала. Тәмамлагач, математика–информатиканы татар телендә укытырга районга кайтачак.
30.06.2017
Арча агросәнәгать көллияте студентлары диплом алды
28 июньдә Арча агросәнәгать көллияте 90 укучысын мөстәкыйль тормыш юлына озатты. Егет-кызлар техник-механик, техник-технолог, техник программачы, техник, өлкән техник-механик белгечлекләренә ия булып көллият белән саубуллашты бу көнне.
29.06.2017
Ярыштылар да, ял да иттеләр
28 июньдә “Казанка” хуҗалыгы җәйләвендә сыер савучылар һәм технологларның район конкурсы узды.
Сыер савучылар теория буенча имтихан тотканнан соң саву аппаратларын сүтеп җыю, сыер саву буенча ярыштылар. Алар арасында “Ак барс” агрокомплексы” сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдинова җиңде. “Игенче” ширкәтеннән Наилә Фәсәхетдинова – икенче, “Казанка” хуҗалыгыннан Лилия Мәрдәнова өченче урында.
29.06.2017
Арча Сабантуена рәхим итегез!
2 июль, 2017 ел, Арча шәһәре, стадион
28.06.2017
Авылга хат
И газиз туган авылым! Үзеңнән еракта яшәмәсәм дә, бик сагынам мин сине. Ничек сагынмыйсың инде. Сиңа кайтып, күкрәк киереп, саф һаваңны бер сулау гына да ни тора бит!
27.06.2017
Поздравляем Файзрахманова Джаудата Ибрагимовича с днем рождения
Файзрахманов Джаудат Ибрагимович родился 27 июня 1948 года в д. Нуса Арского района ТАССР. Окончил Казанский сельскохозяйственный институт, экономический факультет (1972 г.), аспирантуру Казанского сельскохозяйственного института (1978 г.).
26.06.2017
«Өмет чаткысы»нда юл кагыйдәләрен белү буенча конкурс узды
23 июня 2017 года в ГАУСО Реабилитационный центр «Исток надежды», среди детей и подростков с ограниченными возможностями был проведен конкурс «Правила дорожные, знать каждому положено!»».
25.06.2017
Поздравляем Гимаева Ильшата Сахаповича с днем рождения
Гимаев Ильшат Сахапович родился 25 июня 1963 года в дер. Ст. Муй Арского района Татарской АССР. Окончил Казанский инженерно-строительный институт (1989 г.).
24.06.2017
Арчада үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның китабын тәкъдир иттеләр
23 июня в Арской центральной библиотеке прошла презентация книги «В ритме сердца» самодеятельного поэта Абульханова Альберта Киямовича.
23.06.2017
Иске Чүриле мәктәбе лагереның күңелле мизгелләре
Балаларга ныклы белем бирү белән беррәттән, аларның сәламәтлекләрен саклау район мәгарифенең алгарышлы бурычы булып тора. Бу җәһәттән, балаларның җәйге ялын оештыруга һәр елдагыча зур игътибар бирелә.
22.06.2017
Арчада Хәтер һәм кайгы көне узды
Бүгенге белән ул көн арасында 76 еллык тарих ята. Ләкин аның кайтавазы, ачы әрнүе йөрәкләрдә уелып калган. Әтиләре фронтка киткәндә туып кына калган балалар да әти дип бер әйтергә тилмереп үсеп шул яшькә җитте инде.
22.06.2017
Казансу паркында «Хәтер шәмен яндыр» акциясе үтте
21 июнь кичендә халык Арчада «Казансу» паркына җыелды. 1941 елның 22 июнь таңында сугыш башланган көн хәтергә кара бер көн булып сеңеп калган. Туган илебезне фашистлардан азат итү өчен сугышта батырларча көрәшкән каһарманнар мәңге онытылмас.
21.06.2017
Арчада мәктәп яны лагеренда балалар «Юл әлифбасын» өйрәнде
20 июня 2017 года в летнем пришкольном лагере МБОУ «АНОШ № 4» Арского муниципального района среди учащихся был проведен конкурс «Дорожная азбука». В конкурсе участвовали 20 детей (1-4 классы). Участники прошли 5 станции по правилам дорожного движения.
21.06.2017
Бүген — Кадер кичәсе
Рамазанның соңгы ун көнлеген вакларга керештек. Бу көннәр арасында бик кыйммәтле, мөкаддәс бер кичә бар – ул Кадер кичәсе. Ул кичәдә Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлламгә вәхилек китерә, Коръән иңә башлый. Кадер төне кайчан соң ул? Аны кайсы төннән эзләргә?
20.06.2017
21 июнь төнендә «Казансу» паркында Хәтер көненә багышланган чара уза. Рәхим итегез!
В ночь с 21 на 22 июня в парке «Казансу» пройдет акция «Свеча памяти» посвещенная Дню памяти и скорби! «Свеча памяти» – это международная акция, участники которой с 2009 года ежегодно накануне Дня памяти и скорби 22 июня, Дня Победы 9 мая и в другие памятные дни зажигают свечи в честь 27 миллионов погибших в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг. и всех павших в боях за Родину.
19.06.2017
Арча ветеринарлары белемнәрен арттырды
Казан ветеринария медицинасы академиясе укытучылары, профессорлар Арчада “Тиз ветеринария ярдәме күрсәтүгә өйрәтү” курслары оештырдылар.
18.06.2017
Мөндеш мәчетендә ифтар мәҗлесе узды
Мөндеш мәчетендә ифтар мәҗлесе узды
17.06.2017
Артист булмас өчен 10 сәбәп
Җырчылар күп… Саный башласаң санап, тыңлый башласаң тыңлап бетерә торган түгел. Ә иң начары — бик күп җырчыларның җырлаганын тыңлау бер газапка тиң була: ни тавыш, ни моң…
16.06.2017
Арча районында «Шатлык» лагеры эшли башлады
Үрнәктәге Арча агросәнәгать көллияте базасында «Шатлык» лагеры эшли башлады. Һәр елдагыча лагерҗ быел да өч сменада балалар кабул итәчәк.
15.06.2017
Көтек авылы тарихы
Олы тарихны авыллар һәм калаларның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге формалаштыра. Алар арасында авыл тарихлары, анда теркәлгән кызыклы фактлар, халыкның яшәеше билгеле бер урын алып тора. Авылыбызны саклап калу өчен, аны алга таба үстерү, авыл кешесенең яшәешендә кызыксыну уятыр өчен, аның үткән тарихын, авылның килеп чыгышын белү дә мәслихәттер.
14.06.2017
Арчада экстремаль уеннар паркы ачылды
Арча стадионы янында экстремаль уеннар паркы рәсми рәвештә ачылды. Капкага аркылы куелган ал тасманы район башлыгы Илшат Нуриев балалар белән бергә кисте.
13.06.2017
Арча Үзәк китапханәсендә интеллектуаль-танып белү уены узды
13.06.2017. в Арской центральной библиотеке для учащихся средних классов Арской средней общеобразовательной школы №1 имени В. Ф. Ежкова прошла интеллектуально — познавательная игра «Знаменитые имена России».
13.06.2017
Пөшәңгәрдә балалар Сабантуе узды
Сабантуй – чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу.
12.06.2017
Арчада сәләтле балаларны бүләкләделәр
Бүген Арча Мәдәният йортына районыбызның сәләтле балалары җыелды. Биредә районыбызның сәләтле һәм талантлы яшь буыны — олимпиада, конкурс-фестивальләр җиңүчеләре һәм призчыларын бүләкләү тантанасы узды.
12.06.2017
Кзыл-Яр авылы кешеләре белән күркәм
Менә инде 6 ел Кзыл-Яр башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирәм һәм авыл халкына китапханә хезмәтен күрсәтәм. Әгәр дә бу авылда хезмәт юлым дәвам итмәсә, Кзыл-Яр авылы халкының бердәм, тату,ярдәмчел икәнен белеп тә бетермәгән булыр идем. Кзыл-Яр авылында тырыш халык яши. Һәркем мәктәпкә үзенчә ярдәм кулын суза.
11.06.2017
Арча район балалар китапханәсендә Россия көненә багышланган чара узды
9 нчы июнь көнне район балалар китапханәсендә Россия көненә багышланган “Россия турында беләсем килә” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чарада тернәкләндерү үзәгенә йөрүче күрше районнардан килгән балалар да катнашты.
10.06.2017
Арча сорт сынау участогында семинар-киңәшмә булды
10 июньдә Арча сорт сынау участогында үсемлекләрне саклауга багышланган семинар-киңәшмә булды.
Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге белгечләре катнашты.
09.06.2017
Арчада ифтар мәҗлесе узды
Кичә (8 июнь) Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ифтар мәҗлесе уздырды. Анда район һәм авыллардагы имам-хатыйплар, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Мәҗлестә шулай ук ТР Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба һәм Әтнә районнарының имам-мөхтәсибләре Айнур һәм Наил хәзрәтләр катнашты.
09.06.2017
Арчаның 9 нчы балалар бакчасында өч тел өйрәнәләр
Арча станциясендәге 9 нчы номерлы “Шатлык” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә инглиз теленә яшьтән өйрәтү” программасын тормышка ашыру максатында ачык дәрес узды.
08.06.2017
Арчада “Татар кызы-2017” Халыкара матурлык бәйгесе үтте
5 июньдә Арча район Мәдәният йортында “Татар кызы-2017” Халыкара матурлык бәйгесе үтте. Чарада 11 район вәкиле катнашты. Арча данын педагогия көллияте студенты Гүзәл Закирова яклады.
07.06.2017
Мортазиннар «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017» фестиваль-бәйгесеннән җиңү яулап кайтты
30 май – 2 июньдә Ульяновскида «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017» V округ фестиваль — бәйгесе үтте. Анда Чувашия, Мордовия, Башкортостан, Оренбург, Удмуртия, Түбән Новгород, Пенза һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 14 гаилә катнашты. Татарстан Республикасы данын Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Мортазина Зилә Азат кызы гаиләсе яклады.
07.06.2017
“Иң-иң”нәр бездә дә бар!
1 июнь-Балаларны яклау көне. Нәкъ шушы көнгә без бик зур өметләр баглаган идек. Җәйнең беренче көне булгач, кояш, җылы һава торышы көткән идек.
07.06.2017
Арча Үзәк китапханәсендә Пушкинның туган көнен искә алдылар
В честь 218-летия великого русского поэта А.С.Пушкина в читальном зале отдела обслуживания Арской центральной библиотеки 6 июня прошла интеллектуально-литературная игра «Души и сердца вдохновенье» для учащихся пришкольного лагеря АСОШ №1 им. В.Ф.Ежкова.