Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
20.09.2019
Якташыбызны котлыйбыз
“Арча хәбәрләре” район газетасы журналисты Гөлсинә Зәкиева озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
19.09.2019
Көрәш нәтиҗәләре (Яңа Кырлайда "Ат көне"ндә)
Яңа Кырлайда үткән "Ат көне" бәйрәмендә көрәшчеләр дә бил алышты. Барысы 118 көрәшче җыелды.
Яңа Кырлайда булып үткән “Ат көне”ндә атчылар гына түгел, көрәшчеләр дә җыелды. Көрәштә республикадан барысы 118 көрәшче катнашты. Рйон көрәш федерациясе рәисе Ринат Алиев көрәшне игълан итеп матур итеп башлап җибәрде.
18.09.2019
Якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 94 ел
Танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче коммунист-активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннар арасында зур оештыру эшләре алып барган өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре тәрбияләп үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, Гарифҗан 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укуын өзәргә мәҗбур булып, колхозда зшли, 1946 елда гына яңадан училищедагы укуын дәвам иттерә. 1947—1952 елларда ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәмәдәбияты бүлегендә укый. Аның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән актив катнаша.
17.09.2019
“Тукай юлы буйлап” җәяүле сәяхәт
13 нче сентябрь көнне районыбызның 4 мәктәбеннән җыелган укучылар төркеме зур көч булып берләшеп, “Тукай юлы – Путь Тукая” дип исемләнгән җәяүле сәяхәткә барды.
16.09.2019
Арчаларның тормыш кодексы: 21 гасырның 21 кагыйдәсе
Үзәк урамнан кайтканда плакатларга һәм алардагы язмаларга игътибар иткәнегез бармы? Булмаса, бүген үк күз салыгыз әле. Алдан бу хакта белсәм дә, шул язуларны укымыйча киткәнем юк. Үзеннән үзе күз шуларга төшә. “Әти-әниеңне хөрмәт ит! Туган нигезенә эзне суытма!”, “Олыларга хөрмәт, кечеләргә шәфкать кыл!” һәм башкалар. Плакатларга ике яклатып язылган. Нәрсә икән бу, диярсез. Бу “Арчаларның тормыш кодексы”. Ягъни, кагыйдәләре.
15.09.2019
Чишмәләр – табигать могҗизасы
Ташкичү чишмәләре турындагы язманы ничек башлыйм икән дип утырганда бер газета укучыбыз килеп керде.
– Матур итеп эшләнгән чишмәләр турында язып торасыз, аларның бөтенләй кеше яшәми торган урыннардагылары да бар, – диде ул. – Мин үтеп барышлый гына Кәдрәк авылына кереп чыккан идем. Чишмәләре шаккатарлык хәлдә, юлы да начар, суы да тамчылап кына ага, шуны рәтләтергә булышмассызмы икән?
14.09.2019
Гөлназ "Татар кызы" республика бәйгесендә катнашты
12 сентябрьдә Арча Үзәк балалар китапханәсендә эшләүче Гөлназ Рамил кызы Шакирҗанова "Татар кызы-2019" республика конкурсында катнашып, "Иң зирәк кыз" номинациясендә җиңүче булды. Афәрин, Гөлназ!
13.09.2019
Ул балаларны ярата
Орнашбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Чаллы шәһәре янындагы Күзкәй авылында яшәп иҗат итүче Флера Мәрданова яңа чыккан “Әкиятләр” китабын музеебзның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә тапшырды. Төрле тәрбияви темаларга язылган әкиятләргә төсле рәсемнәр ясалып, матур итеп бизәлеп чыгарылган бу китап һәр баланы кызыктырырлык. Аны кулына алган һәр бала ахырынача укып чыкмыйча түзә алмас.
12.09.2019
Арча районында Мөхәммәт Мәһдиев эзләре буйлап автомарафон узды
11 сентябрь көнне “Казан арты” тарих-этнография музее Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90, аның кызы Гәүһәр Хәсәновага 60 яшь тулу уңаеннан “Әтием эзләреннән...” исеме астында әдәби автомарафон оештырды.
11.09.2019
Якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиевны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиеваның туган көне — 60 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
10.09.2019
Ашытбашта шахмат ярышы узды
Уку елы башлануга, Ашытбаш мәктәбе базасындагы шашка-шахмат дөньясы да үз ишекләрен ачты. Биредә берьюлы шахмат уйнау сеансы узды. Балаларның белемен күтәрү максатыннан, уку-укыту методик чарасы буларак оештырылган уеннарга Арча гына түгел, Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарыннан да килгәннәр. Ашытбаш ярышларының данын күрше-тирә район укучылары яхшы белә, шунлыктан, ярышларга килергә ашкынып тора алар.
09.09.2019
Әтисенең эшен дәвам итә
Татар әдәбиятының матур үрнәкләрен русча укучыларга җиткерү - әдәбиятыбызның мөһим бурычларыннан берсе. Бик күп вакыт, төгәллекне, татар һәм рус телләрен тирәнтен белүне таләп иткән хезмәтне якташыбыз Гәүһәр Хәсәнова яратып башкара, бүгенге талантлы татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүне бик теләп дәвам итә.
08.09.2019
Алдынгыларга-бүләкләр
8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев басуларда игеннәрне урып-җыюның барышы белән таныштылар.
07.09.2019
"Казан арты" музее тернәкләндерү үзәгендә кунакта
6 сентябрь көнне "Казан арты" музее хезмәткәрләре, #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН #МЫВМЕСТЕ#БЕЗБЕРГӘ акциясе кысаларында, “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә кунакта булды. Балалар “Көзге уңыш кәрзине”н бик яратып кабул иттеләр. Аларның йөзендә елмаю чаткыларын күрү безнең өчен зур бәхет иде.
06.09.2019
Арчада үзгәрешләр көтелә
Россиядә быел старт алган илкүләм проектларны тормышка ашыру турында газетабызда бер генә язылмады. Райондашларыбыз өчен әлеге тема ят түгел. “Кешелек капиталы”, “Тормыш өчен уңайлы шартлар” һәм “Икътисади үсеш” юнәлешләре буенча тормышка ашырылучы проект 5 елга исәпләнгән.
05.09.2019
Алдынгы игенчеләр бүләкләнде
Арча шәһәренең “Көнбатыш” сәүдә комплексы җитәкчесе Әгъләм Локманов “Северный” хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Мидхәт Локмановка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.
Районның Иҗтимагый советы рәисе Ренат Һидиятов җәмәгатьчелек контроле максатында район басуларында булып эш барышы, сыйфат белән кызыксынды.
04.09.2019
“Китаплы халык – тарихлы халык”
Язучылар Арчага еш килә. Тукай атлап йөргән җирләр, ул сулаган һава, күрәсең, аларны үзенә тарта. Күптән түгел генә бер төркем язучы янәдән Арчада булып, китап укучылар белән очрашып китте. Бу көнне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Китаплы халык – тарихлы халык” дигән бик матур кичә үткәрде.
03.09.2019
Арчаның 1 нче балалар бакчасы чәчәк күргәзмәсендә катнашты
Арчаның 1 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларны кечкенәдән яхшылык, матурлык, әдәплелек үрнәгендә генә түгел, хезмәтне яратырга, киләчәктә һөнәрләр үзләштерергә өндәп, һөнәр кешенең гомерлек юлдашы икәнлеген мисалларда күрсәтеп тә тәрбияли. Әйтик, кул эшләнмәләре сәгатьләрендәге шөгыльләр — шуның ачык мисалы.
02.09.2019
Игелеге булсын, халыкка озак еллар хезмәт итсен
Милли проект кысаларында ныклап төзекләндерелгәннән соң Иске Чүриле авылы мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Бик ямьсезләнгән, төссезләнгән иде инде ул бина. Тышкы яктан гына түгел, эчтән дә.
– Кай урынына ДВП, фанера кадаклап куйганнар, кайбер урынын пленка белән каплаганнар, идәненә басып булмый, аяк төшеп китә. Тәрәзәләр иске, җил өрә. Батареяларга кул тидереп булмый, эссе, ә бинада салкын, җылы тормый, – диде ныклап төзекләндерү эшләре башкарган “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе урынбасары Азат Җәләлетдинов. – Хәзер плитә идән, пластик тәрәзәләр, иркен сәхнә, барлык уңайлыклары тудырылган. Сакларга гына кирәк.
01.09.2019
Носы Әлмәндәре
Гаҗәеп кешеләр бар бу дөньяда. Кайберләренә карап сокланып туя алмыйсың, Күптән түгел шундый кешеләрнең берсе белән Носыда очраштык. “Носы Әлмәндәре” дип атадылар аны. Шушы авылның аксакалы, 89 яшьлек Габделбарый абый Мортазин турында сүз бара монда. Яр буенннан чишмә тапкан ул. Шуны казып, манаралар белән будка ясатып, тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алган. “Габделбарый” чишмәсе дигән язу да куйганнар.
30.08.2019
Янгул үзешчәннәре — Шушмабашта
Сайлаулар алдыннан күрше районнар белән үзара концертлар кую алдагы елларда да бар иде. Быел да әлеге матур традицияне дәвам итәргә булдылар. Шушмабаш мәдәният йортына Балтач районының Яңгул авылы үзешчәннәре “Ямьле үтсен кичегез” дигән концерт программасы белән килделәр.
29.08.2019
Мәктәпләр ярминкәсен көтеп алабыз
Узган шимбәдә Арчада мәктәпләр ярминкәсе узды. Теләгән кеше концерт карый, тәм—томнар белән чәй эчә. Яшелчә, җиләк—җимеш сайлый. Кара миләш, кызыл миләш, кыяр, помидор, кабак, ташкабак, кәбестә, кишер, чөгендер — капчыклап алсаң да җитә. Ул Шушмабаш мәктәбен күрсәгез иде: бар да капчык—капчык. Кызыл суганга кадәр бар. Шушы кадәр яшелчәнең мәктәп бакчасында гына үскәненә ышанмыйча:» Колхозныкын да алып килдегез мәллә?» — дип сорадык. Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрдәнова: «Барысы да үзебезнең мәктәп бакчасында үскән яшелчәләр, килеп күреп китегез әле безнең бакчаны», — дип үзләренә кунакка чакырды.
28.08.2019
Иске Чуриледә зур тантана
Бүген Иске Чүриледә ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылды. Тантанага район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин килде. Дамир Натфуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән Иске Чүриле мәдәният йорты җитәкчесе Шәүкәт Вәлишинга мәдәният учреждениесенең матди-техник базанын ныгыту өчен бүләк итеп сертификат тапшырды. Тантана Казан дәүләт филармониясе каршында эшләп килүче “Илһамият” иҗат төркеме артистлары һәм үзешчәннәр чыгышлары белән үрелеп барды
27.08.2019
“Казанка” хуҗалыгында урак, көзге чәчү төгәлләнде!
Район башлыгы Илшат Нуриев 25 августта игеннәрне урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен “Игенче” ширкәте комбайнчысы Илнур Габдрахмановка, “Кырлай” ширкәтеннән Илшат Нәфыйковка, “Тукай” ширкәтеннән Рафил Фәттаховка, “Кызыл Яр”дан Фәнил Мөхәммәтшинга, “Ашытбаш”тан Илшат Хәбибуллинга, “Северный” хуҗалыгыннан Равил Габдрахмановка, “Ватан” ширкәтеннән Рамил Фәйзиевкә Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
27.08.2019
Геройлар авылы – Мирҗәм
Мирҗәмгә без республиканың танылган журналисты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Риман Гыйлемханов белән бергә бардык. Аның белән юл йөрүләре күңелле. Шәһәр юлларында гына йөрергә яратылган машинасын да кызганмый, кызыклы кешеләр бар дисәң, теләсә нинди юлдан үтәргә әзер.
Без өч герой биргән авылга барабыз.
26.08.2019
Хәсәншәехтә йорт янып, биш балалы гаилә урамда калган
24нче август төнендә Арча районы Хәсәншәех авылында зур фаҗига булган. Әхмәтов Данил һәм Лилия йортлары янып, ирле-хатынлы 5 баласы белән урамда бернисез калган. Балалар 2007, 2010, 2014, 2016 һәм 2019 елгы. Могҗиза белән исән калып, уттан котылганнар, әмма йортны саклап кала алырлык булмаган. Хөрмәтле дуслар, укучыларыбыз һәм битараф булмаган кешеләр! Ярдәм һәм максималь репост сорыйбыз. «Матбугат.ру»га билгеле булганча, Әхмәтовларның барлык милке, көнкүреш кирәк-ярагы янып беткән. Ил төкерсә, күл була дигәндәй, булдыра алганча ярдәм күрсәтсәк иде. Саклык банкы картасы номеры 5336 6900 5785 5183 ЛИЛИЯ ЛОТФРАХМАН КЫЗЫ ӘХМӘТОВА
25.08.2019
Якташыбыз Данил Гыйниятов: «Спортка юл диваннан торудан башлана»
31 августта Казанда триатлон буенча «TIMERMAN FULL – 2019» ярышлары уза.
Теркәлү үткән спортчылар исемлеге белән танышам. Казанда узган триатлон ярышларының берсендә танылган тележурналист Данил Гыйниятовның катнашуын күргәннән соң алда торган ярышта катнашучылар арасында да аның исеме очрар кебек. «Әле тәгаен аныкламадым. Катнашу-катнашмавымны әйтә алмыйм», – диде Данил Гыйниятов, әлеге турнир хакында сорагач. Берочтан аның сәламәт яшәү рәвеше белән дә таныштык.
24.08.2019
Арчада яңа уку елына әзерлек буенча киңәшмә узды
23 августта Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, ТР мәгарифне үстерү институты проректоры Гөлнара Сәгыева катнашты.
23.08.2019
Шөгыль, ял, бәйрәм – бергә
Август аенда үтүче Физкультурачы көнен арчалар район күләмендә Арча стадионында билгеләп узды. “Спорт һәм бокс көне” дигән бәйрәмдә район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.
22.08.2019
«Ятаган» ансамбле фестивальдән лауреат булып кайтты
22 августта Казанда «Иске Казан түгәрәк уены» Республика татар фольклоры фестивале узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбеннән “Ятаган” гөсләчеләр ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Салах улы) катнашты һәм лауреат исеменә лаек булды.
21.08.2019
Кәчедә авыл көне
Арчага терәлеп үк урнашкан Кәче авыл җирлегендә авыл көне булып узды. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары әлеге җирлектәге социаль объектларның торышы белән таныштылар. Кәче җирлегендә мондый максат белән күчмә утырышлар 2013 елдан бирле узмаган булган. Алты ел үткәнне исәпкә алганда, чагыштыру, шушы чор эчендә ниләр башкарылганын, үзгәрешләр, яңалыкларны барлау өчен мөмкинлек зур иде.
20.08.2019
Арча районында кыр батырлары бүләкләнде
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 18 августта игеннәрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән өчен “Яңарыш” ширкәте комбайнчысы Фәрит Мөхәммәтҗановка, “Курса МТСы” ширкәтеннән Фәнис Хөснетдиновка, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Марсель Шәймуллинга, “Казанка” ширкәтеннән Фаил Хәлиуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
Район башлыгы бу көнне элеваторда, басуларда булды.
19.08.2019
Җыр дәвалый йөрәк ярасын
Тормышта үзенең тыйнаклыгы, сабырлыгы, тормыш авырлыклары килгәндә югалып калмыйча яшәүдән мәгънә табып, үзенең онытылмаслык эшләре белән истә калырлык шәхесләр була. Шундый кешеләрнең берсе якташыбыз Галиәхмәт Шаһи. Аның бүгенге көндә ике йөздән артык шигыренә көй язылып, җыр буларак башкарыла. Композиторларыбыз Ринат Гобәйдуллин, Илгиз Закиров, Виталий Агапов, Риназ Әхмәтов, Илгизәр Мортазин һәм башкалар көй язган җырларын Резеда Шәрәфиева, Равил Гәлиев, Гөлдания Хәйруллина, Виталий Агапов, Әнвәр Нургалиев, Илназ Бах, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Айгөл Сагынбаева һәм эстраданың башка күренекле артистлары башкара. Ул җырлар өчен якташыбыз бик күп дипломнарга һәм грамоталарга лаек булды. Галиәхмәт Шаһи һәм аның сүзләренә көен язган, үзе үк башкарган Арча егете Илназ Бах “Туганым” җыры өчен 2018 елда үткәрелгән “Татар җыры” фестивалендә “Алтын Барс” премиясе лауреатлары булдылар.
19.08.2019
Зур Бирәзәләр Көнбатышлар белән бергәләп бәйрәм итте
18 август кичендә территория үзидарәләре Зур Бирәзә авылында һәм шәһәрнең Көнбатыш өлешендә урам бәйрәмнәре оештырдылар.
Зур Бирәзә авылы урамнарын танырлык түгел хәзер – урамнарга вак таш түшәү программасы буенча һәм үзара салым акчасына таш түшәделәр.
18.08.2019
Айванда авылдашлар җыелды
Юк, сабантуй түгел бу. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Гөлзилә Миңнуллина Айван авылында туып—үскән, бүген авылда көн күрүче һәм төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашларны җыйды. Ә нинди тәэсирле, күңелле очрашу булды ул! Рәхмәт Гөлзилә ханымга!Яңгыр явар дип курыккан идек. Яумады. Рәхәтләнеп мәдәният йорты бакчасында бәйрәм иттек. Очрашуга авылның мәртәбәле өлкән кешеләре дә килде. Клара апа, Рәмзия апа, әле яңа 90 яшен тутырган Сөмбелә апа, Галия, Гаҗилә, Флера, Хәлимә, Фәридә, Розалия апалар… Гаилә—гаилә авыл кызлары килде. Кыз фамилияләре белән язам. Сания, Дания, Дилбәр Вәлишевалар, ир туганнары Ирек тә биредә.
17.08.2019
«Киттем, диде дә, башка кайтмады»
Казанда узган Татарстан муниципаль хезмәткәрләренең спартакиадасында бадминтон уйнаган вакытта Арча районы, Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллинның хәле начарланып китеп, вафат булуы күпләрне тетрәндерде.
Кызганыч, табиблар да аның гомерен саклап кала алмады, 53 яше дә тулмыйча, Илгиз абый гүр иясе булды. Бүген хатыны Суфия апа авылда ялгызы гына яши, Илгиз абыйны якыннары гына түгел, бар авыл сагына.
17.08.2019
Терлекчеләр хөрмәтенә
16 августта “Сервис-Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов “Кырлай” һәм “Игенче” ширкәтләре терлекчеләре өчен бәйрәм оештырды. Мул табын артында кунак итеп эшкә йомгак ясадылар, бүләкләр тапшырдылар.
16.08.2019
Арчалылар «Спас ярминкәсе»ндә катнашып кайтты
Районыбызның кул эше осталары Филсинә Сафина, Нәсимә Гарифуллина, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов Спас ярминкәсендә катнашып кайтты. Филсинә апа чигүле түбәтәйләре, калфаклары һәм башка хатын-кыз милли киемнәре белән ярминкәдә ел да катнаша. Быел райондашларыбыз анда Яңа Кенәрдә яшәүче Рифат Габидуллин калайдан ясаган комганнар да алып барган. Арчаларның кул җылысын саклаучы эшләнмәләрне ярминкәгә килүчеләр ошатып сатып алган.
16.08.2019
Арчаның Шәрык бистәсендә бәйрәм узды
14 август кичендә Арча шәһәренең Шәрык территория үзидарәсе бик матур бәйрәм оештырды. Көн дә әйбәт, халык күп иде.
– Таш йортларда телевизор, компьютер артында утырганчы сезне урамга тартып чыгарырга булдык әле, – диде үзидарә җитәкчесе Ринат Сафин.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев та кешенең күплегенә игътибар итте. Ул районда тормышка ашырыла торган программаларны искә төшерде.
15.08.2019
Казанда иң яхшы якташлыклар бүләкләнде. Арча якташлыгы беренче өчлектә!
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясендә Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чарада Татарстан Республикасы муниципаль районнары якташлыклары җитәкчеләре катнашты.
14.08.2019
Арчада “Безнең ишегалды” проекты кысаларында очрашу узды
“Безнең ишегалды” “Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында Арча станциясендәге Күпер тыкрыгында яшәүчеләр белән очрашу узды. Партиянең Арча җирле бүлеге, шәһәр Советы, торак-коммуналь хезмәте белгечләре катнашкан очрашуда 10 һәм 12нче санлы күп катлы йортларда яшәүчеләрнең ишегалдын яхшырту буенча фикерләре тыңланды.
13.08.2019
Туган авылым урамын кабат-кабат урадым…
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. “Ильяс абый, 11 августта авылда корбан ашы уздырабыз, шуннан соң мәчет урынына казык та кагабыз, кайта алырсыңмы икән?” – диде. Мондый вакыйгадан читтә калып буламы соң?
Туган авылым урамында күптән инде моның кадәр халык күргән юк иде. Бала-чаклар күз алдына килеп басты, йорт саен көтүе белән бала-чага иде бит ул елларда. Гаиләләрнең иң аз дигәнендә – 5, иң күбендә 8 бала иде.
12.08.2019
Арчалылар «Башваткыч»та катнашып кайтты
Райондашыбыз Марсель Шәрәпов һәм Әтнә районыннан журналист Сүрия Мингатина җитәкләгән “Дуслык” иҗади төркеме “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Башваткыч” тапшыруында төшеп кайтты. Әлеге төркем Арча районына якын 7 районда һәм Казан каласында яшәп иҗат итүче 30 иҗат кешесен берләштерә.
11.08.2019
Арчаның 6нчы мәктәбендә “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе узды
Барыбызга да билгеле булганча, инде менә ничә ел рәттән яңа уку елы башланыр алдыннан республикабызда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе бара.
Әлеге акциянең максаты:күп балалы, аз керемле гаиләләрнең балаларына укучы портфеле әзерләп бирергә ярдәм итү. Шул максатны күздә тотып, бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм оештырылды. Әлеге чарада Арчаның 1 нче урта мәктәбе, 3, 4 нче башлангыч мәктәпләреннән дә укучылар, ата-аналар, укытучылар катнашты. Барысы 37 портфелҗ тапшырылды. Бәйрәм кунаклары Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Гаптелфартович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шәфигуллин Лотфулла Нурисламович, Арча мөхтәсибе ярдәмчесе үзәк мәчетнең икенче имамы Мирас хәзрәт укучыларыбызга, ата-аналарга, мәктәп коллективына изге теләкләрен әйттеләр.
10.08.2019
Авылның футбол командасы
Арчада үткән мөселманнарның футбол ярышында күпләр Саба районы авылының футбол командасы уенына сокланып карады. Шунда җанатарлар арасында берәү: «Безнең Арча районында авылларда футбол командасы бармы соң ул?» — дип сорап куйды. Аңа җавап бирүче булмады. Узган ел ярышка Сабаның үзеннән һәм Саба районының Явлаштау авылы командалары катнашты. Район үзәгеннән килгәне җиңелеп кайтып китте. Ә явлаштаулылар икенче урынны алды.
09.08.2019
Минутлап санар чаклар
Ашытбаштан күптәнге танышыбыз Рәис Шәкүров шалтырата: “Көне түгел, сәгате дә кадерле” дип язгансың. Быел сәгате генә түгел, минуты да кадерле булачак. 1978 елга охшап тора бу җәй. Минем фаразлар буенча августта — 5-6, сентябрьдә 10 көн аяз булачак. Ә менә октябрьдә 22 көн бик яхшы һава көтелә”.
08.08.2019
Чөмә—Елгадан Кәүсәрия Динмөхәммәтовага 95 яшь
Кәүсәрия апа нигезен ташлап бетерми. Кышка кызына яшәргә китсә дә, җәен авылга кайталар. Без килгәндә өч кызы да гаиләләре белән җыелган иде. Табигать кочагында, бик матур урында яшисез икән, дип килеп кердек без аларга. Кәүсәрия апа, сөбханалла, үзе каршы алды. Елмаеп кына тора.Юбилярны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады. Ул аңа Президент В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның рәхмәт хатларын, бүләк, чәчәкләр тапшырды. Район социаль яклау бүлегеннән, авыл җирлеге идарәсеннән дә килгән иделәр.
07.08.2019
Якташларыбыз — Әтнә театрында
2019 ел – Театр елы дәвам итә. Әтнә театрының 100 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган китап безнең музей өчен зур бер истәлек булды. Аны безгә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры Ленур Илфир улы Зәйнуллин коллектив исеменнән теләкләрен язып бүләк итте. Анда: “Казан арты – татарның кендек каны тамган, җанына моң, калебенә иман иңгән урын ул! Нәкъ шушы төбәктә халкыбызның йөз аклыгы булырдай әдәбият-сәнгать әһелләренең дөньяга килүе, бүгенге көндә дә бөтен татар дөньясын шифалы тыны белән сугаруы гаҗәпмени?!
06.08.2019
Арчада Казан артистлары футбол уйный, ә кичен җырлый…
Нинди шәп көн булды ул! Арча стадионына төшсәм, Казанның эстрада артистлары белән Арча командасы футбол уйныйлар. Район башлыгы Илшат Нуриев та шунда.
30.07.2019
Арчада яңа автобуслар йөри
Арчада ике атна элек яңа автобуслар йөри башлады. Әлеге автобуслар әлегә 4 әү генә булып, шәһәр эчендә йөрүче маршрутларда гына, тик киләчәктә саннары артуы көтелә.
29.07.2019
Зиннур Тимергалиев 45 нче җәен язучы булып каршы алды
Җәйнең ямьле вакытында, җәйнең кыл уртасында дөньяга килгән ул. Быел 45 нче тапкыр җәйне каршы алды Зиннур Фирдәвес улы. Ә быелгысы юбилей булуы белән генә үзенчәлекле түгел, юбилей датасын ул язучы буларак каршы алды. Мондый бәйрәмнәр көн дә килми дип, әдәбият сөючеләр бәйрәмен дә киң масштабта уздырырга ниятләгәннәр. “Казан арты” музее хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәмгә якташ язучыбыз Рифат Җамал да кайтты. Ул Зиннур Тимергалиевка әдәбиятка кереп киткән вакытында төпле киңәшләре белән дә ярдәм итүче, әле дә яшь язучының иҗаты белән даими кызыксынып тора.
27.07.2019
Ишегаллары матурланачак
Кич белән Арчада Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 3нче күп фатирлы йорт янына шул тирәдә яшәүчеләр җыелды. Ишегалдын тагын да ничек матурлап, уңайлатып була — шул турыда сөйләштеләр.
24.07.2019
Казан журналистлары Арчада
Республиканың җурналистлар берлегенең Казан бүлеге күчмә утырышын Арчада үткәрде. Алар район эшмәкәрләре эше белән таныштылар. Район хакимиятендә киңәшмә үткәрделәр. Журналистларны «Арча хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Исрафил Насибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов озатып йөрде. Республикада иң күп җурналистлар Арча районыннан чыга икән. Алар район журналистлары, яшь хәбәрчеләр, авыл хәбәрчеләре белән тәҗрибә уртаклаштылар.
23.07.2019
Күңелләрдә калырлык сәяхәт
Арча ягы туристлар маршрутына гажәп бай як.Моның өстенә кунакларны ихлас күңелдән каршы алып озатулары да күңелгә сары май булып ята. Халык бигрәк тә Тукай маршруты буенча күп киләдер дип уйлыйм.Былтыр гына “Ак калфак” оешмасы белән килеп, өч көн эчендә Арчаның бик күп җирләрендә булып,кунакчыллыгын күрергә туры килде.Бу көннәрдә Арчабыз белән горурланып йөрдем. Ничек матурланган,баеган ул хәзер! Халык күңелендәге байлыкны да матур итеп торгыза,күрсәтә беләләр.Район җитәкчесенең дә бу юнәлешетә битрараф булмавы,халыкка якын булуы күңелне сөендерә.Ә инде Мөхетдинов Рафис улы җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләренең”Эх” тә димичә,якты йөз,тәмле сүз белән кунакларны озатып,оештырып йөрүләре һәркемнең күңелендә матур хатирә булып сакланадыр,дип уйлыйм.
22.07.2019
“Северный” хуҗалыгы — беренче!
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында иген уңышын җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча смотр-конкурска йомгак ясалды. Беренче урында — “Северный”, икенче — “Курса МТСы” һәм “Яңарыш”, өченче урында “Тукай” һәм “Аю” хуҗалыклары.
21.07.2019
Нәкъ район читендә бардыр бер авыл
“Чордашлар” халык фольклор ансамбленең нәкъ менә Шура авылында барлыкка килүе гаҗәп түгел. Чөнки авыл бүген дә халкыбызның гореф-гадәтләрен, җырларын, әкиятләрен саклап яши. Шәлне һәр хатын-кыз бәйли, Шура шәлләрендә кәрәз, песи табаны, тәсбих, багана, терсәк бизәкләре булыр. Кич утырулар, каз өмәләре, кичке уеннар бүген дә бар алар. Киленгә су юлы күрсәтергә дә әзерләр, әмма соңгы вакытта киленнәр генә күренми. Авылның иң кечкенә кешесенә – өч яшь. Шулай да, авылда 21 бала булуы начар түгел.
20.07.2019
Ашлык кадерле булачак
Белгечләр быел игеннәрнең уңышы әйбәт булыр дип фаразлый. Әмма, “Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк”, ди халык мәкале. Шуны истә тотып, республикада уңышны җыеп алу һәм туфрак эшкәртүгә әзерлек буенча бәйге игълан ителгән иде. 15 июльдән 19 июльгә кадәр дәвам иткән бәйгедә комбайннарның, башка техниканың һәм җайланмаларның, туфрак эшкәртү агрегатларының әзерлеген тикшерделәр. Комиссия составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, башка оешмаларның белгечләре бар. Комиссия безнең районда да эшләде. Һәр комбайнны тикшерделәр, җәймәгә кертеп ашлык суктырып карадылар.
19.07.2019
Аларда быел юбилейлар елы
Халидә Фәйзрахманова редакциябездә еш кунак була. Кергән саен каләмдәшләренең я берәр яңалык җиткерергә дип, я берәрсенең иҗат җимешен алып керә. Арча районының һәвәскәр иҗатчыларын туплаган “Каурый каләм” әдәби берләшмәсе җитәкчесе бит ул. Һәр каләмче өчен борчылып йөрүе аңлашыла да. Арча педагогия көллиятендәге укытучысы Наҗия Саттарова әлеге хезмәтне үзенә тәкъдим иткәндә авырлык белән генә ризалашкан иде, инде җитәкли башлавына да 7 ел тулган икән. Ул эшкә керешкәндә “Каурый каләм”челәр 5 әү генә иде, бүгенге көндә инде өч дистәгә җиттеләр. Рус телендә язучылар да дистәгә якын. Шушы еллар эчендә иҗат итүче райондашларыбызның 10нан артык китабы дөнья күрде. Берләшмәдә шигырь язучылар гына түгел, проза, драма әсәре, көй иҗат итүчеләр, җырчы, биюче, баянчылары да бар.
18.07.2019
Наласада авыл җыены узды
Узган шимбәдә Наласада авыл җыены узды. Авылдашлар, кайткан кунаклар. элек Сабантуй уза торган мәйданда, үткәннәрне искә төшереп, рәхәтләнеп ял итте.
Җыенны авыл яшьләре башлап йөреп оештырды. Бәйрәмгә ераклардан авылдашлар кайткан, күрше авыллардан да кунаклар шактый килгән иде.
18.07.2019
Миңзифа апа бүген дә кирәкле кеше
1970 елның җәе. Мөндеш урамын ямьләп юлдан бер кыз атлый. Миңзифа Низамиева ул. Түбән Мәтәскә килене. Ак хыяллар тулы күңеле белән беренче көн Мөндеш фельдшер-акушерлык пунктына эшкә килә. Белә ул, үзенең нинди авыр хезмәткә алынганын, киләчәктә шул ак хыялларны болытлар күмеп китәр көннәре күп буласын да, утын ягылган иске бинада эшләве җиңел булмаячагын да, һәммәсен белә. Арчага фельдшерлык курсларына укырга килгәнче, 8не бетерүгә Мамадыш районында туган авылының медпунктында санитарка булып эшләде бит ул.
18.07.2019
Арчада проектлар тормышка ашырыла
Район хатын—кызлар советының чираттагы утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды. Илкүләм проектлар кысаларында «Демография» юнәлешендәге гаилә ныклыгы, өлкәннәр өчен поликлинакада махсус табиб эшләячәге турындагы мәсьәләләр каралды. Рәсемдә: Яңа Чүриледәге психоневрология интернатының торак төзелеше.Көннең икенче тәртибендә илкүләм проектларның ничек итеп тормышка ашырылуын урыннарга барып карадылар. Арча шәһәрендә Совет мәйданындагы төзелештә һәм Яңа Чүриледәге психоневрология интернатының торак төзелешендә булдылар.
17.07.2019
Андый әниләр сирәк
Йөгереп каршыга чыккан бер апа белән исәнләштек тә, өйгә үтеп күз белән юбилярны эзлибез. Арттан кергән теге апа: “Мин булам инде ул 90 яшьлек әби”, – дигәч әллә ничек булып китте. Нинди 90, 70не дә биреп булмый бит Әкълимә апага, күз генә тия күрмәсен. Йөз елмая, күзләрдән нурлар сирпелә, үзе җитез, йөгереп кенә йөри. Сөйләшкәндә ник бер артык сүз кыстырсын, төгәл һәм кирәклесен генә әйтә.
16.07.2019
Арчада мөселманнарның футбол ярышы булды
Мөселманнарның футбол ярышы Арчаның 5нче гимназиясенең спорт мәйданчыгында булды. 5 команда катнашты.
15.07.2019
Якташыбыз Рөстәм Закиров
“Бөтенесен дә сөйләр идем, язып кына чыгасың бит”, — диде миңа Рөстәм Закиров, сорауларымны “яудыра” башлагач. Баксаң, Рөстәм абый өчен гаилә тынычлыгы мөһим икән. Бүген ул җырчы Люция Мусина белән ике бала – кыз һәм малай үстерәләр. «Татар-информ» журналистының барлык сорауларына диярлек җавап бирде Рөстәм абый.
14.07.2019
Әнисе янына кайткач
11 июль көнне музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Зөлфия Галиулина булды. Ул Арча шәһәренә әнисе янына кайткан һәм алар музейга бергә килделәр . “Беренче мәктәптә укыганда монда булганым бар иде, ә хәзер бөтенләй башка күзлектән карыйбыз бит инде. Театрда бергә эшли торган якташыбыз, Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов биредә булып Театр елына багышланган күргәзмәне караган һәм бик тә ошаткан. Минем дә танышасым килде, ә инде күргәзмәдә үземнең иҗатым турында да мәгълүматлар күргәч, бигрәк тә шатландым. Татар театры тарихына зур өлеш керткән якташларыбыз турындагы истәлекләрне, аларның иҗатлары белән бәйле экспонатларны туплагансыз, рәхмәт сезгә ”,–диде ул куанып.
13.07.2019
Могҗиза дими, ни дисең?
Сезнең “Могҗизалар дөньясында” дигән китапны укыганыгыз бармы икән? Кешелек дөньясы яралганнан бирле билгеле булган табигать бәла-казалары турында ул. Аны укыгач: “Ярый әле без дөньяның иң тыныч урынында яшибез”, – дип шатланып куясың. Менә шундый хикмәтләрнең берсе. Америкада бер кеше өй астында нәрсәдер эшләп маташа. Өстә ниндидер гөжләгән тавыш ишетелә, чыгып караса – өе юк моның, ул якларда еш була торган өермә күтәреп алып киткән өйне…
12.07.2019
Тормышның ямен белеп яши
Иске Иябашта яшәүче Минҗофар апа Сабировага 95 яшь тулды. Әниләренең гомер бәйрәмнәре уңаеннан аның туганнарын, дусларын, күршеләрен чакырып, балалары аш үткәрде.Юбилярны котларга килгән район башлыгы урынбасары нәкъ шул вакытка туры килде. Гөлнара Гарипова барлык кунаклар алдында Минҗофар апага Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Башкалар чәй эчкән арада, Минҗофар апа белән сөйләшеп алырга да өлгердек. Бик матур сөйли белә икән ул. Аның авызыннан күзем алмый тыңлап торып, тирә-янымдагы кешеләр турында да онытып җибәргәнмен.
11.07.2019
Әти-әниең булу – үзе зур бәхет
Түбән Пошалымнан сигез бала анасы Ильвира Зиннатуллина белән без капка төпләрендә очраштык. Ул да балалар белән Арчадан кайтып төште, без дә килеп туктадык. Берсеннән-берсе кечкенә балалар әниләре каршына йөгереп чыкты. Әле бер яше дә тулмаган нәни улы әнисен муеныннан кысып кочаклаган килеш күз кырые белән генә чит кешеләрне күзәтте. Хуҗабикә ачык йөз белән безне өйгә узарга чакырды.
11.07.2019
Якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 июль көнне якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.
10.07.2019
Кыңгыраулы гармун чыңы
Мөхәммәтнасыйх абый кыңгыраулы гармунын кулына алгач, йөзләренә елмаю кунды, күзләрендә шаян очкыннар пәйда булды. Өлкән яшьтә булуын да онытып, яшь егетләрчә башын кыңгыр салып, авыз кырые белән генә елмаеп гармунын сузып җибәргәч, соклануыбызны яшерә алмадык. Мактау сүзләре ишетеп, ветераныбызның да күңеле күтәрелеп китте, улы Камил алып килгән венский гармунда да үзе яраткан көйне башкарды.
09.07.2019
Шушмабашта семинар булды
6 июльдә “Северный” хуҗалыгы базасында “Гостехнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең бүлек җитәкчеләре–баш дәүләт инженер–инспекторлары белән семинар-киңәшмә уздырылды. Анда Идарә җитәкчесе Радик Зиатдинов, Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
09.07.2019
Кәчедә алты балалы гаилә мунчасыз, сарайсыз һәм өйсез калган
Арча районы Кәче авылында яшәүче Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә янгын булып, алты балалары булган гаилә бернәрсәсез урамда утырып калган.
Вәлиәхмәтовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:
Валиахметова Фарида Фаритовна — Сбербанк картасы номеры — 42 76 62 00 35 95 70 53
08.07.2019
Фермерлар спортта да сынатмый
Арча үзәк стадионында Татарстан Республикасы фермерлары һәм кооператорлары арасында икенче җәйге спартакиада булып үтте. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Россия кооперация университетының Казан кооператив институты тарафыннан оештырылган бу чарага Арча, Буа, Саба, Тәтеш, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Кама Тамагы районнарыннан спорт белән дус фермерлар һәм кооператорлвр килгән иде. Сүз уңаеннан: җәйге спартакиаданың беренчесе дә бездә узган иде. Оештыручылар шундый мөмкинлек биргән һәм уңайлыклар тудырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
07.07.2019
Без бит Тукай оныклары!
Быелгы җәйге ялымның бер атнасы «Без-Тукай оныклары» дигән чатырлы аланда үтте. Истә калырлык менә дигән ял булды бу!
Әлеге алан Арча районында 4нче ел рәттән оештырыла. Быелгысы Арча педагогика көллияте базасында үткәрелде. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Мари Иленнән 200ләп сәләтле бала җыелды. Без — Тукай оныклары татар теле мохитендә яшәп, аның мөмкинлекләрен дә ачтык. Без үзебезне Тукай оныклары дип горурланып әйтә алабыз!
06.07.2019
Олыгайган көнендә тигезлеге бар
Иске Кишеттә яшәүче Нургали абый Хөсәеновка 90 яшь тулды. Юбилеен ул балалары, оныклары янәшәсендә билгеләп үтте. 30 ел бергә гомер иткән хатыны Нурия апа Соколова да янында иде. Бу көнне ул үзен бик бәхетле хис итте. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов та килеп кергәч, юбилярның йөзләре тагын да яктырып китте. Гөлнара Ггарипова Нургали абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләге тапшырды.
05.07.2019
Кирәкле кеше – бәхетле кеше
Узган гасырның җитмешенче еллар башы. Курсалар, Масралар Арчага Корайван авылы аша йөри иде. Авылның нык чагы, урам тулы бала-чага, өлкәнрәкләр клуб, кибет янында. Берзаман таудан карага буялган көймәле чанага җигелгән кара айгыр менеп Күпербаш ягына үтеп китте. “Иске Масраның Мөдәрис бу, – диделәр аны белгәннәр. – Зоотехник булып эшли”.
04.07.2019
Нәкъ район читендә бардыр бер авыл
Шура авылы халкы бәйрәмнәрне үзе ясый. Әле күптән түгел генә гармун белән урам әйләнеп Ленар Мөбарәкшинны армиягә озаттылар.
– Яман да күңелле булды, – ди күптәнге танышым Кәшшаф Рәхмәтуллин. – Яшь чаклар, үзебезнең киткән вакытлар искә төште. Ленар бик тәртипле гаиләдән, техникум тәмамлады, әтисе Нурфис тракторда, әнисе мәктәптә эшли. Авыл халкы бик бердәм, тырыш безнең.
03.07.2019
70 тән соң да тормыш дәвам итә яки Сикертәндә кино төшерделәр
Ун көн дәвамында Сикертәндә кино төшерделәр. Артистлар гына түгел, бөтен авыл халкы, муеннан эшләре булуы турында онытып, шушы мәшәкатьләр белән мәш килде. Кызыксынып без дә Сикертәнгә юл тоттык. Ничек инде районда барган бу вакыйганы яктыртмый калып була? Һәр районда кино төшермиләр бит. Бәхетебезгә режиссер Нурания Җамалинең беразга гына бушаган вакытына туры килдек. “Трактор килгәнне көтә идек”, – дип аңлаттылар безгә.
02.07.2019
Онытылмаслык очрашу
Күңелләрне җилкетеп, дәрескә чакырып бирелгән кыңгырау чыңнары бик күп еллар үтеп артта калса да, мәктәп еллары һаман сагындырып тора. Сеҗе урта мәктәбен (хәзерге вакытта Сеҗе төп гомумбелем мәктәбе) моннан 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар шушы көннәрдә очрашуга җыелдык.
02.07.2019
Аңа 90 яшь тулды
2 июльдә Каенсарда яшәүче Клара Борһановага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котлап килгән район социаль яклау бүлегенең “Мәрхәмәтлек үзәге” директоры Миләүшә Шакирова юбилярга район башлыгы Илшат Нуриевның, РФ Президенты В. Путинның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
01.07.2019
Тырыш кешеләр
Наласа авылы элек-электән көрәш һәм хезмәт батырлары белән данлыклы. Вакыт үтү белән буыннар алышына, матур традиция дәвам итә.
23 июньдә Казан Сабантуенда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызның быелгы сабан батыры Илнар Ситтыйковка 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Илнар – Наласа авылыннан.
30.06.2019
Умартачы язмышы
– Умарталарны карау бер генә дә җиңел эш түгел дип саныйм, бигрәк тә хатын-кызга, – дип сүз башлады гомер буе умартачы булып эшләгән Гамбәр апа Шәйхиеваның кызы, Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Лилия ханым Галимҗанова. – Без үскәндә дә әни шул умарталыгыннан кайтып кермәде. Күбрәк Латыйфа әбием белән булдык. Әни тумышы белән Казаклар авылыннан. Алар алты бертуган булганнар. Шулар арасыннан өч абыйсы Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югалган.
29.06.2019
Арчада тантаналы рәвештә “Тукай юлы” дип аталган яңа мәдәни сәяхәт маршрут ачылды
Бүген Арча районында тантаналы рәвештә “Тукай юлы” дип аталган яңа туристик маршрут ачылды. Проектны гамәлгә ашыручылар әлеге маршрут буенча Татарстан һәм Россия гына түгел, бөтен дөнья халыклары йөрүен теләүләрен әйтте.
28.06.2019
WorldSkills Флагы эстафетасы Арча районында
25 июньдә Арча шәһәренең үзәк стадионында WorldSkills Флагын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм “Ворлдскиллс Казан 2019 45нче дөнья Чемпионатын оештыру комитеты вәкилләре катнашты.
27.06.2019
Арчада «Тукай юлы» дип аталган җәяүле туристик маршрут ачыла
29 июнь көнне иртәнге сәгать 10да Арча тимер юлы станциясе мәйданында яңа туристик маршрут ачу тантанасы узачак. Бу Татарстанның беренче җәяүле, велосипед юлы маршруты, ди аны оештыручылар. “Балаларыгыз белән, туганнарыгыз белән килегез. Анда бик матур, бик кызык”, — дип чакырды кунакларны Римма Ратникова.
26.06.2019
Шурада һәр эш бәйрәм кебек
Шура авылындагы “Чордашлар” фольклор халык ансамбле эшләп килә. Хәзер анда 12 кеше катнаша.
– Авылның электән килгән йолаларын саклап, баетып яшибез, – ди ансамбль җитәкчесе Клара Хөсәенова. – Һәрберебезнең үз шөгыле бар. Мәсәлән, Нурфия Хәкимова кара җиләк, каен җиләге җыю остасы. Люция Молчанова ире Валерий белән Казаннан кайтып йорт алып яшиләр. Валерий абыйга 85 яшь. Помидор үсентеләрен бөтен авылга өләшә. Үзе карап та йөри әле, таяклар утыртып бәйләп тә бирә.
25.06.2019
Тормышның кадерен белергә кирәк
Ташкичүдә яшәүче Гөлсания апа Сафиуллина 90 яшьлеген билгеләп үтте. Районның халыкны яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
24.06.2019
Гөберчәк китапханәсендә осталык дәресе узды
2019 — Татарстанда «Эшче һөнәрләр елы» диеп игълан ителде. Шул уңайдан Гөберчәк авыл китапханәсендә “Җирне кояш,кешене хезмәт бизи”исемле тәрбия сәгате узды һәм мастер-класс үткәрелде. Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштырдым. Һөнәрләр турында шигырь сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, төрле биремнәрне үтәделәр. Авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче җиргә береккән “Җир кешеләре” турында да сөйләштек.
23.06.2019
Бәйге белән бәйрәм бергә булды
20 июньдә “Казанка” хуҗалыгы җәйләвендә сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру техникларының район конкурсы булды.
Искиткеч матур көн, табигатьнең иң гүзәл чагы. Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының баш зоотехнигы Сирень Нигъмәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тәбрикләде.
22.06.2019
Туган ягымда сабантуйлар гөрли
Сабан туе – хезмәт туе. Ул ел саен сабан беткәч, язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә. Һәр авылның, эшләрен тәмамлагач, үз сабан туен үткәрергә хакы бар. Иске Чүриле авыл җирлегендә өч авылга бер сабан туе үткәрелде инде. Ләкин ел саен үзендә сабантуй бәйрәмен үткәрергә гадәтләнгән Штерә халкы моның белән генә чикләнеп калмады. 16 июнь көнне Штерәдә “Авыл җыены” үтте. Бу җыен халык тарафыннан соралды. Халыктан бүләкләр, акча җыелды. Галиәхмәтов Фаил абый батырга дигән тәкәне бүләк итте. Җыенны оештыруда Газизов Марат, Камалов Рафис һәм Фәнисләр авыл халкына ярдәм иттеләр.
21.06.2019
63 елдан соң очрашу
2019 нчы елның 15 июнь көне Урта Пошалым авылы тарихына бик күңелле бер истәлек булып язылып куяр мөгаен. Бу көнне мәдәният йорты бинасында 1941 — 1942 нче елларда туган, моннан 63 ел элек Урта Пошалым урта мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар очрашуга җыйналды. Мәктәп еллары — кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына.
20.06.2019
Арча районы башлыгы сәләтле укучылар белән очрашты
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев тырыш һәм сәләтле балалар белән очрашып, яшь буынны кызыксындырган сораулар буенча фикер алышты, республика олимпиадаларында җиңүче булган укучыларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды. Узган елгы уку елында олимпиада җиңүчеләре 45 булса, быел алар 62гә җиткән!
19.06.2019
Арча атларында кемнәр чаба?
Арчада ат ярышлары вакытында җайдак Александр Александров исемен еш ишетергә туры килә. Бигрәк тә ул «Ак Барс» агрофирмасы һәм «Айзат» крестьян-фермер хуҗалыгы атларында чаба. Атлар ярышында татар милләтеннән булмаган фамилия яңгыраса, ярыш караучылар арасында Казаннан килделәрме, әллә Мари аты чабамы икән, дигән чыш-пыш китә. Мари егете Арча атларында чаба!
18.06.2019
Министр Арчада
18 июньдә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Арча районында булды. Ул район башлыгы Илшат Нуриев белән Яңа Чүриле психоневрология интернатының яңа торак корпусы төзелешен карады.
17.06.2019
Югары Орыда мәчет ачылды
Узган атнада Югары Орыда мәчет ачылды. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, районның баш мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин катнашты.
16.06.2019
Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне — 65 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
15.06.2019
Йөрәгемә якын остазым
Илле елдан соң очраштылар бөек зат Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың укучылары. Арча педагогия көллияте шау чәчәктә утырган ап-ак шомыртларга тиң иде. Очрашу җылысы, аклык, сафлык бөркелә иде йөзләрдән. Балаларга 40-50 ел белем биргән шәхесләр башкача була да алмый.
14.06.2019
Арча районы мәктәпләре — «Җиңү адымнары -2019» республика бәйгесе җиңүчеләре
2019 елда Татарстан Республикасы министрлыгы ярдәме белән совет гаскәрләренең 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74- еллыгына багышланган «Җиңү шаһиты — 2019» республика проектына старт бирелде.
15 апрельдән 9 майга кадәр яшь волонтерларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү буенча 2500 дән артык чара үткәрелде. Проект та 27 муниципаль берәмлегеннән 153 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты.
13.06.2019
Шушмабашта чатырлы лагерь эшләде
2019 елның 1 июненнән 7 июненә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шушмабаш урта мәктәбе базасында «Азимут» чатырлы лагере эшләде. Балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен тәэмин итү өчен менә дигән шартлар тудырылган иде.
«Азимут» лагерена 11-15 яшьлек балалар кабул ителде, ял итүчеләр саны 20 кеше тәшкил итте.
12.06.2019
Безнекеләр барыбер иң яхшылар
Район башлыгы Илшат Нуриев “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты, аларга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы командасы “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) финалында беренче урынны яулады. Татарстанның җыелма командасы составында Арча педагогика һәм Арча агросәнәгать көллияте студентлары да бар иде.