Регистрация   ?
 
 

Знаменитости







Госман Бакиров Госман Бакиров
Татар балалар әдәбиятында озак еллар эшләгән Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Югары Курса авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны туган авылындагы җәдит мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Моңа кадәр Габденнасыйр әл-Курсави салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, Госман үзенең мөг... Подробнее

Гөлназ Шәйхи Гөлназ Шәйхи
Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовна (Гөлназ Шәйхи) 1970 елның 4 ноябрендә Арча районы Каенсар авылында туган. Подробнее

Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА
Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА Арча районы Наласа авылында китапханәче булып эшли Подробнее

Данил Гыйниятов Шамил улы Данил Гыйниятов Шамил улы
Данил Шамил улы Гыйниятов 1969 нчы елның 15 нче декабрендә Арча районы, Югары Әзәк (Өчиле) авылында туган. КДУның татар филология факультеты тәмамлый.  "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы генераль директорның урынбасары. «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан. Атналык күзәтү» тапшырулары алып баручысы, татар телендәге хәбәрләр тапшыруларының баш мөхәррире. Подробнее

Диас Вәлиев Диас Вәлиев
Драматург һәм прозаик Диас Назыйх улы Вәлиев 1938 елның 1 июлендә Татарстан АССРның Арча районы Казанбаш авылында туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза. 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач, укуын В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының геология факультетында дәвам иттерә. Студент чагыннан ук геологик экспедицияләрдә катнаша, Удмуртиядә, Киров өлкәсендә, Хабаровс... Подробнее

Динә Шәкүрова Динә Шәкүрова
Инде өч көн рәттән көзнең салкын яңгыры тәрәз артында яшен коя. Болай да моңсулыгы белән эчне пошырган көзге табигатькә шом сала, аңа тагын да караңгырак төс бирә. Азрак туктап торса, бер хәл. Берөзлексез чиләкләп-чиләкләп койгандай ява бит ул! Әйтерсең лә, салкын кышлар җитеп,табигать ап-ак юрганга төренгәнче җир йөзен юып, пакландырып калырга ашыга.
Тәрәзә каршында урамнан күзен алмыйча карап утыручы... Подробнее

Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәрова Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәрова
Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәрова (12.04.1930–4.01.2002)  — татар шагыйрәсе, балалар язучысы.

Ул 1930 елның 12 апрелендә Татарстанның Арча районы Чөмә-Елга авылында дөньяга килә. 1959 елда Казан педагогия институтын тәмамлый. Моңа кадәр ул Саба районының Иләбәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытучы булып, Эзмә урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

Шагыйрәнең беренче шигырьләр... Подробнее

Зилә Галиуллина Зилә Галиуллина
Галиуллина Зилә Алмаз кызы 1995нче елның 24нче мартында, Арча районы Яңа Кенәр авылында дөньяга килгән. Хәзер 8нче сыйныфта укый. Мәктәп газетасының баш редакторы. Төрле конкурсларда катнаша.
“2009нчы елның августында тәүге шигыремне яздым. Хәзер 100гә якын шигырем һәм берничә хикәям бар. Барысы да мәхәббәт турында. Һ.Такташ, Р.Сәлах, Ришат Газиз, Эльвира Һадиева иҗатына гашыйкмын. Алардан үрнәк ... Подробнее

Зиннур Тимергалиев Зиннур Тимергалиев
Зиннур Тимергалиев  1974 елның 14 июлендә Арча районы Сөрде авылында биш балалы гаиләдә икенче бала булып туган.


Подробнее

Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова
Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова 1886 елның 18 сентябренда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Орнашбаш авылында туган. Татар театрының беренче артисткаларыннан. Буа татар театры җитәкчесе (1926-1947).  Подробнее