Рәхмәтулла бине Әмирхан

Рәхмәтулла бине Әмирхан (1805)

Рәхмәтулла бине Әмирхан турында Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар...»ында һәм аның үз хезмәтләрендә генә кайбер мәгълүматлар бар. Ул 1805 еллар тирәсендә Яңа Кишет авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул бала вакытта ук, әтисе Казанга күчә һәм вак сәүдә эшен башлый. Рәхмәтулла Казан мәдрәсәләрендә белем ала, гарәп һәм фарсы телләрен яхшы үзләштерү өстенә, үзлегеннән русча оста сөйләшергә һәм укырга-язарга өйрәнә. Русча яхшы белгәнгә, Р. Әмирхановны Казан ратушасына тәрҗемәче итеп алалар. Ш. Мәрҗани аның дәүләт эшләренә дә катнашып медальләр белән бүләкләнүен әйтә. Бер үк вакытта ул сәүдә итә, берникадәр капитал туплауга ирешә. Аның бөтен эшчәнлеге бер олы максатка — халкына мәгърифәт нуры чәчүгә каратылган. «Таҗҗарның данә вә фозаласы» буларак, ул үзе дә «дөнья әхваленнән хәбәрдар, китап алмак вә күрмәк вә укымак берлә» шөгыльләнә, халыкны да шул юлга җитәкли. Ул «яхшы кәгазь вә кара, вә яхшы хәрефләр берлә хәзинә мәтбагасында... күп китаплар... ялгыз үзе я... гайре бер кемсәнә ширкәте берлә бастыра...», авылларда, балаларга укытырлык китапларны бушлай өләшә. Үзенең дә «каләме шома, ... эчтәлекле..., муллалар язуы кабиленнән яхшы язар иде», — ди Ш. Мәрҗани.
Р. Әмирханов — әдәбиятта яңарыш хәрәкәтен гасыр уртасында дәвам итүчеләрнең, культура хәрәкәтендә зур активлык күрсәтүчеләрнең берсе. «Кыйссаи Йосыф» китабын беренче булып ул бастырып чыгара (1839). Борынгы әдәби ядкярләрдән «Кыйссаи Рабгузи» (1311) китабын барлап, әзерләп матбугатта чыгару да Р. Әмирханов исеменә бәйле. Ул — татарча календарьлар чыгару эшен башлап җибәрүче (1841). К. Насыйри, Ф. Халиди, Ш. Рәхмәтуллин кебек эшлеклеләр бу эшне үстереп алып китәләр. Кызганычка каршы, аның матбагачылык эше әле бүгенгә кадәр махсус өйрәнелмәгән, тикшерелмәгән. Әдәби иҗат та Р. Әмирханов өчен чит нәрсә түгел: чыгарган кайбер китапларында ул укучыларына шигъри сүзе белән мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, «Диване Ризаи» (1860) китабының азагына ул дүртьюллык язып куйган:
Хаккый — дәрьяи мәгарифтән җыйган җәүһәрләри,
Шәбчырагын имтияз иттем, күз ач, гариф, сәңа!
Бәлки бер әһли дилә мәкъбул улып, кыйлсын дәю
Рәхмәтулла фәкыйрь ибн Әмирханга дога.

(Хаккый мәгърифәт дәрьясыннан җәүһәрләр җыйган,
Күзең ач, акыл иясе, сиңа шуннан яктылык алырга рөхсәт иттем!
Бәлки бер изге күңел кабул итеп, дога кылыр дип
Мескен Рәхмәтулла Әмирхан улына.)

Р. Әмирханов — тәрҗемәче дә. Мәсәлән, ул төрек шагыйре Ибраһим Хаккыйның (1703—1783) «Мәгърифәтнамә» әсәренең керешен һәм ахыргы бүлеген зур китап итеп татарчалаштырып чыгара (1845).
Ниһаять, Р. Әмирханов исеме татар мәзәге тарихы белән дә бәйле. Ш. Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар...»да аның сатирик экспромтларыннан кайбер үрнәкләр китерә. Аларда Хуҗа Насретдин мәзәкләре белән аваздаш мотивлар күп. Тапкыр сүзле Р. Әмирхановның үткен теле, сүз уңаенда, замандашларын — байларны һәм муллаларны бик усал чыбыркылап узган.
Гомеренең соңгы елларында ул күңел төшенкелегенә бирелә, тәмам бөлгенлеккә төшеп, 1876 елның январенда 70 яшьләрендә кадерсезлектә, ачлыкта үлә.
Р. Әмирхановның сатирик экспромтларын татар тормышы җирлегендә җитлеккән проблемалар һәм сюжет яралгылары дип карарга була.