Гомәр Бәширов

Гомәр Бәширов (1901-1999)

Күренекле татар совет язучысы Гомәр Бәшир улы Бәширов (утызынчы-кырыгынчы еллардагы әдәби псевдонимы — Гомәр Разин) 1901 елның 7 январенда элекке Казан губернасы Арча волосте (хәзер Татарстанның Арча районы) Яңасала авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Җиде яшендә аны остабикәгә, аннан авыл мәдрәсәсенә бирәләр, шунда ул укырга-язарга өйрәнә, арифметика, география кебек дөньяви фәннәрдән дә беркадәр мәгълүмат ала.

Ләкин аң-белемгә омтылган бу малайга авыл мәдрәсәсеннән ары китәргә мөмкинлек ачылмый. Материаль кысынкылыкта яшәгән гаилә унөч яшьлек Гомәрне чит авылда кием тегеп йөрүче бер абзыйга өйрәнчек итеп бирергә мәҗбүр була. Монда ул ялланып эшләүнең бөтен ачысын-газабын татый. Фәкать китап укудан гына ул үзенә юаныч таба. Китап аңа белем-мәгълүмат биреп кенә калмый, аны рухи яктан чыныктыра, якты киләчәккә булган өметен ныгыта.

Шулай һәрдаим үзлегеннән уку, әкренләп тормыш тәҗрибасе туплау нәтиҗәсендә, Бөек Октябрь революциясен Гомәр Бәширов шактый хәзерлекле, белемле бер егет сыйфатында, революциянең әһәмиятен күңеле белән сизеп-аңлап каршы ала. 1919 елда аны Арча волостеның Урта Бирәзә авылына беренче баскыч мәктәп укытучысы итеп билгелиләр. Ләкин мәктәптә аңа озак укытырга туры килми. 1920 елның маенда ул эшче-крестьян Кызыл армиясе сафларына алына. Бу әле гражданнар сугышының иң кызган чагы була. Г. Бәширов — солдат, кулына корал тотып, башта Көнбатыш фронттагы сугыш хәрәкәтләрендә, аннары Көньяк фронты гаскәрләре составында Врангель армиясен кысрыклау һәм тар-мар итү походында, аерым алганда, легендар Сиваш-Перекоп сугышларында катнаша.

1924 елда гаскәри хезмәттән бушагач, Г. Бәширов Эчке эшләр Халык Комиссариатының Казандагы бер еллык махсус мәктәбенә укырга керә, аны тәмамлагач, дүрт елдан артык Арча кантоны милиция органнарында эшли, 1929—1932 елларда исә Балтачта һәм Дөбъязда халык тикшерүчесе, халык судьясы хезмәтләрен башкара. 1932 елның җәендә ул республика газетасы «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») редакциясенә күчерелә. Башта ул монда очерклар язучы күчмә хәбәрче, соңыннан хатлар бүлеге мөдире булып эшли.

1934—1936 елларда Г. Бәширов Казандагы марксизм-ленинизм институтының аспирантурага хәзерлек бүлегенда укый, аны тәмамлагач, институтның төп курсына кабул ителә, ләкин, авырып китү сәбәпле, укуын дәвам итә алмый. 1936 елның ахырыннан алып ул Татарстан Язучылары союзы органы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә җаваплы секретарь, аннары, 1938 елның июненнән, Татарстан дәүләт нәшриятында (Татгосиздатта) матур әдәбият секторы редакторы булып эшли.

Нәшрият, газета-журнал редакцияләрендә, совет учреждениеләрендә эшләгән чорында ул журналист һәм язучы буларак та формалаша. Башта Казан, Мәскәү татар көндәлек матбугатының авылдагы хәбәрчесе (селькор) сыйфатында, авыл тормышы, халыкның көнкүреше, авылда барган сыйнфый көрәш, коллектив хуҗалыклар оешу һ. б. шундый актуаль мәсьәләләр турында дистәләрчә мәкаләләр, язмалар, очерклар бастыра, аннан әкренләп-әкренләп художество әсәрләре язуга керешә. Аның авылдагы сыйнфый көрәш темасын яктырткан «Канлы бармаклар» исемле беренче хикәясе 1931 елда Мәскәүдә «Ударниклар» журналында дөнья күрә, аннан «Сөлек», «Әни» кебек башка хикәяләре басылып чыга. 1934 елда Г. Бәшировның «Соңгы сугыш» дигән беренче хикәясе китап булып басыла. 1937 елда исә әдип сугышка кадәрге иҗат биографиясендә иң күренекле урын тоткан «Сиваш» повестен бастырып чыгара. Югары сәнгать дәрәҗәсендә язылган бу әсәре белән Г. Бәширов татар әдәбиятының олы юлына аяк баса, үзен талантлы прозаик итеп таныта.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Г. Бәширов яңадан «Совет әдәбияты» журналында җаваплы редактор булып эшли, ә 1942 елда ада Татарстан радиокомитетының баш редакторы һәм председатель урынбасары вазифасын йөклиләр. Шушы ук 1942 елның көзендә, партиянең Татарстан өлкә комитеты карары белән, аны Төньяк-Көнбатыш фронтында чыга торган «Ватан өчен» газетасы редакциясенә өч айлык командировкага җибәрәләр. Ул анда редакциянең эшен жайлауда булыша, совет солдатларының сугыштагы батырлыклары турында очерклар яза, фронт тормышыннан бай материал җыя. Казанга кайткач, шуларны эшкәртеп, 1943 елда фронт очерклары тупланган «Гармунчы» исемле җыентыгын чыгара.

Сугыш елларында Т. Бәширов үзенең мәгълүм романы «Намус»ны язарга керешә. Әсәр шактый озак языла, шулай да аның беренче варианттагы аерым өлешләре шул елларда ук инде матбугатта күренә («Язгы төндә», 1944). Ниһаять, 1947 елда әсәр тәмам төгәлләнеп, тулысы белән «Совет әдәбияты» журналында (1948, № 1—3) һәм аерым китап булып басыла. 1949 елда аның рус телендәге беренче тәрҗемәсе дөнья күрә.

«Намус» романы дөньяга чыгу белән ук укучыларның мәхәббәтен казана, ике-еч ел эчендә ул украин, казакъ, үзбәк, әзәрбайжан, кыргыз, латыш, эстон, уйгур, чуваш телләренә тәрҗемә ителә. 1951 елда Гомәр Бәширов бу романы өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Шуннан соң роман чит илләрдә дә тарала — бер-бер артлы аның болгар венгр, поляк, чех, словак, кытай, немец, албан, Вьетнам телләрендә тәрҗемәләре басылып чыга. Совет язучыларының әсәрләрен дөнья күләмендә пропагандалау максаты белән Мәскәүдә төрле телләрдә чыга торган «Совет әдәбияты» журналы аша «Намус» романы шулай ук инглиз, француз, испан телендә укучыларга да барып җитә. Рус телендә исә романның хәзерге көндә ун басмасы бар, аларның гомуми тираҗы — бер миллион нөсхә чамасы.

Сугыштан соңгы елларда Г. Бәширов, әдәби иҗатыннан тыш, җәмәгать һәм җитәкче эшләрдә дә активлык күрсәтә. 1953 елда ул Татарстан Язучылар союзының идарә председателе итеп сайлана һәм 1958 елга кадәр шул җаваплы вазифаны башкара, аннары, 1958 елдан башлап, РСФСР Язучылар союзы идарәсе председателенең Федерациядәге милли әдәбиятлар буенча урынбасары буларак, берникадәр вакыт Мәскәүдә эшли. Ике тапкыр— дүртенче һәм бишенче чакырылыш — СССР Верховный Советына (1953— 1958 һәм 1958—1962), бер тапкыр Татарстан АССР Верховный Советына (1951—1954) депутат итеп сайлана, 1957—1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты члены булып тора. Ул — партиянең XX съезды эшендә, РСФСР һәм СССР язучылары съездларында делегат булып катнашкан язучы.

1960 еллар башыннан Г. Бәширов — профессиональ язучы.

Әдипнең алтмышынчы-җитмешенче еллардагы иҗатыннан аеруча ике әсәре игътибарга лаеклы: «Туган ягым — яшел бишек» (1967) повесте һәм «Җидегән чишмә» романы (1977). Бу әсәрләрне дә тәнкыйть һәм киң укучылар даирәсе авторның уңышы дип кабул итте. Автобиографик материалга нигезләп фнлган «Туган ягым — яшел бишек» повестенда автор үзенә генә хас матур, сәнгатьчә үтемле тел-стиль чаралары ярдәмендә революциягә кадәрге татар авылының, халык тормышының, гореф-гадәтләренең, күркәм традицияләренең тулы бер картинасын күз алдына китереп бастыра һәм шул борынгы гореф-гадәт, күркәм традицияләр эчендә тәрбияләнгән хөр рухлы, саф әхлаклы ата-бабаларыбызның истә калырдай образларын иҗат итә. Бу әсәр туган телдә дөнья күргәннән соң, ярты миллионнан артык тираж белән алты мәртәбә Мәскәү нәшриятларында басылып чыкты, белорус һәм венгр телләренә тәрҗемә ителде.

«Җидегән чишмә» — бүгенге көн, безнең замандашларыбыз турындагы роман Аның үзәгендә табигатьне саклау проблемасы ята. Шул нигездә автор үз әсәрендәге геройларның гражданлык йөзен, әхлак сыйфатларын, тормыштагы позицияләрен билгели.

Г. Бәширов татар халык иҗатын җыюга, аны тикшеругә дә күп көч куйган язучы. Халык иҗаты әсәрләрен ул бала чактан ук җыя башлап, кырыгынчы еллар ахырында аларны пропагандаларга керешә. Аның үзе җыйган, язып алган, әдәби эшкәрткән халык әкиятләре, җырлары, мәзәкләре, җыентыкларга тупланып, татар телендә генә түгел, илебездәге башка милли телләргә дә, чит ил телләренә дә тәрҗемә ителеп басылганнар.

1984 елда «Казан утлары» журналында (3, 4 саннар) әдипнең «Көзге ачы җилләрдә» исемле яңа докүменталь повесть-истәлеге басылып чыкты.

Күпкырлы иҗади һәм иҗтимагый хезмәтләре өчен Г. Бәширов Ленин оодены (1957), ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы (1950, 1962), Октябрь Революциясе (1971), Халыклар Дуслыгы (1981), Кызыл йолдыз (1968) орденнары һәм медальләр белән бүләкләнде.

Г. Бәширов—1928 елдан КПСС члены, 1938 елдан СССР Язучылар союзы члены.