Яхин Альберт Гатуф улы

Яхин Альберт Гатуф улы

Язучы һәм әдәбият галиме Альберт Яхин Гатуф улы (8 ноябрь 1931 ел - 2 октябрь 2010 ел) Татарстанның Арча районы Арча поселогында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1949 елда – Тымытык урта мәктәбен, 1954 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Азнакай районы Тымытык авылы урта мәктәбендә ике ел укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1956–1959 елларда аспирантурада укый, 1964 елда «Шамил Усманов иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертация яклый.

1959–1975 елларда Альберт Яхин республика сатира журналы «Чаян» редакциясендә эшли: тугыз ел аның җаваплы сәркатибе һәм җиде ел баш редакторы вазифаларын башкара. 1975–1981 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итә.

1973 елда Альберт Яхинга РСФСРның атказанган сәнгать хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Альберт Яхин әдәбиятка фән һәм журналистика аша килгән язучы. Шамил Усмановның фаҗигале тормыш юлы, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби иҗат эшчәнлеге турында бай тарихи материал туплап, соңыннан шулар нигезендә ике әдәби-тикшеренү китабын һәм әдип-драматург Аяз Гыйләҗев белән берлектә «Шамил Усманов» дигән тарихи драмасын яза. Бу драма 1967 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелеп, озак еллар анда уңыш белән бара. 60нчы еллардан башлап, әдип юмористик жанрында активлык күрсәтә, аның дистәләрчә сатирик хикәяләре һәм фельетоннары дөнья күрә. Аларның бер өлеше 1975 елда «Әйттем исә кайттым» исеме белән аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.

Соңгы елларда Альберт Яхин үзенең әдәби-фәнни тикшеренү эшләрен дә юмор-сатира жанрына бәйләп алып бара. 1979 елда «Мәзәк жанрын өйрәнү тәҗрибәсеннән» исемле хезмәте һәм 1983 елда рус телендә чыккан «Система татарского фольклора» исемле китабы бай фактик материалы, методикасы, оригиналь теоретик нәтиҗәләре һәм татар фольклористикасында яңача бер юнәлешне башлап җибәрүе белән кызыклы.