Фәрит Вафин

Фәрит Вафин Мин - Вафин Фәрит Вәдүт улы- 1954 нче елның 2 нче августында Арча районы Носы авылында дөньяга килгәнмен.
1972нче елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга кердем.
Яшьлекнең иң матур студент еллары сизелмичә дә үтеп китте.
1977нче елда дипломымны күтәреп, Шушмабаш урта мәктәбенә тарих укытырга кайтып төштем. Әти-әни укытучылар булгач, мин дә укытырга тиеш дип уйлаганмындыр инде.
Еллар...еллар... Узганнар да киткәннәр.
34 ел гомерем мәктәптә, балалар арасында үткән. Шуның соңгы 14 елы Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә.
Шушы хезмәт елларында тәҗрибә алмашырлык материалларым күп тупланды. Шуларны Сезгә дә тәкъдим итү максаты белән интернет челтәренә аяк бастым.
Иншәллаһ, бергә булсак монда да сынатмабыз.
Көннәрдән беркөнне...

Көннәрдән беркөнне телевизорда кибеп,агарып беткән Финанс Министры пәйда булды.
-Кризис бетте. Бүтән булмаячак. Бәяләр артмаячак. Инфляция юк. Курыкмагыз!
Иртәгесен халык сүгенә-сүгенә тоз, шырпы җыярга кибетләргә чыгып чапты.
Икенче көнне чырае телевизорга сыймаган Сәүдә Министры килеп чыкты.
-Ипи һәм тауар бездә буа буарлык. Ачлык булмаячак. Ышанмасагыз,менә сезгә саннар.
-Ах!..-диде халык һәм кибетләргә он, ярма алырга ябырылды.
Өченче көнне атка атланган Авыл Хуҗалыгы Министры күренде һәм шатлык белән ярып салды:
-Быел моңарчы күрелмәгән уңыш җыелды. Амбарлар ашлыктан ташып тора. Куярга урын юк. Артыгын Америкага сатабыз.
-Шулай ук микәнни? - диде халык һәм ипи киптереп, сохари әзерләргә кереште.
Ул арада Төзелеш Министры да килеп кушылды.
-Фатир бәяләре төшә. Студентлар коттеджларда яши башлаячак. Өй салырга бушлай җир бирәбез, Куриль утрауларында. Бомжларның һәрберсе өйле булачак. Якын киләчәктә!
-Бар икән күрәселәр, - дип ыңгырашты халык һәм утын, күмер, буржуйкалар эзләп төрле якка чабышты.
Атна ахырында корсагы экраннан ташып чыккан Оборона Министры килеп чыкты.
-Армия яхшыра. Солдатлар акчага чумды. Миллионер булып өйләренә кайтып китәчәкләр. Безнең танклар - дөньяда бердәнбер. Самолетлар-супер. Без җиңәбез. Ура!
-Ана...каем, - дип кычкырды халык һәм землянкалар казырга тотынды.
Иң соңыннан башын кыңгыр салып экраннарга Президент чыгып басты.
-Барысы да контрольдә. Безнең уңышлар искиткеч. Без бүген үк японнар шикелле яши алабыз. Ләкин алай итсәк, иртәгә берәүгә дә эш калмаячак. Тынычлап йоклагыз. Бүген пенсияләрне тагын арттырдык. Иртәгә пенсионерлар чиләкләп икра сатып алачак. Алга,алга һәм артка борылып тагын алга! Килер бер көн - ут,газ өчен түләүләр булмас, фатир - бушлай, транспорт - бушлай. Белем, сәламәтлек дигән искелек калдыкларының кирәге калмас. Ил чәчәк ата. Һәр клумбадан 130ц чәчәк җыеп алырбыз. Тауар бәяләренең арзан булуына халыкның ачуы чыгар чыгуын. Әмма безнең шәп полициябез бар. Барысы да контрольдә. Килер бер көн...
-Тагын нәрсә әзерли икән инде бу мөртәтләр? - диде халык гаҗиз калып.Һәм тегенди-мондый хәл була калса дип чиста киемнәрен кия башлады.