Илдар Мөбәрак улы Хаҗиев

Илдар Мөбәрак улы Хаҗиев

Илдар Мөбәрак улы Хаҗиев 1946 нчы елда Саба районының Керәнле авылында тимер юлчы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Мөбәрак ага, төп эше тимер юлында булса да, ишле гаиләне туендырыр өчен, буш вакытларында итек басу, умартачылык кебек эшләр белән шөгыльләнә. Илдарга 4 яшь чагында, алар Арча районының Курса станциясенә күчеп китәләр. Илдар Хаҗи башлангыч белемне Курса станциясендә ала. Аннары 4 ел Курса Почмак сигезьеллык мәктәбендә укый. Балачактан ук җырларга ярата Илдар. Кемнән берәр җыр ишеттеме, шундук отып ала һәм сәгатьләр буе аны авыз эчендә көйләп йөри. 30 яшьлек ир Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрларында, Минзәлә татар дәүләт театрында эшли, татар цирк коллективын оештыруда катнаша. 

Илдар Хаҗиның профессиональ сәхнәдә иҗат иткән һәм зур осталык белән башкарган әсәрләре шактый. 20дән артык төрле характердагы, төрле яссылыктагы, берсеннән-берсе катлаулы образлар иҗат ителгән. Илдар Хаҗи һәр образга үз ачкычын таба, аларның һәрберсен йөрәге аша уздырып, нәкъ тормыштагыча гәүдәләндерә. “Вакыты белән чиксез горур, кайчакта тәкәббер, кайчакта үтә дә гади, кайчакта чиксез борчулы, әмма һәрчак мәрхәмәтле һәм зыялы”, дип искә алалар аны танышлары. 

Илдар Хаҗиның күпкырлы эшчәнлегендә, уңышларга ирешүендә иң зур ярдәмчесе, таянычы һәм булышчысы аның тормыш иптәше Венера ханым булды. Ул һәрвакыт иренә эшләр өчен уңай мөмкинлекләр тудырып, гаиләдә татулык, дустанә, җылы мөнәсәбәт булдырырга тырышып, аңа булышып торды. Тату гаиләдә алар бер ул, бер кыз үстерделәр. Кызлары Гөлназ Чаллыда, уллары Алмаз бүгенге көндә Казанда яшиләр.