Зилә Галиуллина

Зилә Галиуллина Галиуллина Зилә Алмаз кызы 1995нче елның 24нче мартында, Арча районы Яңа Кенәр авылында дөньяга килгән. Хәзер 8нче сыйныфта укый. Мәктәп газетасының баш редакторы. Төрле конкурсларда катнаша.
“2009нчы елның августында тәүге шигыремне яздым. Хәзер 100гә якын шигырем һәм берничә хикәям бар. Барысы да мәхәббәт турында. Һ.Такташ, Р.Сәлах, Ришат Газиз, Эльвира Һадиева иҗатына гашыйкмын. Алардан үрнәк алырга тырышам”, – ди. Киләчәктә драма язып карау хыялы бар.
60 секунд

Бүгенге көн исәбендә монсы-
Соңгы минут.
Гашыйкларга җитә диләр
Бары 60 секунд.

...Җитми икән. Әгәр әйтер сүзең
Бик күп булса.
Хисләрең дә ташып чыгып,
Касәләрең тулса.

Күзләренә карап тордың күпме.
Ник дәшмәдең?
Йолдызлардай чәчелделәр менә
Күз яшьләрең...

Тагын...Кабат..Янә..Күз яшьләрең...
Туймадыңмы?
"Ярата шул аны бик нык",-диләр,
Җуймадыңмы?

...Бары 60 секунд җитә,диләр.
..Җитмәде бит.
Күпме сөйләп,иң кирәкле сүзне
Әйтмәдең бит...

...Сөйләмим...

Очраттым да сине көтмәгәндә,
Боздай йөрәгемне
Ут алды.
Шул секундта,-буран тизлегендә
Башларымда фикер
Буталды.

Кузләреңненң төсе: яшелме сон
Алар,коңгрытмы?
–...Белмим.
Яши бирәм хәзер кыя таштай.
Кышның салкынын да
...Тоймыйм.

Күккә карыйм. Әнә,йолдыз ата!
Теләк телим микән?
–...Теләмим.
Сөйләр сүзем күп тә,тик нигәдер
Көчем җитмәс сыман;
–...Сөйләмим.

Соңгы чик

Бер самими караш...
Бер югалту.
Әллә инде
Нидер табу
Хисе күңелдә.
Бүгенге төн биргән
Ачы яшьләр
Бит очымда
Калыр кебек
Хәзер мәңгегә.

Әйткән авыр сүзләр.
...Һәм нигәдер,
Күз карашың
Минем истә
Һаман, әле дә.
...Бернинди дә
Бәхет тамчысы
Калмады шул
Безнең сөюдә...

Өнемдәме?

Менә инде янә шул ук сорау...
Шул ук сурәт,уйлар,хисләрем...
Барысы да элеккеге кебек,
Ләкин бүген никтер түзмәдем.

Түзмәдем шул. Әйттем бар булганын!
"Үзгәр!"-дидең. Менә,үзгәрдем!!!
Айдан ерак торган йолдыз булдым,-
Шул идеме синең теләгең?

Хисләр инде менә буран булды...
Ул буранда-мин бер ялгыз кош.
Өнемдәме билгесезлек минем?
Әллә инде бары гамьсез төш?

Өнемдәме синең бу карашың?
...Тик төшемдә хаман елмаю....
Теләп әйттеңме син ул сүзләрне?
Әллә инде бары сагаю?

Әй син! Елмай әле тагын бер кат!
Күзләреңне сирпеп карале!
...Ераклаша бара айдан йолдыз...
Ә буранда-тынган мәл әле...

Өермә

Ә күңелдә хәзер никтер бушлык...
Яшьләр дә юк бүген,хисләр дә...
Буталанды инде карлы дөнья...
Тик моңсулык минем күзләрдә...

Сәер халәт: Моңсу гына караш..
әллә нинди хисләр бураны...
Сүзләрең дә хаман шул ук кебек,
Сөю генә инде югалды...

Өзгәләнә йөрәк...Кая барыйм?
Әйтче миңа зинһар дәвасын?
Хисләремнән торган өермәдә
Ничек итеп аны табасын...

Кышкы яңгыр

Күкләр елый ошбу тондә,сыкрап.
Беләсеңме,нигә?
Алар да бит бүген,минем төсле,
Күз яшьләрен сибә..

Ә без – ике гашыйк бу яңгырда;
Йөрәк җылысына төренгән.
Гүя, синең йөрәк бу салкында
Минем сөюемне сизенгән.

...Һәм хыяллар...Нинди зурдан алар...
"Чынга ашар"-дидең...Вәгъдәме?!
"Энҗе яшьләр төшмәс бутән!"-диеп,
Күкләр миңа бүген әйтәрме?

Күңел елый

Инде менә ничәнче кат, ирексездән,

Яратучы күңел елый...
Гүя ана каршы, төнлә, йөрәк чарлап,
Сыкрап-сыкрап буран улый...

Күңел елый, - күздән тама энҗе яшьләр...
Гел бер сурәт күз алдында...
Авыр чакта, терәк кирәк чакта,нигә
Сөйгән яры юк янында???

* * *

Хәнҗәр белән телгәләнгән йөрәк
Кай тарафка барып югалсын?
Тормыш төргәкләрен сүтәм, диеп,
Кемнең кулларыннан кыйналсын?
Кандай яшьләр күзләрендә чагла,
Чак-чак кына түзә, еламый.
Өзелепләр сөйгән фәрештәсен
Хәзер инде никтер күрәлмый.
Күз алдыннан китми шул елмаю. –
Авыр сүзе чыңлый колакта.
Караңгы төн белән дуслашканда,
Кояш чыгып килә еракта!

Караш яме

Шул карашың,елмаюың
Боз йөрәкне менә
Әсир итте.
Хисләрем дә бу дулкында
Чигеш-чигеш,соңгы
Чиккә җитте.
Мәхәббәткә бирешмәс тә
Төсле кебек идем.
...Сөю тәме...
Төсләремне буталдырды
Ихлас,гади генә
Караш яме...

* * *

Салмак кына мамык карлар ява
Нәни генә бер кыз йөзенә.
Шатланырга ничек тырышса да
Моңсулыгы чыккан кузенә.
Самимилек белән бергә кызда
Зур йөрәк ярасы куренә.
Бик нык яшь булса да төшенгән ул
Бу тормышның барлык серенә.
Күргәне бар ачы кайгысын да,
Эссе көндэ җанын өшеткеч.
Күргәне бар бик зур шатлыгын да,
Зур хыялга бирлеп йөреткеч.
Өметсезлек учагында янгач,
Бу хыяллар тиздән сунәчәк.
Тормыштагы тирән баткаклыкта
Кызның эзе булды бер чәчәк.
Узыр вакыт,утер бик куп айлар,
Аңлар егет хата кылганын.
Әмма кушып булмый берничек тә
Бер елганың ике ярларын....

* * *

Син соңардың... берничә мең сулышка...
Син килмәдең.. Әмма яшим синнән башка.

Күрәсеңме, мин әле дә безнең язда.
Хисләр генә әллә кая: төптә...базда..

Язларымда була минем гел елар чак:
Йөрәгеңне кысып тот та-кукләргә чап!!!

Өннәрем дә була кайчак төшләр кебек.
Иреннәрең әллә нәрсә сөйләр кебек...

Һәм ул китте тешен кысып, атлап чак-чак...
Үз өлешең әчесе, түз, тормыш түгел чәкчәк.

* * *

Соңгы сүзең... Син сүндердең инде
Киләчәкнең актык учагын.
Кыштан бирле торып,тузанланган
Киштәләрең тапты курчагын.
Бу тормышта оста жонглёр булып,
Йөрәгемне утта уйнаттың.
Күккә чөйдең... Яки кылычыңа
Якынайтып- үксеп елаттың.
Бу упкыннан хәзер чыкканнан соң,
Мине көтә нинди киләчәк?
Синең истәлегең булып калды-
Учымдагы соңгы бер чәчәк...

* * *

Менә хәзер айга менеп утрып
Карар идем янә йөзеңә.
Керфекләрем иелә аска таба,  –
Гашыйк булыр диеп күзеңә.
Кышкы төндә исә мин бу айның
Бары күрәм моңсу карашын.
Кыйгыларың теткән йөрәгемнең
Бирче яңа төрен – алмашын!
Ә син курәсеңме: карлар ява?
Оялып кына төшә йөзеңә.
Йөрәгемдә пыскып яна учак,
Мин үтенәм синнән, сүндермә!!!
Ә мин еракларга китәр идем, –
Сине генә кабат күрергә.
Бит очыңа төшеп, иренеңдә
Теләр идем кардай эрергә...
Матбугат.ру