![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
Рашат Низамиев

Р. Низамиевның беренче шигыре бишенче класста укыганда «Ялкын» журналында басылып чыга. Соңга таба күп кенә шигырьләре, әдәби парталары, мәкаләләре район газетасында, республика көндәлек матбугатында дөнья күрә, ул берничә тапкыр «Ялкын» журналы оештырган «Чаткы конкурсы»нда җиңүче итеп таныла.
1980 һәм 1983 елларда Татарстан китап нәшриятында әдипнең «Йолдыз яңгыры» һәм «Кызыл җәй» исемле шигырь җыентыклары, ә 1985 елда «Казан утлары» журналында (2 нче сан) «Урман эчләрендә урман» исемле повесте басылып чыкты.
Р. Низамиев—1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Йолдыз яңгыры: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—160 б. 2500. («Яшь шагыйрьнең беренче китабы» сериясендә). Рец.: Вәлиев Мансур. Үз йөрәгеңә юл.—Соц. Татарстан, 1980, 21 сент.; Габи ди Ә. Күңелдәге йолдыз яңгыры.— Татарстан яшьләре, 1980, 25 окт.; Зөлкарнәев Ф.— Казан утлары, 1981, № 2
163 б. Кызыл җәй: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1983.—48 б. 10000. Рец.: М о р а т о в Г. Кызыл җәй — мәхәббәт фасылы.— Татарстан яшьләре, 1983, 25 авг.; Хуҗин М. Ак түбәләр.— Ялкын, 1983, № 11. 26 б.
Аның турында
Галиев Ш. Рашат Низамиев: [Безнең сафка].— Казан утлары, 1982. .№ 11, 188—189 б.