Вакыйф Нуриев

Вакыйф Нуриев Вакыйф Вәкил улы Нуриев 1958 елның 17 августында Арча районы, Сеҗе авылында туган. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. V курста укыганда "Яшь ленинчы" (хәзер "Сабантуй") газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли. 1980 елда университетны тәмамлагач, "Яшь ленинчы" газетасы редакциясенә корреспондент булып килә. Аннары җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары була. 1987-1990 елларда В. Нуриев— Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире.
1990 елда аны яңа оешып килгән "Шәһри Казан" газетасы редакциясенә эшкә чакыралар. Ул башта бүлек мөхәррире, 1995 елдан 2000 елга кадәр әлеге газетада баш мөхәррир урынбасары була. "Шәһри Казан "ны аякка бастыруга, дөньяга танытуга зур өлеш кертә.
Бүгенге көндә Вакыйф Нуриев—"Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналларының баш мөхәррир урынбасары.
Татар журналистикасында В. Нуриев—яхшы исәптә йөргән каләм ияләренең берсе. Ул 1987 елда СССР журналистларының соңгы VI съездына Татарстаннан делегат итеп сайланды. Аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелде.
80 нче еллар башында мәктәп укучылары өчен хикәяләр яза башлаган Вакыйф балалар әдәбиятына бүгенгәчә тугры. Ул—"Сабантуй" "Вечерняя Казань" газеталарында, "Салават күпере", "Ялкын", "Мәгариф", "Чаян" журналларында басылган 70ләп хикәя авторы. 1990 елда Татарстан китап нәшриятында аныц "Бүре кадәр бүрек" дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. 2003 елда урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен чыгарылган "Татар балалар әдәбияты " дигән китапта бу җыентыкка менә мондый бәя бирелә: "Бүре кадәр бурек" әдәбиятыбыз өчен табыш буларак бәяләнергә хаклы. Әлеге китапка кергән әсәрләрнең ("Әкрәм законы ", "Кем ныграк суга?", "Ашыгудан ни файда?", "Бәхетле билет", "Җәйге кар", "Элмәк" һ. б.) геройлары дөньяны үзләренчә аңлаучы, кабул итүче һәм бәяләүче яхшы күцелле, ара-тирә бераз ялкаурак, бераз хәйләкәррәк, малайларча бераз мактанчыграк, азрак шуграк Ирекләр, Әкрәмнәр, Әдһәмнәр, Сәетҗаннар... В. Нуриевның әсәрләре мавыктыргыч башланып, көтелмәгәнчә кызык һәм гыйбрәтле тәмамлана".
Күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин "Шагыйрь генә булып камалмадым " дигән китабында болай яза: "Яшь ленинчы" белән "Ялкын"да соцш вакытта әдәби фельетон жанры җанлану чоры кичерә. Әлеге жанрда нигездә өчЪвтор—В. Нуриев, Л. Леронов һәм Р. Зәйдуллин эшли. Өчесендә өч төрле алым. һәркайсыныц уз темасы, уз сүзе. Аеруча В. Нуриевның фельетоннары үзләренең үткенлекләре, тапкыр концовкалары, мавыктыргыч сюжетлары белән үзләренә җәлеп итеп торалар".
Татарстан Язучылар берлегенең 31 майда (2004) узган идарә утырышында Вакыйф Вәкил улы Нуриев берлеккә әгъза итеп кабул ителде.