Рәис Сафин

Рәис Сафин Рәис Сафин – Арча районы Субаш-Аты авылы егете. 1935 елның гыйнварында туган. Читтән торып Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының журналистика бүлеген тәмамлый. Шигырь сөючеләр аны "Йөрәк парчалары" (2005), "Бер мәхәббәт тарихы" (2006) һәм "Бабайлар чуагы" (2007) дип аталган китаплары аша яхшы белә.
"Ватаным Татарстан".
Татар булу җиңел түгел


Татарлык

Татар булу җиңел түгел,
Шөһрәтсез булу җиңел.
Татар булу, әйдәп бару
Һәр милләткә хас түгел.

Без скиф, кыпчак та булдык,
Һун да, болгар да булдык.
Кем дип кенә аталсак та,
Мәшһүр дәүләтләр кордык.

Иртыштан Дунайгача –
Безнең җир-суларыбыз.
Без дәүләтләр тотар халык,
Мәңге шулай калырбыз!

Шул татарны дөнья таный,
Хөрмәт белән дәшәләр.
Хөсетлеләр, үчеклеләр
Татардан көнләшәләр.

Безгә Аллаһ шулай язган –
Һәрчак алдан барырга.
Рәхәттә дә, кыенда да
Татар булып калырга!

Казаным

(Җыр)

Чал тарихның давылларын кичеп,
Син, Казаным, илләр иңләдең.
Идел-йортны яулар җимерсә дә,
Дошманнарга башың имәдең.

Кушымта:
Кыйтгаларның уртасында торып,
Татар таҗы булып балкыйсың.
Асылыңда калып, хак юлыңнан
Мәңгелеккә таба атлыйсың.

Ата-баба дәрте, көч-куәте,
Синдә – бөек дала кодрәте.
Дан-шөһрәтле төрки кавемнәрне
Берләштерде татар милләте.

Кушымта.

Татар иле, сине байрак итеп,
Гасырларны җиңеп үтәчәк.
Горурланып, дистә мең елны да
Милләтебез бәйрәм итәчәк!

Кушымта.

Атлар һәм этләр

Кыр-даланы иңләп атлар чаба,
Әйтерсең лә алар саташкан...
Саташмаган атлар... Алар бары
Туган җирләрендә адашкан.

Атлар чаба! Дулап-ярсып чаба,
Дала җитми гүя атларга.
Чаба кебек алар үткәннәргә,
Без бәйгеләр тоткан чакларга.

Мең гасырлык тарих күзен ача,
Тояк тавышыннан сискәнеп,
Дала гына белә бу җирләрдә
Нинди хәтәр җилләр искәнен.

"Кая таба чаба бу атлар?" – дип
Сораганнар соңга калачак.
Атлар чаба. Алар әле беркөн
Үз бәйгесен эзләп табачак...

Эт табыша, бәлки, иснәшептер,
Ат бер-берен таба кешнәшеп.
Кыр-даланы иңләп атлар чаба,
Ау этләре кала көнләшеп...

Торгыз дәүләтеңне!

Хак Тәгалә, һәр кавемен сөеп,
Акыл, сәләт, рухи көч биргән.
Дәүләт тотар затлы милләтләргә
Изге вәкаләтләр иңдергән.

Татарга да хәер-фатыйхасын,
Байлыкларын биргән җиһанның.
"Җир-суыңны, ил-халкыңны сакла,
Яклаучысы бул, – дип, – инсанның".

Гаярь татар! Сине мәйдан көтә,
Тулпар атың көтә далада.
Дан-шөһрәтле дәүләтеңне торгыз,
Хөр-ирекле яшә дөньяда!

Татар рухы, татар горурлыгы,
Милли хисе җанны яуласын.
Ата-баба ил-җирләрен иңләп,
Азан моңы мәңге яңгырасын!

Күрше хакы...

(Җыр. Тәлгать Вәлиев көе.)

Күрше хакы – Алла хакы,
Һәр күршенең хакы бар.
Барыбыз да без күршеләр,
Барыбыз да хаклылар.

Кушымта:
Күрше хакы – Алла хакы,
Алла биргән ул хакны.
Хак Тәгаләгә без хаклы,
Хак белән түлик хакны.

Күрше хакы – Алла хакы,
Күршегә күрше – терәк.
Күршең белән тату яшәп,
Хакын белергә кирәк.

Кушымта.

Күрше хакы – Алла хакы,
Алла хакы – хакыйкать.
Хак-хакыйкатьләр бүлешеп
Яшәүдә бөтен хикмәт.

Кушымта.

Ике исәп – бер хисап
Гаилә белән яшәү шәпме,
Өйдәшләр тоту шәпме?
Үз йортына хуҗа түгел:
Татар белми исәпне.

Илсез-җирсез яшәп булмый,
Күңелең булса да шәп.
Нәрсә оттык, ни югалттык,
Кирәк акыллы исәп.

Ике исәпкә бер хисап –
Илең-җирең булу шәп!
Ватанын югалткан татар
Тешләмәк була терсәк...

Кайда ялгыштың?

Кайда болай ялгыштың син, татар?
Аллаһының алдың каһәрен...
Дәүләтеңне җуеп яшә диеп,
Сукты мәллә сиңа мөһерен?

Кемнең каргыш, ләгънәт, бәддогасы
Киртә булды барыр юлыңа?
Исәннәрдән сора ярлыкауны,
Мәрхүмнәргә юлла бер дога!

Тәүбәгә кил, кайт син асылыңа,
Күңелеңне чистарт актарып.
Хак динеңә кайтсаң, Аллаһ сиңа
Ил-дәүләтең бирер кайтарып!

Бөек сер

Дөньядагы тиңсез гүзәллекне,
Галәмдәге барлык төгәллекне,
Җир, су, һава дигән бәрәкәтне,
Бәрәкәттә булган хәрәкәтне...

Кем булдырган икән, кем бар иткән,
Искитәрлек ямьгә бизәгән,
Кем ямь тапкан шушы дөньяларны
Камиллеккә төреп бизәүдән?

Һәр үсемлек – үзгә сихри дөнья,
Күпме серләр аңа сеңгәндер.
Бер туфракта мең төрле гөл үсә:
Һәрберсе дә затлы, бердәнбер.

Төрле җан ияләрен бар иткән,
Җир өстенә сибеп тараткан.
Һәрберсенә хокук, өлеш биргән,
Яшәр өчен ризык яраткан.

Кеше дигән акыл, көч иясе –
Аллаһының сәнгать әсәре.
Сыйган аңа галәм сыйфатлары,
Ул – җир-күкнең асыл гәүһәре.

Тик кешегә Аллаһ акыл биргән,
Күңеленә салган изге хис.
Акыл белән хисләр гүзәллеге
Бирә аңа гыйльми сихри төс.

Җирдә, күктә булган һәр тереклек
Аллаһ исеменә береккән.
Аллаһ бар һәм шушы барлыкларны
Бар иткән бер бөек сер икән!!!

Бакыр казан, җиз комган

Безнең борынгы бабалар
Далада тормыш корган.
Бакыр казан, җиз комганы
Яшәү рәвеше булган.
Тирмәнең затлы түрендә
Бакыр казан, җиз комган.
Дини йола, гореф-гадәт
Шуларга бәйле булган.
Аларны сылу киленнәр
Ком белән ышкып юган.
Алар, кояштай нур бөркеп,
Ай кебек балкып торган.
Догалы бакыр казанда
Туй ашлары кайнаган.
Бисмиллалы җиз комган да
Бер дә сусыз тормаган.
Ата-бабам, тирмә корып,
Казан аскан колгага.
Калҗа исе, кунак дәшеп,
Җәелгән бар далага.
Көмеш сулы җиз комганнан
Тәһарәт алган алар.
Намаз укып, дога кылган
Төрки-татар бабалар.

Калыктым

Бу дөньяга килгән һәркем
Үзенчә тормыш кора.
Минем тормыш баштанаяк
Вак хаталардан тора.
Төннәр буе йокы алмый,
Шул хаталарны уйлап.
Төннәр буе өзгәләнәм,
Җан авазымны тыңлап.
Ник алай иттем икән, дим,
Ник болай итмәгәнмен?
Җае чыккан вакытларда
Агымда китмәгәнмен...
Акны кара дигән илдә
Хаклык эзләп маташтым.
"Умом не понять" халыкның
"Серләрендә" адаштым.
Салам җәеп куймаганмын –
Борынымны канаттым.
Батырганнарга үч итеп,
Баткач, кире калыктым.
И тырыштым, и тырыштым,
Үз сукмагымны сыздым.
Сыза торгач, кызып китеп,
Үземне үзем уздым!

Оныкларыма

Дөнья гүзәл, сихри дибез... Ләкин
Төрле чагы була аның да.
Гомер буе яхшы белән яман
Җитәкләшеп бара яныңда.
Яхшы гамәл черем итә калса,
Яман нәфес алдап аздыра.
Җан-күңелгә шайтан коткы сала,
Туры юлдан сине яздыра.
Азмас өчен, юлдан язмас өчен,
Кирәк рухи иман мәсләге.
Ата-баба гореф-гадәтләре,
Изге Коръән-Кәрим әхлагы.
Хак Тәгалә Адәм белән Хаваны
Хәләл җефет итеп яралткан.
Хава – ирен, Адәм үз хатынын
Мәңгелеккә диеп яраткан.
Оныкларым! Ата-бабаларның
Югалтмагыз калеб аклыгын.
Тамырлардан татар каны аксын,
Саклагыз сез нәсел сафлыгын!
Бу дөньяга кеше булып тусаң,
Шул сыйфатны кирәк сакларга.
Адәм-Һава кебек яратышып,
Балаларың хакын хакларга.