![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

Дөньяви мәктәп хикмәтләре
Россиядә быелгы уку елы яулыкларга каршы көрәш кампаниясе белән башланып китте. Ставрополь краеның Кара-Түбә авылы мәктәбе директоры мөселманча киенгән укучыларны мәктәпкә кертүдән баш тартып, бөтен илгә танылды.
Дөрес, директор яулыкка бөтенләй үк каршы түгел, өчпочмаклап ябылган косынкалар белән мәктәпкә керү мөмкинлеген калдырган укучы кызларга. Тик менә мөселманча каплану мәктәпнең дөньявилыгына зыян сала икән, имеш. Яулыкка каршы психоз, дулкын булып, бөтен Россия буенча да үтте һәм әле дә тынып бетәргә уйламый. Илнең иң югары җитәкчелеге дә моңа үз мөнәсәбәтен белдерде, губернаторларны да дулкынландырды бу мәсьәлә. Әйтик, Ставрополь крае губернаторы Валерий Зеренков: “Безнең дөньяви илебездә мәгариф дөньяви булып калырга тиеш”, – дип белдерде. Мөселман яулыгы шулай итеп дөньявилыкның нигезен какшатучы символга әверелде. Ә менә мәктәпләргә мәҗбүри дәрес итеп “Православие мәдәнияте нигезләре”н кертү дөньявилыкка зыян салмый булып чыкты. Бу уңайдан бәхәсләрне озакка сузмый гына дөньяви мәктәптә балаларга үзләрен ничек тотарга була һәм ничек тотарга ярамавын ачыкларга тырышыйк. Россия законнары, мәктәп уставларын өйрәнү бу сорауга җавап табарга әллә ни булышмый. Россия Конституциясендә, әйтик, мөселманча киенгән кызларны яклый торган маддәләрне байтак табып була һәм асылда аларга каршы көрәшүче мәктәп директорлары Төп законны бозалар. Әмма бүген реаль хакимлеккә ия сәясәтчеләр милли һәм дини каршылыкларны үстерү юлына басты, шуңа күрә бу өлкәләрдә махсус оештырылган провокацияләр еш булыр дип уйларга кирәк.
Безне дөньяви мәктәп чынбарлыгы кызыксындыра. Бүгенге Россиянең дөньяви мәктәбенең портретын булдырырга тырышып карыйк. “Роспотребнадзорның эксперт бәяләве буенча, 11 яшьтән 18 яшькә кадәр үсмерләрнең 5 миллионы регуляр рәвештә спиртлы эчемлекләр куллана”, – дип укыйбыз “Свободная пресса”дан. Белем бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәсен юганда агуланып хастаханәгә эләккән кыз балалар турында мәгълүматлар да еш күренә. Директорлар еш кына балаларның мәктәпләрдәге дискотека вакытларында һәм кичәләрдә кызмача булуларын белә, әмма бу турыда шауламый, тиз генә йомарга тырыша. Бу асылда хупланмаса да, дөньявилыкка зыян китерми, шуңа күрә эчәргә яраткан бала мәктәп бусагасын атлап керүдә әллә ни зур каршылыкларга очрамый.
2010 елда Россиянең ул вакыттагы Президенты Дмитрий Медведев, ил мәктәпләрендә укучы балаларның 160 меңенең наркотиклар белән проблемалары, бар дип рәсми рәвештә белдерде. Монда бер фактны истә тотарга кирәк: укучыларның гомуми саны 10-12 миллионнар тирәсе. Бу сан гел кимүгә таба үзгәреп тора. Димәк, рәсми саннарга гына таянсак та, ике баланың берсе эчкече, якынча йөзнең берсе наркоман булып чыга. Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы наркологлары шул ук 2010 елда бер тапкыр гына булса да наркотик татып караган мәктәп балаларының саны 10 проценттан 15 процентка кадәр җитте, дип игълан иткәннәр иде. Эчкечелек һәм наркоманлык өчен мәктәпкә керү тыелу очракларының гына ишетелгәне юк бер тапкыр да. Бер тапкыр чыгарылыш класс укучысын эчеп килгән өчен БДИга кертмәделәр кертүен. Югыйсә, бу күренешләр мәктәптән тыш вакытларда булса да, әллә кайчан чаң кагылырга тиеш кебек иде.
Балалар җинаятьчелеге турында статистиканы табуы кыен. Рәсми даирәләр бу төр җинаятьчелек сан ягыннан кими, әмма кылынган җинаятьләр дәһшәтлерәк була бара дип әйтәләр. Җинаятьләрнең саны кимү аңлашыла, чөнки балаларның гомуми саны да нык кими. Балалар җинаятьчелеге турында рәсми “Российская газета” “Возраст безответственности” дигән язмада менә нәрсәләр яза: “Балалар җинаятьчелегенең күләме һәм аның рәхимсезлеге шокка калдыра. Хәтта ун яшьлекләр дә кыйныйлар һәм үтерәләр. Һәм моны сирәк очрый торган цинизм белән эшлиләр һәм үкенмиләр дә. Тик менә нәрсә кызык. Сабыйлар җинаятьләр кодексын олылыйлар. Һәр маңка җинаятьче аңа эшләнгән явызлыклары өчен берни дә янамаганын белә. Законда өзеклек барлыкка килә: җәзаның котылгысызлыгы – канун бозу каршындагы төп киртә юкка чыга”. Бик кызыклы үзенчәлеге бу дөньяви мәктәпнең: яше тулмаган балалар тыйнак киенеп килгән өчен генә дә җәзалана, ә җинаять эшләүчеләрне мәктәп опекага ала, тәрбияләгән булып кылана. Әйтик, эчеп мәктәпкә килмәгән укучы артыннан сыйныф җитәкчесе, укырга чакырып, ничә тапкыр өенә барырга мәҗбүр ителә икән? Кыйнаган, урлаган балаларны да күз карасы кебек саклыйлар. Мәктәп рэкетыннан интеккән балаларның әти-әниләре мәктәп администрациясе тарафыннан беркайчан да диярлек яклау тапмый, талаучылар яклана, аларның җинаятен исбатлап булмый, чөнки статистиканы бозмасын өчен, инцидентны яшерәләр, кайвакыт хәтта кыерсытылган бала гаепле дә булып кала, аңа укытучылар ук яла ягалар, чөнки усаллардан куркалар үзләре дә. Мәктәптә балалар гына түгел, укытучылар да еш кыйнала. Бу уңайдан РФ Президенты каршындагы балаларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов шул ук “Российская газета”да мәктәпләр тәрбия функциясен югалтканнан соң, укытучылар торган саен укучыларның кимсетүле мөнәсәбәтенә тап булалар, дип белдерә һәм укытучының абруен күтәрергә чакыра.
Дөньяви мәктәптә җенси азгынлык тыелмый, хәтта кайбер мәктәпләрдә моңа махсус өйрәтергә дә тырышалар. Әле сентябрьдә генә Екатеренбургта бу уңайдан җәнҗал булып алды. Әти-әниләр 8 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балалар өчен сексуаль ярдәмлекнең китап кибетләренә чыгуына нәфрәтләнделәр, чөнки рәсемле ул китаны уку хәтта олылар өчен дә оят булып чыккан. Бу – үзе бер зур тема. Бер генә нәрсәне искәртик: дөньяви мәктәпне тәмамлаучы яшьләр арасында венерик авырулар белән өчтән бере чирли. Шуңа күрә хәзер укытучыларны мәктәптә кыз баланың стриптиз биюе гаҗәпләндерми, тыйнак киенүе гаҗәпләндерә.
Яше тулмаган балалар тыйнак киенеп килгән өчен генә дә җәзалана, ә җинаять эшләүчеләрне мәктәп опекага ала, тәрбияләгән булып кылана
"Ватаным Татарстан"