Рәмис Латыпов

Рәмис Латыпов

Рәмис Латыпов 1977 елның 11 июнендә  Арча районы Яңа Әтнә авылында туган.

1994-1997 елларда Арча педагогия көллиятендә укый.

2004 елда КДУ нын журналистика факультетын тәмамлый.

1998-2005 елларда ТРК “Эфир”да редактор һәм корреспондент булып эшли.

2005 елдан бирле ТНВ да “7 дней” тапшыруында эшли.

“Татарстан” , “Чаян” журналларында, “Ирек мәйданы”, “Татарстан яшьләре”, “Безнен гәҗит”, “Отражение”, “Акчарлак” газеталарында мәкаләләре басыла.

Командировкада булган урыннары: Россиянен төрле шәһәрләре , Белоруссия, Чечня, Финляндия, Украина...

 ТНВ каналының “7дней” тапшыруы журналисты Рәмис Латыповны күпләр ишетеп кенә белә. Телевидение журналисты ничек шулай танылмый калган соң? Кызык сорау, тик аның җавабы да үзенчәлекле бит. Тема, текст, видеоязма геройлары һәм башка мәсьәләләр Рәмис Латыпов тарафыннан эшләнсә дә, аның сюжетларында исеме чыкса да, экранда бөтенләй башка журналист “балкый”.

- Журналистика өлкәсенә килүегез ничек булды?

- Журналистикада 1998 елда Эфир каналында эшли башладым. Белгечлегем күпчелек кешегә кызык түгел – ришвәтчелек. Игътибар итсәгез интернет-форумнарда да социаль проблема, гаилә мөнәсәбәтләре, яшьләр темасын чәйниләр. Ә ришвәтчелек турында “Урлыйлар инде!” дип кенә куялар да, шуның белән бетте.

Журналистикага килеп эләгүемне очраклы да, очраксыз да дип әйтә алам. Мәктәптә укыганда, Эфир каналы оешып кына килә иде әле. Балачактан ук журналист буласым килде. Мәктәпне тәмамлагач, башта Арча педадогия көллиятендә белем алдым. Аннары Казанга килдем. Эфир каналы кастинг игълан иткән иде ул чакта. Шунда юл тоттым. Ни кызык: ул кастинг реклама бүлегенә игълан ителгән булып чыкты. Бер килгәч биргән анкеталарын тутырдым да өйгә таба юнәлдем. 

Электричкада кулыма бер газета килеп эләкте. Анда: татарча “Адымнар” каналына чакырып игълан бар иде. Тиз генә  каршы электричкага күчеп утырдым да, яңадан Казанга киттем. Шушы татар каналына килдем. Аңарчы  “Татарстан яшьләре” газетында  мәкаләм басылып чыккан иде инде.  

Менә шушы мәкаләмне күтәреп килгән идем инде мин Эфир каналына. Миннән “Оо, нинди “бөек” журналист килгән, бер язма белән” дип көлештеләр. 

Эфирда эшкә килүче журналистларга тема бирү юк иде. Камера бирәләр, оператор бирәләр, калганы синең эш. Теманы, проблеманы, кешеләрне үзеңә табасы. Беренче материалым 8 март бәйрәме вакытына туры килгәнгә, мәдрәсәдә укучы кызлар турында булды. Башта авыр иде. Әлбәттә, бу авырлык тема табу, эзләнү белән бәйле. 

Телеканалда шулай ук “Республика” дигән тапшыру чыга иде. Анда ришвәтчелек турында бик күп материаллар күрсәтелә иде. Бу тема миңа якын булып тоелды. Әлеге темага ныклап кереп китүем нәкъ шулай башланды. Ә  ТНВ каналында “7дней” тапшыруында инде 2004 елдан бирле эшлим.

 

- Җитди журналистика белән гаилә тормышын параллель рәвештә алып бару кыенмы?

 

- Алып барам, ләкин миңа кайбер нәрсәләрдән баш тартырга туры килде. Бу мәсьәләдә мин Башкортстан яки башка төбәкләрдән килеп эшләп йөрүче журналистлардан көнләшәм бераз. Аларга беркем дә “тими”. Минем дә бит туганнарым, якыннарым бар. Алар теге яки бу оешмада эшли. Шунлыктан аларга кагылышлы темалардан баш тартырга мәҗбүр булдым.

 

- Ә хәзер тема табу авырмы? Тема табу өчен күзәтүчәнлек булышамы, әллә элемтәләрме?

 

- Мин үз темамны таптым инде, шуңа күрә миңа авыр түгел. Хәзер тема табарга бик күп чаралар, мөмкинлекләр бар дип саныйм. Мәсәлән, Ветеринария тукталышында җир өсте юлы төзелде, аннары ИКЕА янында торгызылды. Проектлары бер үк, тик бәясе ике тапкыр югарырак, ә төзелү арасы бер ел. Кызык темамы – кызык! 

Аннары шундый әйбер бар: дуслар өч төрле була: дустың, дустыңның дусты, дошманыңның дошманы. Хәзер иҗтимагый бик актив кешеләр бар. Элек алар азрак иде, ә хәзер интернет заманасы булганга, андыйлар күбәйде. Мәсәлән, Екатерина Матвеева, Юрий Иванов кебек кешеләр. Аларны мин дуслар дип саныйм. 

Ә дошманның дошманы шушы: болай карасаң, барысы да ришвәтчелеккә каршы, тик ни өчендер бу проблема һаман яши. Дошман бер генә булырга тиеш! 

Тагын бер нәрсә: журналист бернәрсәсен дә ташларга тиеш түгел. Язмамы ул, распискамы, нинди дә булса документмы – барысы да саклансын. Аның кайчанда булса кирәге чыгарга мөмкин, бигрәк тә журналист кешегә.  

 

- Судка биргәннәре бармы?

 

- Бар, бер генә тапкыр да түгел. Хәтта “Эш” ачканнары да бар. Отылганым булмады. Бер очракта гына “мировое соглашение” төзедек. Бу коммерция вузлары, ялган дипломнар белән бәйле тема иде.

 

- Сез ришвәтчелек темасын кызык түгел дисез, тик шулай да бу проблеманы яктыртып сюжетлар төшерәсез.  

 

- Кем дә булса эшләргә тиеш бит инде (көлә).   Һәр кеше шуны аңларга тиеш: бу проблема әллә кем белән түгел, үзебез белән була торган әйбер бит. Мәсәлән, мәктәпләрдәге акча җыю. Кайчак миңа ата-аналар: “Нәрсәгә инде безнең укытучыны хур итәсез. Безгә акча жәл түгел. Нәрсә инде ул 300 сум акча?!”ди. Тик бу сүзләрнең икенче ягы бар икәнен оныта бит ата-ана. Укучылар бәләкәйдән үк акча җыюны нормаль күренеш дип кабул итә башлый. Кечкенәдән үк балаларга “взятка – ул гадәти нәрсә” дип аңнарына сеңдерәләр. Тик шулай да кемдер өчен 300 сум чүп булса, кемдәдер бу акча юк бит. Ни кызык: бер мәктәптә миңа “Без бит акчалата ярдәм генә кабул итмибез, безгә идән юышсалар да бик әйбәт!” дип әйтеп куйдылар. Бу минем өчен абсурд нәрсә!

 

- Сезнең юридик факультетка керү теләгегез булмадымы?

 

- Булгандыр инде, тик мөмкинлек булмады. Эшләдем. Мин Педагогия институтында укый башлаган идем, тик ташларга туры килде. Хаман да шул эш. Ул заманда Эфир каналында эшли башлаган чаклар. Уку белән эшне бер дәрәҗәдә алып бару бик авыр. Аннары журналистика факультетына күчтем, читтән торып уку бүлегенә. Югары белем кирәк, бу бик мөһим.

 

- Журналистика бүлегендә укыганда, Сез кирәк кадәр белем ала алдым дип саныйсызмы?

 

- Беренче чиратта, әлбәттә, практик белем җитмәде. Шулай ук ниндидер конкрет мисалларны карау, анализлау, күренекле шәхесләр белән очрашу, аралашу. Аннары журналистикага кагылышлы кайбер конкрет мәсьәләләрне карау җитмәде. Теория бик күп иде. Ә менә ничек теманы табарга, ниндидер конкрет мисалларны чишү, стимул бирү, шулай ук синең эшеңне бәяләү – болары булмады. Яшь журналист өчен аның язмасын мактау яки хаталарын күрсәтү бик мөһим.

 

- Сез Арча районы татары, ә сюжетларны рус телендә төшерәсез. Акцент белән ничек көрәштегез, гомумән аны ничек бетерергә?

 

- Берничек тә көрәшмәдем. Андый максат алдан ук куелмаган иде. “7дней” тапшыруында минем материалларны башка кеше тавышы белән яздырабыз. Эфирда эшләгән вакытта ук “Синең акцентың бар” дип башка кешенең тавышын куллану гадәткә кереп китте дә, шулай калды инде ул.

Минем төп максатым танылу түгел бит, иң мөһиме – материал чыксын. Сюжетларымда башка кешенең журналист буларак күренүе минем өчен киресенчә ярдәм генә итә. Берникадәр вакыт узуга бер төшергән кеше янына килеп, тагы материал ясап була. Ул сине танымый да. Экран кешене бик тиз таныта бит.

 

- Ришвәтчелек Гоголь заманыннан бирле килә. Сезнеңчә, аны берәр кайчан бетереп булырмы?

 

Белмим, ләкин без моңа омтылырга тиеш. Бу җинаятьчелекне бетереп буламы дигән сорауга тиң. Минемчә, көнкүреш ришвәтчелекне җиңеп була. Ниндидер инструментлар кертеп, элеге көрәшне җиңәргә мөмкин. Әгәр без бүгенге көн һәм ун ел элек булган ситауцияне чагыштырсак, җир белән күк арасы булыр. Элек һәр икенче ГАИ хезмәткәрен “взяточник” дип атыйлар иде. Ә бүген бөтенләй башка ситуация бит. Бу стереотип җимерелде. Шәхсән минем үземнән беркайчан да акча сораганнары булмады. Бердәнбер очрак: Ростов шәһәрендә туктатып, акча сорадылар. “Бирәсеңме? Юк, оформляйте!” дидем. 

Алия КӘЛИМУЛЛИНА