![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
Сафин Габделфәт Габдрахман улы

Габделфәт Сафин 20 альбом чыгара, 200дән артык җыр башкара, Татарстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Себердә, Пермьдә, Ижевскида, Саратовта, Йошкар-Олада, Уфа һәм Башкортстан шәһәрләрендә, Чиләбедә, Ектеринбургта, Самарада һәм башка күп шәһәрләрдә концертлар бирә. 2001 елның 23 февралендә Татарстан республикасы Президенты указы нигезендә, Сафин Габделфәт Габдрахман улына татар музыкаль-эстрада сәнгате өлкәсенә керткән өлеше өчен «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә.
Габделфәт Сафин бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче эшмәкәр дә. Менә инде берничә ел ул нәшрият эше белән шөгыльләнә. Ирешелгән уңышлары- һичшиксез зур тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсе.