Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы

Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе” “Татмедиа” ААҖ филиалы директоры. 1967 елның 3 маенда Арча районының җырларда җырлана торган ямьле Наласа авылында туа.

Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Авыл укытучысыннан Арча районы мәдәният бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп, профессиональ үсеш юлы уза. 

2006 елдан “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасының баш мөхәррире. Күп кенә тармакларның бүләк иясе. Медиабазар оештыруда керткән хезмәтләре өчен И.Р.Насыйбуллин ТР Министрлар Кабинеты рәхмәтенә ия. Озак еллар намуслы хезмәте өчен “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.