Арча районы Симетбаш авылында төзекләндерүдән соң мәктәпне ачу тантанасы булды

Арча районы Симетбаш авылында төзекләндерүдән соң мәктәпне ачу тантанасы булды
16.08.2016
Бүген (16 август) Арча районы Симетбаш авылында төзекләндерүдән соң мәктәпне ачу тантанасы булды. Бер генә түгел, тагын ике күңелле вакыйганы үз эченә алды бу көн: мәктәпкә , биредә 37 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Кәүсәрия Нурислам кызы Шакировага истәлек тактасы куелды һәм быел мәктәптә укыячак 8 балага уку әсбаплары тулы букчалар тапшырылды.
Тантанага шушы авылда туып үскән, бүгенге көндә «Таттелеком» җәмгыятенең генераль директоры булып эшләүче Лотфулла Шәфигуллин да кайткан иде. ул авылдашлары белән очрашуы каршында Кәүсәрия апа турындагы истәлекләре белән уртаклашты.