Тинчурин театры Арчада «Без — кырык беренче ел балалары»н күрсәтте

Тинчурин театры Арчада «Без — кырык беренче ел балалары»н күрсәтте
12.05.2017
Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театрының бер төркеме булып китте. Ниятләре изге – Җиңү көне уңаеннан биредә тәрбияләнүчеләргә спектакль күрсәтү.

– Тинчуринлар шушындый күңелле хәйрия акциясе белән ел саен май башында кайтып, сезнең алда чыгыш ясап китә. Җитәкчесе якташыбыз Фәнис Мөсәгыйтовның бәйрәм бүләге бу. Сезнең аз гына булса да күңелегезне күрә алабыз икән, без шуңа бик шат, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.

Бу көнне артистлар Арчада гына өч урында чыгыш ясадылар. Шәһәр мәктәпләре укучылары өчен район мәдәният йортында, студентлар өчен Арча педагогика көллиятендә һәм өлкәннәр – сугыш һәм тыл ветераннары өчен  өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында. Алар якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның “Без – кырык беренче ел балалары” дигән әсәрен сәхнәләштергәннәр. Язучысы да үзебезнеке, вакыйга да үзебездә, Мөхәммәт ага үзе укыган педагогия көллиятендә (сугыш вакытында һәм аннан соң да әле ул Үрнәктә иде) бара.