Гөлчәчәкле Иске Кишет урамнары

Гөлчәчәкле Иске Кишет урамнары
17.08.2017
Җәй айларын чәчәкләрсез күз алдына да китереп булмый. Кыр чәчәкләрен инде әйткән дә юк. Тырыш хуҗабикәләребезнең төрледән-төрле утырткан гөлчәчәкләре, фантазияләре өй янындагы бакчаларына гына сыймый урамнарга ук ташып чыгалар.

Бу матурлык яныннан ничек тыныч кына үтеп китәргә мөмкин соң! Күпме яшелчә,җиләк-җимеш,барысының чүбен утап, суын сибеп өлгерергә дә кирәк бит әле. Мин Сезне авылыбыз буйлап гөлчәчәкле бакчаларга сәяхәткә алып чыгарга телим. Тырыш хуҗаларга Аллаһ сәламәтлекләрен бирсен.
http://arskland.ru/news/2153/