Арча якташлыгы җәмәгать оешмасы очрашуы (05.04.2019)

Арча якташлыгы җәмәгать оешмасы очрашуы (05.04.2019)
05.04.2019
Бүген, 5 нчы апрель көнне,  Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды.

Быел Казандагы традицион очрашу Театр елына багышланды.

Сәхнәгә безнең Арча төбәгендә туып – үскән һәм хәзер татар эстрадасы күгендә якты йолдызлар булып кабынган сәнгать осталары белән беррәттән үзешчәннәребез дә катнашты. Аерым алганда, концертта Гөлзада Сафиуллина, Шамил Әхмәтҗанов, Фердинанд Фәтхи, Вәис Бәйрәмов, Лилия Хәмитова, Нурзадә, Фәрид Низамиев, Динара Шәйдуллина, Раниль Гарипов, Алмаз Нуруллин, Арча үзешчәннәре һәм башкалар чыгыш ясады