Районыбызда тагын бер мәчет ачылды

Районыбызда тагын бер мәчет ачылды
03.04.2022
Әле узган елның көзендә генә төзелә башлаган Зур Бирәзә мәчетендә бүген намазлар укыла.
2 апрельдә бирегә җыелган мөселманнар өчен Рүзәл ага һәм аның тормыш иптәше Фәридә ханым ифтар мәҗлесе оештырдылар. Ахшам намазы алдыннан Рәвис хәзрәт уразаның саваплары турында бик үтемле вәгазь сөйләде,авыз ачып ахшам намазы укыганнан соң дин тотучылар "Венеция" ресторанында ифтарга җыйналдылар. Транспорты булмаганнарны автобус белән йөртү дә оештырылган иде. Мәҗлестә катнашучылар Зур Бирәзә халкы исеменнән Гәрәевләр гаиләсенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Соңыннан яңа мәчеттә тәравих намазы да укылды.