Яңа Кырлайда "Ат көне" бәйрәме узды

Яңа Кырлайда "Ат көне" бәйрәме узды
11.09.2021
Бүген Яңа Кырлайда "Ат көне" бәйрәме узды. Озын арага атлар иртәнге сәгать 5тән ярышка чыгып киттеләр. 40, 80, 100, 120 км араны үттеләр.
Чабышкылар кыска арага да ярыштылар. Бизәлгән  җигүле атлар үзе бер күңелле манзара. Атчылар гармун уйный, җырлый, самоварда чәй кайната. Арбага утыртып та йөриләр. Балалар өчен кызыклы уеннары да булды.

Арбага йөк төяп тә ярыштылар. "Аударыш" тамашасы бигрәк тә кызык булды. Җайдаклар ат өстеннән бер-берсен өстерәп төшерделәр. Барысы бәйгеләрдә 120 ат катнашты.