Яңа Кырлайда «Ат көне» бәйрәмендә булды

Яңа Кырлайда «Ат көне» бәйрәмендә булды
19.09.2022
Президент Рөстәм Миңнеханов Якутия республикасы башлыгы Айсен Николаев белән Яңа Кырлайда "Ат көне" спорт фестивалендә булды.

"Атчылык буенча безгә Якутиягә ерак әле,- дип сөйләде Президент. - Әмма безнең хәзер үзебезнең нәсел - татар аты бар. Татар аты бу безнең атрибут. Гомер гомергә безнең халык ат тоткан".

Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде. Президент тезелеп киткән җигүле атлар янына килде, җайдаклары белән күрешеп, хәлләрен сорашты.