“Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы автоузышлар үткәрде

“Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы автоузышлар үткәрде
03.03.2023
“Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы 23 февраль көнне автоузышлар үткәрде. Ярышлар Арча ипподромында узды.

Әлеге оешманы якташыбыз Яңа Кырлай егете, ветеран әфганчы Илнур Яруллин җитәкли. Клубның төп максаты – ретромашиналар белән кызыксынучыларны берләштерү, үзара ярдәмләшү, күргәзмә чыгышлар һәм автоузышлар оештыру. Менә инде 13 ел рәттән Илнур Яруллин һәм “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары тарафыннан оештырылган бу ярышлар зур бәйрәм кебек уза.