Көтек авылында мәчет ачылды

Көтек авылында мәчет ачылды
24.03.2023
Изге Рамазан алдыннан Көтектә яңа мәчет үзенең ишекләрен ачты.

Ул авылның иң матур урынында, элеккеге мәчет нигезенә салынган. Мәчет төзү турында карар узган елның маенда гына мәхәллә җыелышында кабул ителгән иде. Июньдә беренче нигез ташлары салынган Аллаһ йорты шушы авыл фермеры Дамир Шакирҗанов тырышлыгы белән бер ел булганчы төзелеп тә бетте. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Казаннан да,Арчадан да кунаклар күп килгән иде. Алар барысы да мәчетнең мөселманнар белән һәрчак тулу булуын теләделәр. Әледән үк анда ислам нигезләрен өйрәнү өчен дәресләр бирелә башлану турында хәбәр ителде.