|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
19.02.2026
Сугыштан җиңү алып кайтучы әтиләребез исемлеген барлаганда...
Сугыштан җиңү алып кайтучы әтиләребез исемлеген барлаганда...
Әтиләр исән чагында сугыш корбаннарын гына хөрмәт белән искә алып яшәдек. Ләкин аларны да бик соң – сугышлар бетеп 20 ел узгач – 1965 елларда гына искә ала башладылар. Шул елларда авылларда беренче истәлек такталары барлыкка килде. ...Минем алда, шул елларда сугышта һәлак булучылар исемлеген төзегән Хәмсәнә апа язмалары ята. Арча хәрби коммиссариаты архивыннан, туганнарыннан, күрше-күләннән сорашып булса да торгызылган исемлек бу. Ул вакытларда инде, нәселләрен сугыш кискән гайләләрне яисә авылда туганнары калмаган нигезләр онытылырга да мөмкин. Исемлеккә 20 сугыш корбаны кертелми калу - шул турыда сөйли.
Ул елларда әле “җиңү алып кайткан” әтиләребез исемлеген барлау турында уйлаган кеше дә булмагандыр?! Без дә бит, әтиләребезнең сугыш каһарманнары булулары турында уйламыйчан үстек – орден-медальле берничә авылдашыбыздан башка - берәүне дә олы хөрмәткә лаек дип белмәдек. Орден-медале булмагач, аларга ихтибар да булмады, диясе килә. Хәтта, хөкүмәтебез тарафыннан сугыш ветераннарына каралган ташламалар да, халыкта ризасызлык тудыра иде. Яшереп торасы юк, сугышта аягын югалтып кайткан Рәүф абыйның кибеттән чиратсыз кереп ипи алуын яратмаучылар күп булды...
Әлеге күңелсез күренешләргә китерүче сәбәпләрнең берсе - хәтеребезнең искитәрлек кыска булуында – чөнки башыбызда аумакайлык сөреме! Сугыш хатирәләре тиз онытылды, әтиләребезнең ут эченнән язган хатларын әниләребез зур саклык һәм хөрмәт белән сандык төпләрендә сакласалар да, алардан соң ул хатлар күптән инде утка ягылдылар. Бүген көпә-көндез чыра яндырып эзләсәң дә, авылыбызда сакланып калган бер генә солдат хатын да таба алмыйсың! Ә исән кайтканнарның орден-медальләрен бала-чагага уйнатып югалтып бетерделәр яисә ломбардка алып барып саттылар. Ул медальләрне дә, истәлек-ядкәр итеп саклаучылар бик аздыр. Кайвакыт, хуҗасы үлгәч, аның документлары белән фоторәсемнәре дә юк ителде, чөнки алар турында хәтирәләрнең кирәге калмый.
“Исәнннәрнең кадерен -, ә үлгәннәрнең каберен бел”, - дип телебезгә салынып яшәсәк тә, чынлыкта исә, “кешенең кадерен үлгәч кенә беләбез” булып чыга – нәкъ бүгендәгечә! Менә бүген “әтиләрне дә хөрмәтләргә вакыт җитте” – үлеп беткәннәрен көттек тә, исемнәрен истәлек такталарына яза башладык. Бу бик кирәкле -, күңелләрдә әтиләребезгә карата горурлык уята торган күркәм эш. Ләкин, гадәттәгечә, бу юлы да соңардык – безнең белән рәттән яшәгән каһарманнар исемлеген янә архивлар аша барлыйбыз! Шул сәбәпле, төгәл исемлек төзү – бу юлы да бик авырдан бара.
...Миңа, мәсәлән, Кәче, “Брек” артеле (Кәчедән күченгән - Чулпан авылының Казан ягына урнашкан) һәм Якты Көн (шулай ук Кәчедән күченгән) авыллары буенча исемлек торгызуны 1941-1945 елларда сугышка чакырылу яшендәге ирләрне (1890 – 1927 елгылар) барлаудан башларга туры килде. Исемлекне төзегәндә Арча хәрби коммиссариаты архивы -, «Клуб Воинской Славы Республики Татарстан» ассоциациясе -, “Алар илгә җиңү алып кайтты” китабы материаллары һәм хуҗалык кенәгәләренә буенча төзелгән “Кәче иле” китабы шәҗәрәләре кулланылды, шулай ук аерым хатирәләргә игътибар бирелде.
Кәче, Якты Көн авыллары һәм “Брек” артеле буенча Бөек Ватан сугышы елларында сугышка чакырылу яшендәге ир-ат саны
|
Күрсәткечләр |
Кәче |
Якты Көн |
“Брек” артеле |
|
Нигезләр саны |
360 |
40 |
23 |
|
Сугышка чакырылу яшендәге ирләр, барысы. Шулардан: |
462 |
68 |
34 |
|
- сугышта һәлак булучылар |
181 |
26 |
6 |
|
- сугыштан исән кайтучылар |
176 |
29 |
14 |
|
- сугышта булмаучылар |
28 |
2 |
2 |
|
- нигезләре билгесез сугышчылар |
41 |
12 |
12 |
Түбәндә Кәче, Якты Көн авыллары һәм “Брек” артеле буенча нигезләре билгесез сугышчылар исемлеге бирелә
|
Исем-фамилиясе, туган елы |
Сугышка алыну(кайту) вакыты |
|
Кәче авылы буенча |
|
|
1. Әхмәдуллин Илгиз, 1906 2. Әхмәдуллин Ислам, 1909 3. Әхмәтҗанов Госман Сабир улы, 1927 – 2002 4. Әхмәтҗанов Рәхимҗан, 1904 5. Бәдретдинов Хәким, 1912 6. Бичек Владимир, 1914 7. Галәвиев Барый, 1911 8. Галимҗанов Фазылҗан, 1899 9. Галиуллин Аскар, 1917 10. Губаев Миннегали, 1918 11. Гыйльметдинов Шәйхи, 1907 12. Дынько Афанасий, 1906 13. Жарков Михаил, 1907 14. Закиров Әхмәтхан Закир улы, 1924 15. Закиров Зин ..., 1917 16. Закирова Минҗиһан, 1915 17. Заляев Гаяз, 1919 18. Захарова Александра, 1896 19. Ибнеев Сергей В., 1923 20. Кузнецов Андрей, 1904 21. Кузнецов Владимир, 1896 22. Миннуллин Гарифулла, 1918 23. Мухаметгалиев Исламгали, 1908 24. Рәхмәтуллин Салих, 1918 25. Рәхмәтуллин Сафа, 1915 26. Сабирзянов Гарифулла, 1909 27. Садыков Салях Исламгалиевич, 1914 28. Самигуллин Ахмит, 1915 29. Сафин Гани Сафа улы, 1923 30. Сәләхетдинов Габдулла Сәләхетдин улы, 1907 31. Симоненко Александр, 1903 32. Ситдыйков Минһаҗ Ситдыйк улы, 1912 - 1971 33. Хабибуллин Салих Х., 1910 34. Хамидуллин Хакимулла, 1899 35. Хамиев Рахим 36. Хәйруллин Закир Хәйрулла улы, 1927 37. Хуснутдинов Мухаматша, 1905 38. Шакиров Махсут 39. Шакиров Шәриф, 1923 40. Шәмсиев Барый, 1892 41. Юнусов Касыйм Ю. |
17.05.1942 27.06.1941 + 04.06.1942 30.12.1941 03.04.1942 24.06.1941 25.08.1945 28.08.1941 02.07.1941 18.07.1941 06.04.1942 19.08.1941 01.04.1947 + 08.07.1942 01.03.1943 17.03.1942 26.11.1942 02.05.1942 02.05.1942 24.11.1942 28.08.1941 + 04.01.1943 25.06.1946 + - 27.05.1946 01.09.1941 + ? 16.03.1943 03.09.1941+ 11.12.1945 19.01.1942 26.06.1941 + 02.07.1942 ? 16.07.1942 27.08.1945 ? |
|
“Брек” артеле буенча |
|
|
1. Закиров Сәләх, 1901 2. Хәбибуллин Һидиятулла,1894 |
22.10.1941 14.03.1942 - 09.01.1946 |
|
Якты Көн авылы буенча |
|
|
1. Ахметов Мингаз, 1902 2. Вәлиев Галим, 1916 3. Галиев Василий Иванович, 1925 |
01.11.1945 18.07.1946 1943, тракторист |
Исемлектә нигезләре ачыкланмаган сугышчылар арасында, урыс фамилияләре булу, әлбәттә, аптырашта калдыра. Мәсәлән, кәче кешесе буларак язылып сугышка алынучылар арасында 8 -, ә Якты Көн авылында 1 урыс кешесе исеме бар. Бу очракларны, беренче чиратта, авылда барланган шәҗәрәләрнең тулы булмавы -, яки чыганакларның хаталы булуы (мәсәлән, читләрнең дә кәче кешеләре булып күрсәтелүе) белән аңлатасы килә.
Сугыш корбаннары исемлеген яңадан барлагач...
Кәче авылы үзәгендәге сугыш корбаннарына багышланган алты истәлек тактасында 287 исем язылган. Шулардан 106 исем 1970-1980 елларда көчләп күчерелгән Кишмәт һәм Абҗабар авылларына -, ә 181 исем Кәче авылына карый (сугыш чорында Кәче авылында 360 лап нигез була). Исемлекнең Кәче авылына караган өлеше Арча хәрби коммиссариаты архивы һәм «Клуб Воинской Славы Республики Татарстан» ассоциациясе материаллары буенча, шулай ук, хуҗалык кенәгәләренә буенча төзелгән “Кәче иле” китабы шәҗәрәләре нигезендә 2025 елда яңадан өйрәнелде. Нәтиҗәдә, түбәндәге хәлләр ачыкланды:
- истәлек тактасына Кәче авылы буенча 20 исем кертели калган;
- 14 исем Якты Көн авылына карый;
- 183 нигездән Хабибрахман белән Хамидулланың ике тапкыр - Гарифуллиннар һәм Хисматуллиннар булып язылганнар;
- сугыштан яраланып кайткач та вафат булган Кутдусов Габдракхман (148 нигез) шулай ук, әлеге истәлек тактасына язылган (бу хата түгел, чөнки ул вакытларда сугыш ярасыннан савыга алмыйчан вафат булган кешене мәңгеләштерү өчен шулай да эшләгәннәр);
- шәҗәрәләр нигезендә 164 сугыш корбанының туган нигезе билгеләнде. Шул ук вакытта, 16 кешенең нигезе әлегә билгесез калды.
Түбәндә Кәче авылы истәлек тактасына язылган, ләкин авылда нигезләре билгесезләр исемлеге бирелә:
1. Әхмәтҗанов Карим, 1915-1943;
2. Валиев Гиният, 1912-1942;
3. Гайнуллин Рахимзян Гайнуллович, 1904;
4. Галиев Харис Нурмиевич, 1912;
5. Галимзянов Шакир;
6. Закиров Мухамматгали (Мингали?), 1926;
7. Закиров Рафкат;
8. Закиров Рахим, 1918;
9. Закиров Файзи Хамидуллович, 1917;
10. Ибрагимов Газиз;
11. Максудов Кави Ю., 1905;
12. Мифтахов Заляй М., 1910;
13. Файзиев Фазыл;
14. Шагиев Рахматулла;
15. Шакиров Закир Шакирович, 1909;
16. Юнусов Солтан.
Бу очракларны, беренче чиратта, Кәче авылы буенча барланган шәҗәрәләрнең тулы булмавы -, яки чыганакларның хаталы булуы (чит кешеләрнең дә Кәче авылы кешеләре булып күрсәтелүе) белән аңлатасы килә.
Якты Көн авылы буенча истәлек тактасына язылган 26 сугыш корбанының туган нигезе билгеле булса да, түбәндәге 3 сугыш корбанының нигезләрен белүчеләр юк:
- Гимадиев Гайнетдин, 1910;
- Низамиев Галлям, 1910;
- Фазулзянов Кашиф, 1899.
Шул сәбәпле, 40 нигездән торган, бер-берсен биш бармагы кебек белгән Якты Көн авылы халкы 26 сугыш корбанын гына үзенеке итеп саный.
“Брек” артеле буенча 2 сугыш корбанының - Михтахов Валит белән Минҗанов Валинең нигезләре ачыкланмады. Бу очракы да, беренче чиратта, шәҗәрәләрнең тулы булмавы яки чыганакларның хаталы булуы белән аңлатасы килә. Шул ук вакытта, “Брек” артелендә бер-берсен белүче олылар калмады диярлек. Әлеге каһарманнарның да “Брек” артеленнән булулары бик мөмкин.
Хөрмәтле укучым! Минем тарафтан китерелгән нигезләре билгесез сугыш корбаннары арасында сезнең авыл (поселок, шәһәр) кешеләре дә булырга мөмкин. Мөмкин булса, редакциягә хәбәр итүегезне сорыйм.
Кәчедән Фоат Закиров
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sugystan-inu-alyp-kaitucy-atilarebez-isemlegen-barlaganda
