|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
01.03.2026
"Алгарыш" үзәгендә шахмат ярышы булды
Күңелле очрашулар. Шахматчылар гел очрашып тора. Бу юлы "Алгарыш" үзәгенә җыелдылар. Төрле яшьтәгеләр килде. Ярышлар бик матур барды.
Ветераннар арасында: Марсель Хәлилов 1 нче булды. 2нче - Айдар Яхин, 3нче - Камил Фатыйхов.
Кызлар арасында: 1нче - Сабирова Дилә (5нче гимназия), 2нче - Мостафина Чулпан (Утар Аты), 3 нче - Сабирова Эльвина (1нче мәктәп).
Малайлар арасында: 1нче - Данияр Галәветдинов (1 нче мәктәп), 2нче - Әмир Сафиуллин (1 мәктәп), 3нче - Самат Хәйруллин (3нче мәктәп).
Тренерлары Укучылар сараенда эшләүче Айдар Яхин.
Абсолют уенчылар:
1. Алмаз Гатин (6нчы мәктәп)
2. Нияз Загидуллин (6 нчы мәктәп)
3. Рафаэль Мөхәммәтҗанов (Арча).
Котлыйбыз!
Румия Саттарова
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/saxmat-ocrastyra
