События

Арчада гаделлек кыйммәтләре турында сөйләштеләр 05.03.2026

Арчада гаделлек кыйммәтләре турында сөйләштеләр

“Алгарыш” яшьләр үзәгендә узган очрашуда яшьләр һәм белгечләр киң җәмәгатьчелек катнашында намус, җаваплылык һәм ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләрен тикшерде.

“Алгарыш” яшьләр үзәгендә “Намус ришвәтчелеккә каршы” дигән очрашу узды. Әлеге чара төрле өлкә белгечләрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм яшьләрне бер мәйданга туплап, намуслылык һәм җаваплылык мәсьәләләрен киң җәмәгатьчелек белән фикер алышу мөмкинлеге тудырды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында катнашучылар җәмгыятьтә гаделлек принципларын ныгыту, хокукый культураны үстерү һәм һәр кешенең шәхси җаваплылыгын арттыру турында сөйләштеләр. Белгечләр чыгышларында ришвәтчелек күренешләренә каршы көрәшнең дәүләт дәрәҗәсендә генә түгел, ә гаиләдә, белем бирү мохитендә һәм хезмәт коллективларында да алып барылырга тиешлеген ассызыкладылар. Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, алар актив гражданлык позициясе формалаштыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча районындагы ярдәмчесе, Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова, Арча районы башлыгы ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин, Арча территориаль мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы рәисе Вакыйф Харисов, Арча районы прокуроры урынбасары Рамил Йосыпов, өлкән участок уполномоченные Ришат Гайнетдинов, Равил хәзрәт бар идекатнашты. Алар чыгышларында законнарны хөрмәт итү, намуслы хезмәтнең җәмгыять үсешендәге ролен билгеләделәр.

Фикер алышу барышында яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, тормыштан мисаллар китерделәр. Белгечләр тарафыннан яңгыраган киңәшләр һәм тәкъдимнәр яшь буында ришвәтчелеккәә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга һәм гадел җәмгыять төзүгә омтылышны көчәйтүгә юнәлдерелде.


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-gadellek-kyimmatlare-turynda-soilastelar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение