|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
12.03.2026
Яңа Иябаштан Шәрәфетдин Шиһаповка 95 яшь!
Котлыйбыз! Безнең белән элемтәгә Гөлгенә Шиһапова чыкты. Менә нинди киленнәр бар! Кайнатасы турында кайгыртучы. Гөлгенә ире Азат белән төп йортта әтиләре белән бергә яшиләр. Бүген алар юбилей белән мәшгуль.
Шиһапов Шәрәфетдин Шиһап улы 1931 елның 12 мартында Яха Иябаш авылында туган.
" Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде, - дип сөйли Шәрәфетдин абый. - Гаиләдә берсеннән-берсе кечкенә 5 бала: Фәүзия апа, мин, Рәхилә, Мәдхия, Нүрсия. Сугыш вакытында авылда хатын-кызлар гына калды, балалар ачлыктан елады, бик авыр иде. Әти, Хәйретдинов Шиһабетдин Хәйретдин улы, сугышка китте. Ревматизм авыруы белән авыртты. 1943 елга кадәр Казанда хезмәт итте.Шул вакытта әнинең аягы гарипләнде. Әти, сугышка китәр алдыннан: “Мин аларга (немецларга) ата алмам. Алар да безнең кебек сугышка җибәрелгән кешеләр бит, аларның да минеке төсле 5-6 баласы бардыр,” - дип әйткән. 1943 елда әтине Мурманскийга җибәрәләр. Әтине бүтән күрмәдек. Шулай хәбәрсез югалды. “Хәтер” китабында Мурманскида 1943 елда үлгән дип язылган. Ә без әтине сугыш беткәч тә көттек. Сеңлем Мәдхия: “Хәзер әти кайтыр Муумнан(Муромнан), миңа җыртыксыз күлмәк алып кайтыр,”- дип әйтә иде.
Әтинең бертуган абыйсы Хәйретдинов Минһаҗетдин, бертуган энесе Хәйретдинов Нәҗметдин сугышта һәлак булдылар. Шулай итеп бер гаиләдәге өч ир-егетнең өчесе дә туган илләренә әйләнеп кайтмыйлар.
Сугыш вакытында әни гарип булды, Фәүзия апа белән икебез бер кеше өчен колхозда барлык авыр хезмәтне башкардык: урман кисү, ашлык ташу һ.б. Безнең өчен иң мөһиме – үлмичә бер көн үткәрү, ничек кенә үлмәскә дип яшәдек. Кычыткан, алабота, черек бәрәңге, агач кайрысы ашадык. Урман тукландырды инде безне. Бер вакытны якын-тирәдә ашый торган үлән бетте. Гайни сазлавы турында сөйли башладылар. Фәүзия апа шунда бәбчек үләне җыеп кайтырга китте. Апа кайткач, аш пешердек. Шул вакытта кечкенә сеңлем Мәдхия:” Бәччек пешерәбез бүген, бәччек,” – дип сикереп сөенеп йөргән иде, пешкән ашны күргәч:” Бәччек түгел, афлак(яфрак) ич бу,”-дип елый-елый ашады. Ул вакытта ипинең нинди икәнен дә белмәдек. 7 классны бетергәч Фәүзия апа кыш көне Хәтнә колхозына эшләргә барды. Шуннан: ”Без ипи ашадык,”-дип кайтты. Шуннан соң инде өйдә ашарга берәр нәрсә булса, сеңелләрем Рәхилә белән Мәдхия апаны: “Син ипи ашап кайттың инде”,- дип үчеклиләр иде.
Сугыш вакытында укыганда китап та, каләм дә булмады. Кибеттә дә юк, акча да юк. Кибеттә “СССР тарихы” дигән китап бар иде.Шуны тотып бардык, тотып кайттык. Карандаш тапсак, шуңа яза идек. Бервакыт мәктәптә 2 дәрестән соң 200 грамм ипи бирә башладылар. Шул ипине алгач та, кайтып китә торган идек.
Ул вакытта бернәрсә дә юк иде: ашарга да, эчәргә дә, киемнәр дә. Кыш көне дә яланаяк йөргән чаклар булгалады. Күршедә Ками (Камали) исемле бик әйбәт кеше бар иде, шуңа яланаяк кына кереп җылына идек. Аның өендә юлчылар туктаганга кызык булгандыр инде.
Без кечкенә вакытта ипи бөтенләй диярлек булмады. Камали абыйда ат тизәге арасыннан каткан күмәч кисәге таптым. Аның инде кырыйларын кимереп бетергәннәр иде. Ләкин мин дә аны кимердем, йөрәк шуны кимерергә сорый иде. Әни, Фәүзия апа,сеңелләр: “Кимермә инде, әллә нинди этләр ашагандыр, авырырсың”, -диделәр. Ләкин мин аны кимерүдән туктамадым, ашап бетердем, ходайның рәхмәте, бернәрсә дә булмады. Сугыш вакытында һәм сугыштан соң бөтен эшне дә эшләдек: тимерче дә, кул белән такта яру да, балта остасы, тракторчы, комбайнчы, тегермәнче дә булдым, ат белән дә эшләдем, киез итеге дә бастым.
Сугыш вакытында бездә уфалла арбасы юк иде. Урманнан печәнне, утынны баш өстенә күтәреп кайта идек. Урманнан авылга кадәр ераклык 2 чакырым. Утын дигәне агач ботагы инде. Эрерәк ботакларны Арча базарында сатарга җыя идек. Кайвакыт бәрәңге бардасына алыштырабыз. Иптәшләрем миңа утынны сатарга булышалар, барданың зуррак чиләклесен сайлашалар иде. Бервакыт бардага дип Арчага баргач, ашыйсы килүгә түзә алмыйча, каткан барданы кимереп утырганда бер кечкенә кыз яныма килде дә миңа бер кисәк ипи сузды. Мөгаен, ул үзе дә бу икмәкне әнисеннән качырып алып чыккан булгандыр. Мин шул ипине ашадым да авылга дип юлга кузгалдым. Төнне Арчадан 6 чакырым ераклыктагы Пашкау урманындагы бер йортта үткәрдем. Иртәгесен бик салкын иде. Бөтен кешеләр дә туңып торалар, бөрешеп йөгерешәләр. Ә мин, кечкенә 12 яшьлек малай, тирләп-пешеп 7 чиләк барданы тартып барам. Өстемдә юка гына бишмәт, якалары ачылган. Башкалар миңа шаккатып карап торалар икән. Өйдәгеләр минем кайтканны түземсезлек белән көтеп торалар иде инде.
Безнең бер сыерыбыз бар иде. Кыш көннәрендә без аны өйгә алып кереп ашата, эчертә идек. Ә җәй көннәре үзебез белән урманга, басуга ияртеп йөрттек. Иң авыр вакытларда шул сыер сөте безне үлемнән саклады. Сөтне аертып маен саттык, шуннан аз гына булса акча керде. Ә аертканнан калганын үзебез эчтек.
Сугыш бетү хәбәрен ишеткәч, сөенгәнемне хәтерләмим. Әти кайтмады, сугыш бетсә дә, җыен авыр эшләр барыбер безгә булды.
Сугыштан соң бераз аякка баса башлагач, өебез янды. Шул вакытта колхоз ярдәм йөзеннән 2 чиләк бәрәңге бирде. Ә безнең гаиләдә 6 җан: гарип әни, Фәүзия апа, мин, 3 сеңелем. Авыл картлары землянкада гына торырга киңәш иттеләр. Ләкин безнең үз өебезне булдырасыбыз килде. Башта авыл кырыендагы бер буш йортта тордык. Шунда торганда бер кыртый тавыгыбыз югалды. Бик борчылдык. Үзебезнең янган өй урынына барсак, теге кыртый тавык бер чебиен дә югалтмыйча үзенең нигезенә алып кайткан. Безнең ис-акылларыбыз китте. Кош-корт та үзенең нигезен эзләп тапкан (Арасы да якын түгел -700 метрлап булыр). Шул ук җәйне Фәүзия апа белән урманнан агач кисеп өй төзергә тотындык. Кирәк булгач, тактасын да үзебез ярдык. Әнине һәм сеңелләремне өйгә керткәч, армиягә киттем. Ул вакытта армия хезмәте 3 ел да 8 ай.
Сугыш безне барысына да өйрәтте. Бөтен авырлыкны татып карадык.
Киләчәк буынга минем әйтәсе килгән фикерем шул: гаилә кору, нәсел калдыру, йорт-җир торгызу - иң мөһим эшләр. Мин үзем үкенмим, үз теләгемә ирештем. Хәзер мин 95 яшемдә, әле дә нәрсә эшлим икән дип торам. Кулым гына гарипләнде. Үз тормышымнан канәгать. 5 балам, 12 оныкларым һәм 22 оныкчыкларым бар. Шулар белән бергә яшәү, аларның уңышларын күрү- минем өчен зур бәхет".
Шиһапов Шәрәфетдин Шиһабетдин улы 1931 елның 12 мартында Яңа Иябаш авылында туа. Сугыш вакытында һәм сугыштан соң бөтен эшне дә эшли: тимерче дә, кул белән такта яру да, балта остасы, тракторчы, комбайнчы, тегермәнче дә була, ат белән дә эшли, киез итеге дә баса.
Пионер авылыннан Фазылҗан кызы Зөләйха (Миңниса) белән гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, 1971 елда әниләре Зөләйха авырып китеп вафат була. Берсеннән берсе кечкенә 5 бала янына Үрнәк авылыннан Гусам кызы Язиләне алып кайта. Хәзерге вакытта балалар барысы да үз тормышларын корып, берсе Казанда, берсе Арчада, өчесе туган авылларында яшиләр. Аның 5 баласы, 12 оныгы һәм 22 оныкчыклары бар. Бүгенге көндә Шәрәфетдин абый Яңа Иябаш авылында төпчек улы Азат гаиләсендә яши.
Шәрәфетдин абый исән-сау булыгыз!
Румия Надршина
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-iiabastan-sarafetdin-sihapovka-95-ias
