События
17.03.2026
Фигуралы шуучыларыбыз җиңү яулады
14–15 мартта безнең тәрбияләнүчеләр фигуралы шуу буенча «Ледокол Кубогы» республика классификация ярышларында катнашты. Бу ярышлар яшь спортчылар өчен җаваплы һәм әһәмиятле сынау булды, - дип хәбәр итә үзенең Телеграм каналында "Арча Арена" спорт мәктәбе (фото да шуннан алынды)
Спортчыларыбыз үз программаларын лаеклы башкарды. Һәр чыгыш техник яктан төгәл, эмоциональ һәм судьялар таләпләренә туры килә иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең фигуристлар үзләренең яшүсмерләр разрядларын уңышлы яклады.
Ярыш нәтиҗәләре:
2 нче яшүсмерләр разряды: Беджер Азра - беренче,
3 нче яшүсмерләр разряды:
Ибрагимова Диляра - өченче.
Тренерлары Корбанова Д.Д.
Спортчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/figuraly-suucylarybyz-inu-iaulady
Возврат к списку