События

Арчаның өлкәннәр йортында буыннар очрашуы 22.03.2026

Арчаның өлкәннәр йортында буыннар очрашуы

“Беренчеләр хәрәкәте” Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өлкән буын вәкилләре белән очрашып, социаль ярдәм һәм рухи аралашуның әһәмиятен раслаган чара уздырды. 

Җәмгыятьтә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, өлкән кешеләргә игътибар һәм хөрмәт күрсәтү – социаль сәясәтнең мөһим юнәлешләренең берсе булып кала. Шушы максаттан чыгып, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары чираттагы тапкыр Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына юл тотты.

Чара кысаларында яшьләр һәм өлкәннәр арасында җылы һәм ихлас аралашу мохите булдырылды. Катнашучылар саф һавада бергәләп йөреп, өлкән кешеләргә физик яктан да, рухи яктан да ярдәм күрсәтте. Моннан тыш, активистлар интернатта яшәүчеләргә туганнарына һәм якыннарына хатлар язарга булышты.

Очрашуның аерым өлеше иҗади эшчәнлеккә багышланды. Уртак шөгыльләр, кул эшләре һәм әңгәмәләр аша катнашучылар бер-берсенә уңай тәэсир калдырып, вакытны файдалы һәм эчтәлекле итеп үткәрде.


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcanyn-olkannar-iortynda-buynnar-ocrasuy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение