События

Зөһрә Мөхәммәтгалиева белән очрашу 24.03.2026

Зөһрә Мөхәммәтгалиева белән очрашу

Артистка театр түгәгенә йөрүче балаларга кызыклы дәресләр бирде. «Китап сәхнә: «Апушның тылсымлы төшләре» библиоперфомансы” проекты кысаларында нәфис сүз һәм актерлык осталыгы буенча мавыктыргыч дәрес үткәрелде.

Дәрес барышында балалар нәфис сүзнең нечкәлекләре турында белделәр, хис-кичерешләрне белдерергә һәм командада эшләргә өйрәнделәр. Зөһрә Газинуровна бик файдалы киңәшләр бирде, сәхнә серләре белән уртаклашты, балаларны иҗатка һәм үсешкә рухландырды.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов Зөһрә Газинур кызына проектта катнашуы өчен рәхмәт белдерде һәм балаларга иҗади уңышлар теләде.

Талантлы актриса белән очрашу театрны яраткан һәм үзенең актерлык сәләтләрен үстерергә теләгән һәркем өчен файдалы булды. Зөһрә Мөхәммәтгалиевага проектка керткән өлеше өчен рәхмәт белдерә китарханәчеләр һәм алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметләнәләр.

Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcaga-atna-tatar-daulat-drama-teatrynyn-talantly-ham-kur...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение