|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
29.03.2026
Якташыбыз Илфат Фәйзрахмановның юбилее
65 яшьлек юбилеен каршылаучы Илфат Фәйзрахманов белән сөйләшеп утыру бәхетенә ирештем бит әле. «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире турында бер мәкалә язу күптәнге хыялым иде. Җәй көннәрендә үз туган нигезендә яшәсә, кышын шул ук Түбән Орыда яшәүче Зөфәр абыйсына кайтып йөри ул. Мин яшәгән Яңа Кенәрдән Түбән Оры 7 км гына. Быел Яңа Кенәрдә урам концертлары оештырыла. Шул концертларның берсенә килгән иде ул. Шунда сөйләшеп алдык. Бик ачык кеше ул Илфат. Аны тыңлап утыру күңелгә рәхәтлек бирә.
Ул дуслары белән кайтып оештырган Сабантуйларын авылдашлары гына түгел, тирәк-як авыллардан да көтеп алалар, ераклардан ишетеп киләләр. Илфат туган җанлы кеше. Алты бертуган арасында төп нигезне саклаучы да ул. Ике катлы йорт салып, әти-әнисе йортын да сүтми, 30 сутыйдан артык биләмәдә авылдашлары белән ярыша-ярыша тормыш көтә. Бакчасында ниләр генә үсми: 2 парникта яздан ук яшелчәләр өлгерә, алмагачлар, грушалар, чия-сливалар, хәтта абрикосларга кадәр бар. Бер очрашканда, монда ниләр үскәнен беләсеңме соң, дигәч, әллә-тагы, онытып бетердем инде. Җимешләре өлгергәч, танып әйтермен, дип көлде. Җәен йомыркадан үзе чыгарып, чеби үстерә, умарта кортлары да асрый ул. Сөйләшүне дә шул әти-әнидән калган биләмә турында башладык.
– Илфат, эшләгән кешегә авылда эш күп. Ничек җитешәсең? Син бит кайтып кына йөрүче. Шушы кадәр хуҗалыкны алып бару өчен биредә яшәргә кирәк.
– Миңа аптыраучылар күп. Нәрсә дип, шәһәрдәге рәхәтлекне ташлап, бирегә кайтып интегәсең, диләр. Мин монда интекмим. Ял итәм. Казанда башым арый, физик эшсезлектән тәнем ял итә, ә биредә башым ял итә, тәнем арый. Менә шундый компенсация, баланс... Чөнки мин язам, көн-төн компьютер каршында утырам. Компьютерым авылда да бар. Әмма аңа монда борылып та карыйсым килми. Ул Казан өчен. Алай да быел язылды. Абый Казанда дәваланып кайтты, ул тынычлап дәвалансын дип, аның өенә хуҗа булып тордым. Һәм 3 атна эчендә бер повесть язып төгәлләдем. Бер яза башлагач, туктап булмый бит ул. Тизрәк финалга барып җитәсе килә. «Ярым бәхет» дип атала ул.
Ә бакча – минем иң яраткан шөгылем. Әгәр җылырак климатка урнашкан булсак, әллә ниләр үстерер идем. Әнә абрикослар да язын шау чәчәккә күмелә, тик кырау ала. Җимеше бик аз була. Ләкин бик тәмле, чын үзбәк өреге төсле. Бездә бит яз Казанга караганда 2 атнага соңрак килә. Кыраулар да соңрак бетә. Районлаштырылган үсентеләр карыйм. Безгә соң өлгерешле сортларны сайларга икәнен аңладым. Бер ел элек Әстерхан чикләвеге алып кайтып утырттым. Әле үсеп утыра. Чикләвеге булырга тиеш, диделәр. Ләкин бик соң бирә башлый икән. Быел алмагачларны куяннар бик каһәрләде. Кар коймаларны күмеп киткәнлектән, иркенләп йөрделәр. Инде февраль башында кар өстеннән бер метрлы сетка белән төреп тә чыккан идем, шул сетка да кар астында калды. Авылыбызда бүреләр дә аттылар, селәүсен (рысь) йөри диделәр, сусарь, төлке, куян, тагын әллә нинди җәнлекләр барлыкка килде. Кешеләр кош-кортларын да урамга чыгара алмый. Ерткычлар булганда куяннар булырга тиеш түгел дә кебек. Аңламассың хәзерге табигатьне. Абыем имам минем, ул, ахырзаманда җәнлекләр дуслаша, ә менә кешеләр җәнҗалдан арына алмый, ди. Хак ахрысы.
Минем бал кортларым да бар. Тышта кышлыйлар. Аларын да кар астыннан көчкә эзләп таптым быел.
Ничек кенә булса да, авылда рәхәт. Эштән курыкмыйм, тик тора алмыйм. Балыкка йөрү, сәяхәт кебек шөгыльләрне өнәмим. Бушасам, китап укыр, язар идем.
– «Безнең гәҗит»тә хәзер «Имгәк» повесте басыла. Әдәби әсәрләр дә иҗат итәсез?
– «Имгәк» «Безнең гәҗит»тә кыскартып басыла. Ул ятимә язмышы турында. Әле генә төгәлләгән «Ярым бәхет» повесте әшнәлек, судлардагы гаделсезлекләр һәм әлбәттә инде мәхәббәт турында. Мәхәббәтсез дөнья кызыксыз бит... Дөнья күрмәгән тагын бер әсәрем бар – «Камил + Камилә». Укучы кызның укытучысына мәхәббәте турында... Калганнары «Безнең гәжит», «Серләр гәҗите» газеталарында, «Идел» журналында дөнья күрде. Бер әсәремне Әлмәт дәүләт драма театры сәхнәләштереп, Арча, Кенәр, Түбән Оры тамашачылары да күрде. «Тәүбә» повестеннан аны бик талантлы режиссер, актер, дустым Гафур Каюмов сәхнәләштергән иде. Бик иртә китеп барды арабыздан, урыны оҗмахта булсын. Сәрдә авылында җирләнде. Бик еш искә алам.
Әйе, язарга яратам. Әсәрләрем бик күп җыелды инде. Быел китап чыгарырга ниятем, Аллаһы насыйп итсә.
– Илфат Фәйзрахмановны телевидениедән үк беләм. Якташ дип тә, туры сүзле дип тә карый идек тапшыруларыңны. 2003нче елдан «Безнең гәҗит»не нәшер итә башлагач, якынаеп киттек. Үзем дә газетага мәкаләләр язгалыйм. Үз язмаларыңны уку бик рәхәт бит. Газета кыю фикерле, туры сүзле. Бигрәк каты яза, исән генә була күрсен инде, диючеләрне еш очратам мин. Бу нисбәттән фикерең ничек?
– Башыңа җитәрләр, саклан инде, диючеләргә гел әйтәм: бүре, аю бар, дип урманга бармый тормыйбыз бит. Мине Аллаһы саклый. Әбиләр, бабайларның догасы яшәтә. Шалтыратып, улым, исән сау йөр, намаз саен дога кылам, диючеләрне ишетү, мине шатландыра, канат куя. Әнием вафатыннан соң да, мин белмәгән дистәләп ак әбиләр шалтыратып сорап алып, әниемә Коръән чыктылар.
Куркыныч чорлар булды. Озак яшисең калмады, сине тиздән чүплектән табачаклар, дип янаулы шалтыратулар да... Сумкамда чүкеч һәм нәни газ баллоннары йөрткәләргә туры килде. Янау очракларын хокук саклау органнары да тикшерергә мәҗбүр булды. Менә исән-сау бит әле. Хәзер дә җиңел түгел. Журналист булу бүген кыенрак та. Журналистның телен законнар бик чикли.
– Арча районы Яңа Кенәр авылындагы Өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге ябылуга зарланып «Безнең гәҗит»кә мөрәҗәгать иткәч, газета запрослар язып, җаваплы җитәкчеләрдән аңлатмалар алып 4 тапкыр язып чыкты. Әмма формаль җаваплар белән үзәк ачылмый калды. Без башка газеталарга да мөрәҗәгать иткән идек, әмма бары тик «Безнең гәҗит» кенә игътибар итте. Мөгаен ярамаган темалар күптер...
– Минем өчен, телевидениедә баш редактор булганда да, аннан газетабызда бигрәк тә, тыелган темалар булмады, юк. Зур-зур җәнҗаллы хәлләрне, нахакка рәнҗетелгәннәрне яклап, журналист тикшерүләре үткәрдек. Хәйран гына җитәкчеләрнең кәнәфиләреннән колак кагуларына да сәбәпче булгаладык. Әлбәттә, тәнкыйть конфет түгел, судлардан бушамадык, әмма җиңелмәдек. Чөнки гаепкә алынырлык тикшерелмәгән фактлар белән эш итмәскә тырыштык.
– Илфат Фәйзрахмановка 65 яшь. Ирешелгәннәр күбрәкме, әллә киләчәк өметләнерлекме?
– Мин инде 42 ел журналист. Бүгенге акылым үсмерлегемдә булса, журналист булмас идем, табиб булырга теләгән хыялымны ничек итеп булса да тормышка ашырган булыр идем. Бәлкем, артист булыр идем. Нишлисең, кешегә ике гомер бирелми. Шул берсен лаеклы яшәп бетерергә кирәк. Инде ирешелгәннәр күбрәктер. Алда әллә-ни майтарып булмас. Ләкин исәбем журналистикадан китеп, язучылык белән шөгыльләнү. Моңарчы аңа вакыт калмый иде. Танылган журналист Владимир Познерда укыдым мин. Бик зур гыйлем алдым үземә. Ул, дөньяда иң аяусыз һөнәр – телевидение алып баручылары эше, дигән иде. Чөнки алар экранда чагында аларга бар да борыла-борыла карый, таный... аннан оныталар. Аллага шөкер мине әле таныйлар. Күбрәк тавышымнан билгеле. Сөйләшә башлауга, исләренә төшерәләр. Заманында бик популяр булдык. Ләкин йолдызлык чире белән авырмадык бугай. Гомумән, мин артык тыйнак кеше. Шуңамы, менә 65кә җиттем, бер дәүләт бүләгем дә юк. Әрсезләнеп соранып йөрмәдем. Ничек инде шулай, дип аптырап сорап куялар да, мин бит халыкка хезмәт иттем, халык өчен эшләдем, түрәләргә хезмәт итмәдем, дим. Үткән гомерем, тормышым өчен оялмыйм, горурланам. Дөрес, Татарстан журналистларының махсус премиясен, әле беренче елында ук алдым. Татарстанның беренче лауреаты – Иң оста телевидение алып баручысы булдым. Аны да сорамадым, жюри үзе эзләнеп, сайлап алып тәгаенләгән.
Мулла кушкан исемем Илфат, һәм ул миңа бик кадерле. Менә шул. Мин Түбән Оры егете булып калдым. Ул Арча районында. Һәм безнең Татарстаныбызда.
Иң мөһиме, менә, Габделбәр абый, сезнең кебек гади кешеләр мине үз итә. Алар мине ярата. Мин халкыбыз өчен үз кеше. Вакытым булганда «Тәртип» радиосында да иртәнге тапшыруларны алып барам. Анда инде радио-тыңлаучыларның шалтыратып рәхмәтләрен җиткерүләрен ишетеп кайтам да, канатларымны җилпеп очып китәсем килә башлый. Ләкин җирдән аерылырга ярамый. Без җир кешесе. Минем ватаным Түбән Оры авылы.
Габделбәр Сабиров.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iaktasybyz-ilfat-faizraxmanovnyn-iubilee
