События

Гомерләрен авылга багышлаганнарны зурладылар 02.04.2026

Гомерләрен авылга багышлаганнарны зурладылар

Урта Пошалым мәдәният йорты һәм китапханә  гомерләрен авылга, шунда хезмәт итүгә багышлаган авылдашлар белән очрашу оештырды. Авыл кешесе бит ул, кем генә булып эшләсә дә, үзара ярдәмләшеп яши. Кемдер басуларда иген иксә, икенчеләре фермаларда хезмәт куя. Башка тармакларда эшләүчеләр дә, колхозларның төп ярдәмчесе булды ул заманнарда, нинди генә эш булса да, каршы килми, ярдәм кулы суздылар. Кичәдә катнашучылар истәлекләре белән уртаклашты, ул вакытларны сагынып искә алдылар. Сорауларга җавап биреп, кабат шул чакларга кайтып булса да, барыбер авылны, шунда хезмәт итүне сайлар идек дип җавап бирделәр. Кичәдә катнашучылар хөрмәтенә үзешчәннәребез матур  җырларын бүләк иттеләр, соңыннан чәй өстәле артында үзара истәлекләргә бирелдек. Мондый очрашулар алдагы елларда да оештырыла иде, тагын шушындый очрашулар насыйп булсын дигән теләкләр белән таралышты катнашучылар.

Гөлназ Галимҗанова.

Урта Пошалым, китапханәче

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/gomerlaren-avylga-bagyslagannarny-zurladylar-1774781631


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение