События

Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар алтмыш ел бергә 03.04.2026

Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар алтмыш ел бергә

Казанбашта яшәүче Люция һәм Габделфәрт Шакирҗановлар алтмыш ел бергә. Шушы көннәрдә бу пар бриллиант туйларын билгеләп үтте. 

Асыл ташлы юбилярларны котларга район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина һәм Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлнара Фәйзрахманова килде. Район җитәкчеләренең үзләренә карата ихтирамына өлкәннәр чиксез шатланды.

Люция апа һәм Габделфәрт абый янында беренче тапкыр гына булуым түгел. Кызлары Света һәм Гөлнара әйтүенчә, соңгы вакытта бераз картлыкка бирешеп китсәләр дә, алар арасындагы җылы мөнәсәбәткә бу һич тә кагылмаган. Сөйләшкәндә алар бер-берсеннән күзләрен алмый, бер-берсенең авызларына гына карап тора. Алтмыш ел дәвамында мәхәббәтләрен сүндермичә шулай саклаган бу парга ничек соклаңмыйсың!

- Бер генә теләгем бар - Аллаһы Тәгалә Люциядән аермасын, - ди Габделфәрт абый.

- Бер-берсен күздән югалтырга ярамый аларга, - диде кызлары Гөлнара. - Әни хастаханәдә ятып чыккан иде. Шул көннәрдә әти биш минут саен Люция кая, дип сорады.

Бу көнне дә пар аккошлар кебек иңне иңгә куеп түр башында утырды алар. Люция апа истәлекләре белән уртаклашканда Габделфәрт абый тыныч кына тыңлап торды, аннан кулына гармунын алып, уйнап җибәрде. Бәйрәмгә нур өстәп, өйгә моң таралды.

Ә истәлекләргә килгәндә... моңарчы бөтенләй белмәгән яклары ачылды аларның. 

Габделфәрт абыйны Красноярск якларына практика үтәргә җибәрәләр. Красноярск астында Кан елгасы ярында яшерен шәһәр була. Бу — Железногорск шәһәре. Ул иң ябык һәм стратегик яктан мөһим шәһәрләрнең берсе булган. Анда, җир астында тирән яшеренгән объектларда, плутоний җитештергәннәр, шулай ук айның кире ягын беренчеләрдән булып күргән иярченнәрне җыйганнар. Менә шунда эшләгән Габделфәрт абый.

- 19 яшем дә тулмаган иде әле, мин дә аңа иярдем дә Красноярскига чыгып киттем, - дип искә ала Люция апа. - Мин стрелок булдым анда. Тайгадагы тимер чыбык белән әйләндереп алынган территорияне сакладым. Мылтык тотып әйләнеп йөрдем. Габделфәрт үз эшен башкарды. Хезмәттә макталып килде. Зур исем дә бирәселәр иде үзенә, татар булганы өчен генә калды. Бер елдан Света кызыбыз туды. Берзаман сизәбез, балалар авыру туа башлады. Без тизрәк кызыбызны алдык та, кайтып киттек. 





- Әти шулай да авыру эләктерде. Тәрбия көчле булганга гына яши. Әни бик карады аны. Быел үзе дә авырып китте, - диде кызлары.

Арчага кайткач, Люция апа промкомбинатка эшкә керә. Балалар бакчасында урын булмау сәбәпле, башта кызын үзе белән эшкә алып йөри. Ниһаять, бик зур авырлыклар белән кызын урнаштыргач, җиңел сулап куя. Икенче кызлары Гөлнара Арчага кайткач туа. Бергә, уртак көч белән тормышны көйли Шакирҗановлар.

Габделфәрт абый озак еллар ММКРда эретеп ябыштыручы булып эшли. Люция апа да шунда керә. Склад хисапчысыннан баш хисапчы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 

- Күрмәгәннәр калмады инде, - ди ул. - Ярый, бабаем әйбәт булды. Бик булган да кеше Габделфәрт. 58 яшендә ике катлы йорт салып чыкты ул! Лаеклы ялга киткәч, Казанбашка әбисе йортына кайтты. Яшел "Москвич" машинабыз бар иде, шуның белән мине эшкә йөртте. Үзе дә тик тормады. Авылдагы йортларга батарея кертте ул. Өйрәтеп булса да тор, дип чакыралар иде. Соңгы биш елда гына йөрми. 

Шулай Казанбашта да тик тормый алар. Бакчалары зур, заманында умарта тоталар, терлек, кош-корт асрыйлар. 

- Иртә кияүгә чыкканыма бер дә үкенмим. Матур яшәдек. Ике кыз үстердек. Өч онык, дүрт оныкчык, биш киявебез бар. Балалар бик игелекле булды. Социаль хезмәткәр Дамира Лотфуллина үз кызыбыз кебек, - диде Люция апа. - Кайчак төнлә уянам да, ничек алтмыш ел яшәдек икән без, дип уйлап куям. Ике тапкыр мунчада ис тиеп үлемнән калдым инде мин. Хәзер теләгем - Ходаем, гомер бир, бабаемны карыйсы бар, дим.

Әнә шулай тигез гомер теләп, бер-берсенә терәк булып яши алар

Гөлсинә Зәкиев

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/botenlai-belmagan-iaklary-acyldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение