|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
06.04.2026
Наласада яшәүче Флюра һәм Илдар Төхвәтуллиннарга быел 85әр яшь
Алар икесе дә бер елгы, туган көн аралары да аз гына, берсе 12 гыйнварда, икенчесе 5 апрельдә дөньяга килгән.
– Бер урамда яшәдек. Беренче сыйныфка бергә кердек. Җиде ел бергә укыдык. Шул вакытта да тапкан, арткан әйберләрен, бозгычмы, карандашмы, миңа бирер иде, – диде Флюра апа. – Юк заман, ачлык еллар. Без гаиләдә 8 бала. Әтине хәрби заводны сакларга җибәрделәр. Әле дә күз алдымда – коры сәке, анда бернәрсә дә юк. Әнинең чүпрәккә төреп чормага яшереп куйган арыш оны бар иде. 1938 елгы абый белән менәбез дә бер чәй кашыгы кабабыз, суырып йөрибез. Әни белмәдеме, сиздермәде, сүз әйтмәде. Иртәнге ашка тау астыннан җыйган акбаш. Тоз сибеп болгатабыз да, ашыйбыз. Аннан әни бәрәңге, он, туңмай салып, кысыр аш пешерә иде. Барда пешергәнен хәтерлим әле. Аны ашаганнан соң коса идем. Кая барыбызга да ашарга җиткерсен инде, әни, җанашым? Булган әйберне салым итеп җыеп алып чыгып китәләр. Берсендә 500 сум сорыйлар Әни, түзмәгәч: “Баланы алып чыгып китегез”, – диде. Мин качтым. Әни егылды. “Әни, үлмә”, – дип елыйм.
Аннан колхозчыларга тиенләп акча бирә башлыйлар. Әнисе, балалар йокыдан торганчы, Арча базарына барып, булган ун йомырканы сата да, нәрсәдер булса алып кайта.
– Үзебезгә елга бер өй юган көнне бер йомырка эләгә иде, – дип искә ала Флюра апа. – Сыер булганга карап, сөт тә юк. Задание, дип алып чыгып китәләр. Үзебезгә сепарат сөте булды.
Җиденче сыйныфтан соң кыз колхозда эшли, 1962 елда мәктәпкә пионервожатый булып керә. 18 ел эшләү дәверендә районда беренчелекне бирми. “Иң яхшы вожатый” исемен ала, пионервожатыйларның Бөтенсоюз слетында катнашу хокукын яулый. Аннан мәдәният йортына керә.
Анда эшләгәндә дә “Иң яхшы мәдәният йорты” исемен бирәләр. Флюра ханым тырышлыгы белән. Нинди хезмәткә алынмасын, җиренә җиткереп, күңел биреп башкара ул. “Ниләр генә оештырмадым! Әле дә ул заманны сагынып сөйлиләр”, – ди.
Илдар абый Үрнәк училищесын тәмамлаганнан соң, гомер буе тракторда, машинада эшли. Ул да алты балалы гаиләдә бик күп авырлыклар күреп үскән. Әтиләре сугышта. Тормыш әниләре җилкәсендә. Ачлык.
– Хәзер җәннәттә яшибез, – диде ул. – Елларга тынычлык бирсен. Улларыбыз Динар, Дамир, Ирек бик әйбәт булды. Оныкларыбыз куандыра. Шуңа сөенеп гомер итәбез.
1963 елда өйләнешә алар. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң ук кызны тынычлыкта калдырмый Илдар. Башта, яшь әле син дип, куса да, тора-бара бирешә Флюра.
– Дүрт почмаклы кечкенә генә өйдә күпме кеше яшәдек бит! Ничек түзелде икән, дим. Илдар көн-төн эштә. Бер-бер артлы ике бала туды.
Ул чакта ике баласы булганнарны армиягә алмаганнар. Илдар да калган. Йортны зурайтканнар.
– Үз гомеребездә күпме төзелеш алып барырга туры килде, – диде Флюра апа. – Өч малайга (берсе соңрак туды) йорт салырга булыштык. Үзләре дә бик тырыш, тәртипле булдылар. Аларны иркәләп үстерергә вакыт җитмәде инде. Эшләп үстеләр. Дус булдылар. Терлек күп асрадык. Җәй җитүгә печән чаптылар. Илдар гел эштә, малайларга барысы да. Хәзер шуларның игелекләрен күрәбез. Үзләренә нәрсә, безгә дә шул, бөтенесе алардан, – диде Флюра апа.
– Киленнәрдән дә уңдым. Оныкларым гөрләп үсеп килә. Улларым да һәрчак сөендерә. Тырышлыклары белән үз бизнесларын булдырдылар. Хөрмәт казандылар, – диде Флюра Төхвәтуллина. – Авылга да бик булышалар. Мәчет түбәсен яптылар. Зиратны, чишмәләрне карап торалар. Быел 65 кешене җыеп ифтар үткәрделәр. Бәйрәмнәрдә булышалар. Мөндештә ел да сабантуй оештыралар. Горурланабыз алар белән.
Флюра апа дини белем алган, биш вакыт намазда. Егерме ел абыстай булып йөргән. Хәзер зиһен чуалып бара, ди.
Илдар абый белән чөкердәшеп, тормыштан канәгать булып, өстәл тулы тәмле ризыклар белән балалар кайтканны көтеп, тыныч кына яшиләр.
Гөлсинә Зәкиева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kyryk-berence-el-balalary
