События

Арчада эшмәкәрләр ачыктан-ачык сөйләштеләр 11.08.2017

Арчада эшмәкәрләр ачыктан-ачык сөйләштеләр

Районда Арча, Әтнә, Балтач, Питрәч районнарының эшмәкәрләре, фермерлары җыелды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр Советы Арчада үзенең күчмә утырышын үткәрде. «Бизнес һәм власть” кысаларында ачыктан-ачык сөйләшү булды ул. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Шундый очрашулар вакытында чыктан-ачык сөйләшүләр нәтиҗәсендә эшмәкәрләр файдасына республикада 70ләп проект төркеме эшләнә.

Казаннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча уполномоченный Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Олег Даминов, Идел буе регионара табигатьне саклау прокуратурасының Казан районара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек Советы координаторы Айрат Сөнгәтуллин кайтты. Сөйләшүне Тимур Нагуманов алып барды.

— Гади заманда яшәмибез, — дип сөйләде Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов. — Законнар бик күп. Алар үзгәреп тора. Күзәтүче структуралар да күп. Әмма күзәтмичә дә, тикшермичә дә булмый. Иң мөһиме – халыкның иминлеген саклау. Ачыктан-ачык сөйләшеп, проблемаларны бергә—бергә хәл итәргә кирәк. Без шулай, эшмәкәрләр белән очрашып, ярты республиканы йөреп чыктык инде. Шактый проблемалар ачыкланды һәм без аларны уңай хәл итәргә тырышабыз.

— Мин үзем элеккеге бизнесмен, җитәкче урыннарда да эшләдем, — дип сөйләде район башлыгы Илшат Нуриев. — Үз бизнесын булдырганнарның хәлен яхшы аңлыйм. Эшмәкәрләргә ишек һәрвакыт ачык, ярдәм итәргә әзербез.

Эшмәкәрләр үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләделәр. Арчалар аерата актив булдылар. Алар үзләренекен генә түгел, барлык эшмәкәрләрне борчыган мәсьәләләр турында сөйләде.

— Ягулык сезоны тәмамлангач, газчылар газ килү юлына пломба куеп, газны өзәләр, ягулык чоры башланыр алдыннан без, бер кочак документ җыеп, күрше районга барып, газ оешмасыннан газны ачу өчен рөхсәт алу артыннан йөри башлыйбыз. Бу мәгънәсез мәшәкатьләр кайчанга кадәр дәвам итәр икән? Мин күп йөрим, башка регионнарга да чыгам, сөйләшәм, әмма аларда мондый хәл юк, — дип борчылып сөйләде “Круг” ширкәте җитәкчесе Тәлгат Закиров.

Алкогольле эчемлекләрне бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълумат системасы (ЕГАИС) буенча сатуны оештыру эшмәкәрләргә шулай ук финанс ягыннан катлаулылыклар китереп чыгарган.

— ЕГАИС системасы гамәлгә кергәч, сатып алучысы аз булган вак авыллардагы кибетләрдә алкогольле эчемлекләрне сатмый башладык. Нәтиҗәдә легаль булмаган спиртлы эчемлекләрне итәк астыннан сату күбәйде, — дип сөйләде “Тайд-фойл” җитәкчесе Айдар Закиров. — Бу чыгымлы системаның нәрсәгә кирәге бар?

Шулай ук Айдар Әхмәтович газ хезмәтенә карата үзенең фикерләрен белдерде:

— Безнең кечкенә авыл кибетендә кечкенә генә газ котелы тора, күршедә генә яшәүче әбинең өендә дә шундый ук газ котелы, ә безгә газчылардан таләп   зур, нәрсә генә уйлап чыгармыйлар, ә әбинең газ котелына елга бер тапкыр профилактик карау үткәрелә. Аерма нәрсәдә? Без эшмәкәр – шуның өченме?

Салым органнарында теркәлмичә генә өендә үз эшен ачып җибәрүчеләр турында да сүз булды. Өйдә торт пешереп саталар, өйдән торып кына чәч кисәләр, гаражда машина ремонтлыйлар һ.б. «Бу өлкәдә тәртип булдырырга кирәк”, — дип белдерде эшмәкәрләр.

Шәхси эшмәкәр Даниал Шакировның элеккеге “Татфондбанк” хезмәтенә дәгъвасы бар. Ябылырга берничә көн кала ул бер шәхси затка акча күчергән. Әмма ул акча әлегә кадәр адашып йөри икән. Эшмәкәр кемгә генә мөрәҗәгать итеп карамаган, әмма файдасыз.

“Пионер” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Сафиуллин сөтнең арзанга сатылуыннан һәм ветринария хезмәтенең фермер хуҗалыгы өчен җайлы булмавыннан зарланды. “Сатучы, сатып алучы, сарыклар бар, әмма ветеринария хезмәте аркасында кайчакта мал сатылмый кала, — дип сөйләде Айрат Сафиуллин. — Малны төяп, ветеринария хезмәтенә барганчы, киредән әйләнеп кайтканчы сарыклар үлеп бетәргә мөмкин. Югыйсә, ветиринарлар, экологлар безгә ярдәм итәргә тиеш”.

Барлык күтәрелгән мәсьәләләр дә Казаннан кайткан юрист тарафыннан язылып барылды.

— Сезнең киләчәк актив булуыгыздан тора, — диде Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Даминов.

Утырышта күтәрелгән мәсьәләләр барысы да каралачак, дип ышандырды уполномоченный Тимур Нагуманов.

Румия Надршина.




http://arskmedia.ru/2017/08/11/archada-eshmakarlar-achyiktan-achyik-s-ylashtelar/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение