События

Бибигатифә апага 100 яшь 10.12.2021

Бибигатифә апага 100 яшь

1 декабрьдә Мирҗәм авылында яшәүче Бибигатифә апа Мусина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны котларга район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов килгән иде. Алар юбилярга бүләкләр тапшырдылар. Ул көнне көне буе җырлый да җырлый Бибигатифә апа. Гомумән, аның көйгә салган җырлары бик күп һәм оныгы Илнур барысын да язып бара икән.”Оялмыйча 100 яшькә кадәр яшә инде”, – дип куя ул кунакларның ни өчен килгәннәрен белгәч.

Йөз яшь. Бер гасыр. Күпме газаплар, михнәтләр белән беррәттән шатлыкларга, бәхетле мизгелләргә уралган еллар.  

Бибигатифә апа 1921 елның 1 декабрендә Мирҗәм авылында гади эшче гаиләсендә туа. Үзе ул мин урак урганда туганмын, ди. Элек вакытында яздырмаганнар бит. Бибигатифә апаның да туган көне шулай 1 декабрьгә күчерелә. Тамак туйганчы ашарлык ризык, киенергә юньле кием юк заманалар кыз тормышында да үз эзен калдыра.

Бибигатифә җиденче сыйныфны гына тәмамлап кала. Урманнан утын ташу дисеңме, чыпта сугулар – барысы да кыз җилкәсенә төшә. Әтиләренең дә сәламәтлеге какшый, 54 яшендә вафат та була.

– Гаиләдә сигез бала үскән алар. Бер балалары кечкенә чагында ук үлгән. Гатифә исемле булган. Шуның исемен безнең әнигә кушканнар, – дип искә ала ул сөйләгәннәрне кызы Рәйсә. – Калган җидесеннән бер әни генә исән инде. Ике абыйсы сугышта, энесе эш урынында һәлак булган. Ике сеңлесе, бер апасы төрле шәһәрләрдә гомер иттеләр, үзара тыгыз элемтәдә булдылар. Алар да юк инде хәзер.

Ике якын кешесен алып киткән сугыш башланганда кызга нибары 20 яшь була. Шул елны аны Бөгелмәгә юл төзелешенә җибәрәләр. Сугыш турындагы хәбәрне дә ул шунда ишетә. Аннан окоп казу, урман кисүләр башлана. Аякларында чабата. Ашарларына йомарлап катырылган бәрәңге. Шул үзәк өзгеч заманаларны җырга салып көйли дә инде Бибигатифә апа.

– 95 яшьлеге белән котларга килгәндә шуларның барысын искә алып үзе сөйләде. Тик хәзер оныткан шул инде, – ди Рәйсә.

Авылда да рәхәт тормыш көтми кызны. Энесе белән авылда атлар карый. Арчага кадәр ашлык илтүме, җир сукалау, чәчү, урумы – барысын да атлар белән башкарганнар ул елларда. Мескеннәрнең, ашарларына җитәрлек бирелми. Эштән кайткач егыла торган булганнар. “Атларны иртән күтәреп торгыза идек. Үзебезчә тырышып барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен дип эшләдек”, – дип искә ала торган була Бибигатифә апа.

– Бер уч ашлык өчен дә утырта торган заманнар иде бит ул. Ни өчен икәнен төгәл әйтә алмыйм, Гафия апа белән әни дә Суслонгер лагерена эләккәннәр, – ди кызы Рәйсә. – Гафия апа ирләрдән качып йомышын үтәргә дип агач артына китә. Кача, дип уйлап әнинең күз алдында атып үтерәләр аны. Озак-ламый аклаганнар үзләрен.

Бибигатифә апа 1949 елда Носы егетенә кияүгә чыга. Тик кайнанасы белән килешә алмыйча улы Исрафилны алып аерылып кайта. Тугыз яшькә кадәр улын үстерә. Янында ярдәм итәргә әнисе була. Аннан сугыштан кайткан авылдашы Сабир белән тормыш кора. Кызлары Рәйсә туа.

– Әти 2004 елда вафат булды. Язылышмыйча яшәгән алар. Шуңа әнигә фатир да  бирмәделәр, – ди Рәйсә. – Абый вафат булгач, әнине килен бакты. Ул авырып киткәч, аны да узган ел җирләдек, икесен дә Арчадан кызы Гүзәл кайтып карады. Аннан әнине төп йортта яшәүче оныгы Илнур үз янына алды. Кызлар кебек карый, тәрбияли. Орынып торган күршеләре Розалия бик зур ярдәм итә. Мин авылда. Әни янында бик еш булам. Әни бик җиңел хәрәкәтле, эштән курыкмый торган, уен-көлкеле кеше. 95 яшендә дә мунчалар ягып куя иде әле. Хәтерлим әле, алтмыш яшемдә авырып киттем. Шунда әни миңа: “Мин алтмыш яшемдә авыруның ни икәнен дә белми идем”, – диде. 

Бибигатифә апаның ике баласы, алты оныгы, сигез оныкчыгы бар. Балалары кебек үк, оныклары да бик тәүфыйклы. Шуңа аның урыны әле дә өйнең түрендә.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bibigatif-apaga-100-yash


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение