События

Остазлар укучылар янында 26.03.2022

Остазлар укучылар янында

22 мартта районның танылган шахматчылары Сөләйман Галиуллин белән Габделнәфыйк Фәттахов Лесхоз урта мәктәбендә осталык дәресләре үткәрделәр.

Мин мондый очрашуларны бик кирәк дип саныйм, – ди Сөләйман Галиуллин. – Өметлерәк уенчыларны ачыклап район күләмендәге ярышларга чакырырга исәп. Югыйсә, кайбер мәктәпләрдән ярышларга командалар бөтенләй килми.

Соңгы вакытта район җитәкчелеге тарафыннан спортның бу төренә игътибар артты. Район һәм авыл Советлары депутатлары ярдәме белән мәктәпләрдә шахмат зоналары ачылды.

Лесхоз мәктәбендә дә шахмат түгәрәге эшли, анда 27 укучы йөри, диделәр. Алар район буенча үткәрелгән турнирларда актив катнашалар. Узган ел Алмаз Саттаров районда беренче урынны яулаган. Сөмбел Саттарова, Рамилә Иванова, Әлфис Зыятдинов, Сәмирә Хәсәнова призлы урыннарга ия булганнар.

Сөләйман Галиуллин белән Габделнәфыйк Фәттахов шахмат түгәрәгенә йөрүче укучылар белән шахмат уйнадылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ostazlar-ukuchylar-yanynda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение