События

Арчада ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды 16.04.2022

Арчада ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды

Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 15 апрель көнне ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.

Укуларга барлыгы 223 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Мөслим, Биектау, Норлат, Әлки, Кукмара районнары, Казан шәһәре укучылары  һәм укытучылары укуларда актив катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булды. 15 нче апрель көнне  узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән   килгән 76 укучының, 52 укытучының  эше тыңланды. Укучыларыбыз  5 төрле номинациядә: “Г.Тукай һәм фольклор”, “Туган ягым фольклоры”, «Хәзерге татар драматургиясе”, “Шәмаил- татар халкының борынгы традициясе”, “Табигать- безнең байлыгыбыз”; укытучылар «20-30 еллар педагоглары», «Фольклорчы- минем якташым”, “Укытучы- иҗади шәхес” исемле номинацияләрдә үзләренең хезмәтләрен якладылар. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урыбасары Камаева Алия Габделфәртовна, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, фән докторы, профессор, шагыйрь Рифат Җамал ,ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Фатих Хөсни һәм Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты  Камил Әдһәм улы Кәримов,“Мәгариф” журналы җаваплы сәркатибе Сабиров Альберт Загир улы,  “Мәгариф” журналы редактор урынбасары Лотфуллина Фәния Альбертовна, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ганиева Айгөл Фирдинатовна, Г.Тукай әдәби музее өлкән хезмәткәре Нагимуллина Резеда Вагизовна,“Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы  катнашында төзелгән жюри укучыларның һәм укытучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Укучыларга һәм укытучыларга  дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-khi-respublikaklm-gabdulla-tukay-ukulary-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение