События

Арчадагы Җиңү парадында 30 оешма коллективы катнашты 11.05.2022

Арчадагы Җиңү парадында 30 оешма коллективы катнашты

Җиңүнең 77 еллыгына багышланган парад 9 майда узган бәйрәм чарасының төп өлеше иде

Җиңү парадына тезелгән райондашлар "Арча" спорт мәктәбе бинасы яныннан шәһәр үзәгенә кадәр уздылар. Барлыгы 30 төркемгә тупланган оешма коллективлары кулларына шарлар, чәчәкләр, плакатлар тоткан иде. 

Иң беренчеләрдән булып байраклар күтәргән райондашлар узды. "Я помню! Я горжусь!" һәм "Үлемсез полк" акциясенә кушылучылар иң зур төркемнәрнең берсе иде. Аларның кулында сугышта батырларча һаләк булган әби-бабаларының фотолары иде.

Мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы идарәләре аерым төркемнәрне тәшкил итте. Мәрхәмәтлелек һәм спорт бүлеге, Үзәк хастаханә, Арчада эшләп килүче җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр һәм ширкәтләр дә парадка кушылып шәһәребез урамы буйлап уздылар. Хәрби комиссариат офицерлары, ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар парадны төгәлләүчеләр иде. Биредә катнашкан һәркемнең йөзендә моңсулык, шул ук вакытта каһарманнарыбыз өчен гоурлык хисләре бөркелә иде. Һәр оешма алдыннан хәрби тематика белән бизәлгән машиналар узды. Ретро машиналар иң ахыргы булып килделәр.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archadagy-i-paradynda-33-oeshma-kollektivy-katnashty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение