|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
12.07.2022
Тиздән – урак өсте!
Вакыт тиз уза. Әле кайчан гына язгы чәчүне тәмамлаган идек, инде менә урып-җыю якынлаша.
12 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашында хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген кабул итү башланды. Комиссия “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Заря”, “Северный”, “Кырлай” ширкәтләрендә, Арча элеваторында булды.
– Быел игеннәрнең торышы әйбәт, әмма уңышны амбарларга урнаштырасы бар, – диде район башлыгы. – Күргәнебезчә, әзерлек начар түгел, без игенчеләребезнең сынатмаячагына ышанабыз!
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tizdn-urak-ste
