События

Ресторанда балалар өчен осталык классы 10.08.2022

Ресторанда балалар өчен осталык классы

Яруллина Ләйсән җитәкчелегендәге "ТатАрская усадьба" хезмэткәрләре , официант Миләүшә Арча районы "Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләренә һәм үзәккә йөрүче балаларга профориентация буенча экскурсия, мастер класс күрсәттеләр . Ресторан эше белән таныштырдылар.  Безне үзегезнең ресторанга чакырып, ресторан эше һәм официант эше белән таныштырып, ничек өстәл әзерләвен күрсәтеп, балаларга үзләренә дә өстәл әзерләргә мөмкинлек биреп, аларга чын официантлар кебек үзләре өстәл өсте төзү мөмкинлеге биргән өчен сезгә чын күңелдән зур рэхмәтебезне белдерәбез. Экскурсия азагында балалар күңелен күреп мул итеп аларны сыйлаган өчен, алга таба да сезгә зурдан зур унышлар, муллык телибез. Балалар үзләренең хисләрен «Президент кебек» утырдык диеп белдерделәр. Сезгә барысы өчен дә тагын бер кабат зур рәхмәт. Эшләрегез һәм тормышыгыз гел уң булсын.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/restoranda-balalar-chen-ostalyk-klassy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение