События

Һәр юнәлеш игътибарда 11.09.2022

Һәр юнәлеш игътибарда

Арча муниципаль районы Иҗтимагый советының чираттагы утырышында мөһим темалар каралды.

Иҗтимагый совет районда барган һәр юнәлешне – мәдәният өлкәсеме ул, мәгариф, төзелешме, яшьләр тормышымы – контрольдә тота.

“Мәдәният” милли проекты кысаларында эш ничек тормышка ашырыла? Торак программасы буенча нәрсәләр башкарылган?  Территория-җәмәгатьчелек үзидарәләре органна-рының үзара бәйләнештә алып барылган эшләре нинди нәтиҗә бирә?

– Мәдәният идарәсе өч юнәлештә (мәдәни мохит, цифрлы мәдәният һәм иҗади кешеләрне барлау) эш алып бара, – диде мәдәният идарәсе белгече Гөлүсә Бәхтиярова. – Иске Чүриле мәдәният йорты ныклап төзекләндерелде. Штерәдә 45 урынлык клуб сафка басачак. Иске Кырлай мәдәният йорты, “Казан арты” тарих-этнография музеен төзекләндерү күздә тотыла. Сәнгать мәктәбенә инструментлар алынды. Иң яхшы мәдәният учреждениеләрен ачыклау максатында, алар арасында бәйгеләр үткәрелеп килә. Грантлар оталар. Грант эшчәнлеген киләчәктә тагын да яхшырту күздә тотыла. Илкүләм проект кысаларында төрле чаралар үткәрелә.

– Мәдәният өлкәсендә буш эш урыннары бармы? Кадрлар белән эш ничек тора? Үзара тәҗрибә уртаклашу ничек куелган?  – дип кызыксынды Иҗтимагый совет җитәкчесе Надия Мифтахетдинова.

– Бу өлкәдә проблемалар юк. Ераграк авылларда буш урыннар бар. Әмма аларга мәдәният хезмәтен шул авыл җирлегенә кергән зур мәдәният учреждениеләре күрсәтә. Китапханә китаплар алып килә. Гомумән, мәдәният йортлары үзара бәйләнештә эшлиләр. Арча мәдәният йорты семинарлар оештыра. Яхшы эшләгән мәдәният йортлары хезмәткәрләре урыннарга барып  тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Күптән түгел күрше Әтнә районы белән шундый юнәлештә элемтәне башлап җибәрдек.

– Мәдәният, мәгариф, спорт аерылгысыз булырга тиеш. Бездә бергә эш алып барыламы? Ел саен язучыларга Тукай бүләкләре бирелә. Аларның әсәрләре белән китап укучылар таныш микән? Мәгариф идарәсе белән берлектә берәрсенең әсәре буенча китап укучылар конференцияләре үткәрелгәне бармы? – дип сорады Илдус Сәгъдиев.

– “Балкыш” фестивале зурлап үткәрелде. 735 кеше катнашты. Сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен бәйрәм тулысынча мәдәният хезмәткәрләре көче белән оештырылды. “Арча кичләре” даими үткәрелә. Без үз чараларыбызны музей, мәдәният йорты, китапханә белән бергә үткәрәбез, – диде район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина.

– Мәдәният, мәгариф ида-рәләре, спорт бүлеге арасында тыгыз элемтә урнашкан. Мәдәният идарәсе эше турында канәгатьләнерлек дигән бәя куярга була. Тамашачылар гына аз, – дигән нәтиҗә ясады Иҗтимагый совет җитәкчесе.

Районда торак программаларын тормышка ашыру турында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече Фәрдүс Хәйертдинов сөйләде. Ул районда яшәгән 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү тәртибен аңлатты.

– Гаиләдә ир белән хатын гына булса, тиешле нормативтан чыгып торак бәясенең 30, бала булса, 35 процентын дәүләт компенсацияли, – диде  ул. – Торак мәйданы бер кешегә 18 квадрат метрдан ким булган очракта. Кайда эшләсәләр дә ярый. Казанда да, башка районда да фатир алырга мөмкин. Бүгенге көндә районда 8 гаилә чиратта тора. Ел саен май аенда яңадан теркәү үткәрелә. Торак комиссиясе карый. Уртача базар бәясе. Быел квадрат метры 49 мең сум. 2 гаиләгә бирелде. Тагын 4 кешенең документлары министрлыкка җибәрелде.

Моннан тыш утырышта “Көнчыгыш” һәм ”Үзәк” торак-җәмәгатьчелек үзидарәләре җитәкчеләре Ринат Сафин белән Радислав Прахов хисаплары тыңланды. Торак-җәмәгатьчелек үзидарәләре үзара ничек хезмәттәшлек итә, халык белән ничек эшли? Сүз шул хакта барды. Аларның эшләре күз алдында. Һәр торак-җәмәгатьчелек үзидарәсенә җаваплы, энергияле кешеләр куелган. Бәйгеләр, концертлар, спорт ярышлары оештыралар, мәдәният йорты, ЗАГС, спорт бүлекләре, китапханә, музейлар, мәчетләр белән тыгыз элемтәдә торалар, грантлар отып, балалар мәйданчыклары төзиләр, үзләре территориясенә кергән зиратларны тәртиптә тотарга тырышалар. Халык белән дә уртак тел табалар.

Коррупция темасы да күтәрелде. Надия Мифтахетдинова Арча районында аның торышы буенча җәмәгатьчелек сораштыруы нәтиҗәләре белән таныштырды һәм утырышка йомгак ясады.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/har-iunales-igietibarda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение