События

«Көзге кросс-2022» 24.09.2022

«Көзге кросс-2022»

Көчле булырга теләсәң – йөгер, 
Матур булырга теләсәң – йогер,
Акыллы булырга теләсәң – йогер.


20 нче сентябрьдә Арчаның 9 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында “Көзге кросс” дигән спорт чарасы узды. Бакчанын физик тәрбия инструкторлары Гараева Л.В. һәм Нурмухаметова А.Ф. йегерешкә өлкән һәм әзерлек төркемендәге иң актив һәм спортчы балаларын жыйды. Тәрбиячеләр тантаналы төстә чыгыш ясап, аларга көч, дәрт, житезлек һәм жинү теләгәннән соң, балалар стартка чыкты. Йөгерештә балалар бик теләп һәм чын спорт дулкыны белән катнашты. Яшь йөгерешчеләребез жинүгә омтылды. Һәркем үз көчен, ныклыгын һәм чыдамлыгын күрсәтергә тырышты. 

Көзге кросснын нәтижәсе буларак, һәр яшь төркемендә жинүчеләргә балалар бакчасы мөдире Мустафина Э.Г. тарафыннан I, II, III   урыннар өчен медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Ә бәйрәмдә катнашкан һәрбер кеше бу көннен ин төп призын – күтәренке кәеф һәм уңай хисләрне кабул итеп алды. Чара күңелле, жинел һәм бәйрәмчә үтте.


Хәнәфиева Ч.М. – Арчаның 9 номерлы балалар бакчасынын тәрбиячесе.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kozge-kross-2022


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение