События

Арчаның өченче номерлы мәктәбе 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. 28.09.2022

Арчаның өченче номерлы мәктәбе 50 еллык юбилеен билгеләп үтә.

30 сентябрьдә Арча тарихында иң тирән эз калдырган мәктәпләрнең берсе – өченче номерлы мәктәп илле еллык юбилеен билгеләп үтә.

Арчада бик күп кеше әлеге мәктәпне тәмамлаган. Заманында Иске Кырлай, Иске Йорт, Наласа, Урта Бирәзә, Бирәзәбаш, Зур Бирәзә һәм башка якын-тирә авыллардан да килеп анда белем алалар иде.

Мин үзем дә шунда укыдым. Бик күп еллар узуга карамас-тан, үземнең мәктәбемне, укытучыларымны җылы хисләр белән искә алам. Укытучыларымның күбесе исән дә түгел инде, әмма алар күңелдә тирән эз калдырган. 

Тарихы үзе кызыклы

Бүгенгесенә тукталганчы, тарихына күз салу кирәктер. Чөнки өченче мәктәпнең үткәне дә кызыклы һәм истәлекле. Ул үзенең тамырлары белән 18 гасырга ук барып тоташа. Кайчандыр ерак-ерак заманда бу мәктәп урынында малайлар өчен ике сыйныфлы земский училище булган. Ул губернада иң яхшылардан саналган. Училищеда биш ел белем алганнар. Өч бүлекчәле беренче сыйныфта өч, икенчедә ике ел укыганнар. Программага рус, чиркәү-славян телләре, арифметика, геометрия, тарих, география, сызым, чиста язу, рәсем, җыр дәресләре кергән. Моннан тыш, һөнәрләргә дә өйрәткәннәр.

Өченче мәктәп тагын бер ягы белән танылган – биредә бөек рус җырчысы Федор Шаляпин укыган. 1885 елның сентябрендә килә ул Арчага. Дөрес, озакка тоткарланмый, әмма исеме тарихта уелып кала.

Ә Бөек Ватан сугышы елларында биредә эвакогос-питаль ачыла. “Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина тырышлыгы белән биредә шул чор хатирәләрен үз эченә алган музей оештырылды. Госпитальдә эшләгән шәфкать туташлары барланды, алар белән элемтә урнаштырылган. 1943 елдан бу урын әсиргә алынган дошман солдат-офицерларын дәвалау госпитале итеп үзгәртелә. Анда дәваланучыларның туганнары да ерак җирләрдән кайтып, музеебызда булып китте”,  – диде мәктәп директоры Алсу Сабирҗанова.

Беренчеләр...   

Тамыры ераклардан ук килгән уку йорты ни өчен 50 еллыгын гына билгеләп үтә? Чөнки 3нче номерлы Арча урта гомуми мәктәбе буларак ул 1972 елда оеша. Беренче директоры – Сергей Волков. “Ул вакытта да мәктәптә 12 сыйныф, коллективта 30 педагог булган. Бүгенге көндә дә шул кабатлана – 11 сыйныф, 30 педагог”, – ди Алсу Фәрхатовна. Тик аерма шунда, ул чорда 300 укучыга белем бирүче урта мәктәп булса (хәтерләсәгез, хәзерге ДОСААФ оешмасы урнашкан агач бина), хәзер 240 баланы туп-лаган башлангыч мәктәп һәм 46 бала тәрбияләнгән балалар бакчасы.

Юбилейга коллектив бик нык әзерләнә. Ул элеккеге елларны чагылдырган фотолардан торган альбомнар, укытучыларның истәлекләре, күргәзмәләр, стендлар – үзеңне шул елларга әйләнеп кайткандай тоясың. Әлеге мәктәптә белем алган укучылар, укыткан укытучылар өчен тәэсирләр зур булачагына иманым камил. Бер альбом сюрприз белән – телефонны күмәк фотографиягә китерәсең һәм ул “терелә”. Мәсәлән, укытучылар тезелеп утырган күмәк фото. Бер караганда, гадәти әйбер. Телефонны шул турыга куйганнар иде, укытучылар – Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясый. Күпме еллар үткән, ул вакыттагы яшь кызлар хәзер тәҗрибәле укытучылар. Нинди күркәм истәлек. Бүгенге коллектив куйган зур хезмәтнең искиткеч зур нәтиҗәсе.

Беренче укытучылар. Менә алар – Хәйдәр Гайнетдинов, Екатерина Хәсәнова, Миннегөл Әшрапова, Марья Кожевникова, Анна Привалова, Лидия Петрова, Юлия Шумилова, Җәүһәрия Рәхимова, Наҗия Саттарова, Флера Маннапова. Күбесе юк та инде аларның, әмма алар ул чор укучыларының күңелләрендә мәңгегә урын алганнар.

Татар мәктәбе иде ул. 1976-1986 елларда (директор Заһид Гаделшин) ата-аналар соравы буенча рус сыйныфлары да оештырыла. Якын-тирә авыллардан балалар агыла. Берара укучылар саны меңнән артып китә. Сыйныфлар зур, 36шар укучы. Укулар ике сменада. Шартлар юк. Матди-техник база фәкыйрь. Әмма дус, тырыш коллектив кулыннан килгәннең барысын да эшли, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Ә нинди укытучылар белем бирде – Сәлих Гәрәев, Фәүзия Хәйретдинова, Вакыя Гыйндуллина, Рәйсә Рәхимова, Сәрия Абдуллина һәм башкалар. Аларның барысы да һәм һәрберсе аерым-аерым чын укытучы исемен йөртерлек аерым бер шәхес. Мәктәпне тәмамлаучыларның дәрәҗәле урыннарда эшләүләре моның ачык нәтиҗәсе.

Еллар агышы 

Еллар үтте, директорлар алышынды, укытучылар лаеклы ялга китә. Алар урынына икенчеләре килеп, мәктәпнең беренче көнге дәрәҗәсен төшермәслек итеп күңелен биреп, көчен, тырышлыгын куеп, остазлар тәҗрибәсен кулланып эшли. 10 ел мәктәпне җитәкләп                                                                  лаеклы ялга киткән Заһид Гаделшин урынына Шәфигулла Гарипов килә. Мәктәп элеккеге педагогия училищесы булган ике катлы бинага күчә, яңадан яңа үрләр яулый, матди-техник базасы байый, кабинетлар җиһазландырыла. Бу елларда ул педагогия көллиятенең тәҗрибә мәйданчыгына һәм студентларына практика үтү өчен база уку йортына әверелә.

Мәктәптә ул чорда районда бердәнбер һәм беренче кызлар өчен сыйныф-остаханә оеша. Кызлар тегү, чигү, кулинария серләренә төшенә. Егетләр дә читтә калмый, көнкүреш кирәк-яракларын үз куллары белән ясый. Шулай ук алар өчен автосыйныф та ачыла. Озак еллар буе районда эшкә өйрәтү буенча төп мәктәп була ул.

Тормыш алга бара, мәктәптә дә үзгәрешләр була тора. Компьютерлар килеп керә, информатика сыйныфы барлыкка килә. Икенче сыйныфтан чит тел өйрәнү практикасы кертелә. Яңа технологияләр, яңа дәрес төрләре, кызыклы чаралар кертелә.

1992 елда мәктәпне җитәкләү Фатыйх Хәкимуллинга йөкләнә. Бу елларда әхлакый-эстетик тәрбиягә аеруча зур игътибар ителә, дәресләрдә яңа технологияләр кулланыла, коллективта укытучыларның методик осталыгын һәм иҗади активлыгын күтәрүгә зур роль бирелә. Педагоглар тормыш белән бергә атлап, ерактан укуны да практикага кертәләр, шулай мөмкинлекләре чик-ле балалар белән эшлиләр. Балалар олимпиадаларда җиңүләр яулыйлар, форумнарда чыгышлар ясыйлар, төрле уңышларга ирешәләр. Укытучылар мактаулы исемнәргә ия булалар, бик теләп эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, квалификацияләрен күтәрәләр. Яңа җитәкчеләр Наил Гыйниятуллин (2002-2008), Илһамия Абдуллина (2008-2015), Тимур Сәгъдиев (2015), Люция Фатыйхова (2015-2021), укытучылар килә, алар мәктәпне ирешкән югарылыктан төшермичә, яңа үрләр яулау өчен бөтен тәҗрибәләрен, тырышлыкларын куялар.

Әмма бинаның төп өлеше куркыныч тудыру сәбәпле, мәктәпне үзгәртеп коралар һәм 2011 елда ул “Арчаның өченче номерлы башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы”на әверелә.

Алсу Сабирҗанова,  2021 елның 1 апреленнән мәктәп директоры:

– Башка белем учакларыннан аермалы буларак, мәктәбебез структурасы үз эченә балалар бакчасын да ала. Бүген 240 бала укый, 46 бала бакчада тәрбияләнә. Мәктәп белән балалар бакчасы эше тыгыз бәйләнгән. Тирән белем бирү белән беррәттән, балаларга төпле тәрбия бирүгә дә зур игътибар юнәлтелә. Төрле чаралар үткәрү моның ачык мисалы. Алар бик күп. Без балалар тормышын кызыклы, дәресләрдән тыш вакытларын файдалы да, истә калырлык та итеп оештыру өчен зур көч куябыз. Гадәти чаралар гына оештырмыйча, яңалык кертергә тырышабыз. Ата-аналар белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Төрле проектлар уйлап табып, фестивальләр оештырабыз.

Бу уңайдан “Сәләтле гаилә – сәләтле бала” дигән проект турында әйтеп китәсе килә. Аның нигезендә һәр сыйныфтан әти-әниләре белән бергә берәр бала чыгышы әзерләнә. Соңыннан барысын бергә туп-лап, зур чара үткәрелә. Бу балаларны сәнгатькә тартырга да, тәрбияне  әти-әниләр белән бергә алып барырга да ярдәм итә.

Әти-әниләр өчен мәктәп булдырдык. Балаларны ничек бәйгеләргә әзерләргә? Дөрес юнәлеш табу максатыннан әти-әниләр белән семинарлар, осталык класслары үткәрдек. Соңыннан нәтиҗә ясадык, 15 май, гаилә, мәхәббәт һәм туг-рылык көнендә зур чара оештырдык. Анда катнашучылар үз гаиләләрен (спорт, сәнгать, рәсем ясау осталыгы һәм башкалар буенча) якладылар. Мәсәлән, берсенең баласы спорт белән шөгыльләнә, шахмат уйный, икенчесенең рәсем ясый, я булмаса сәнгатьтә үзен күрсәтә һәм башкалар. Күргәзмәләр дә ясап алып киләләр. Димәк, бала белән мәктәптә генә түгел, өйдә дә шөгыльләнәләр. Ә без, үз чиратыбызда, балаларның тырышлыкларын күреп, аларга грамоталар тапшырабыз. Бу киләчәктә тагын да тырышырга этәргеч булып тора. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә планлаштырабыз.

Коллектив бик яшь, әмма педагогларның барысы да үз һөнәрләренең осталары. Аларга идеяне генә җиткерәм, шунда ук эләктереп алалар һәм югары дәрәҗәдә башкарып та чыгалар. Элекке укытучылар белән дә элемтәне югалтмаска тырышабыз. Алар үзара бик дус. Аралашалар, бер-берсенең хәлләрен беләләр. Мәктәпкә очрашуларга көтеп калабыз. Чөнки яшьләр аларны белергә тиеш.

30 сентябрь көнне, мәктәпнең 50 еллыгы уңаеннан, зур чара үткәрелә. Ул 15 сәгатьтә башлана. Өченче мәктәптә укыткан барлык укытучыларны, төрле елларда тәмамлап чыккан укучыларны, теләге булган һәркемне бәйрәмгә чакырабыз. 

Ветеран укытучылар хатирәләре

Сәрия Абдуллина:

Арчада хезмәт юлымны 1963 елда икенче мәктәптә пионервожатый булып башлап җибәрдем. Дүрт елдан рус теле һәм әдәбияты укыттым. 1972 елда мәктәп станциягә яңа мәктәпкә күчте. Әмма авыллардан килгән балаларга станциягә йөрү кыен булу һәм яңа мәктәпкә сыймау (2000нән артык бала иде) сәбәпле, шул елның көзендә Арчада иске мәктәп базасында өченче мәктәп ачылды. Мин шунда күчтем һәм 2000 елга кадәр укыттым. 44 ел гомеремне балаларга белем бирүгә, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә багышладым.

Коллектив безнең бик дус. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Без, ветеран укытучыларны да, онытмыйлар. Шушындый коллектив белән озак еллар бергә эшләвемә сөенәм.

Сәрия Закирова: 

Мәктәпнең оешкан вакытлары гына иде. Директоры Заһит Гаделшин. Ул безне, яшь укытучыларны, үз янына чакырды һәм мәктәптә курчак театры оештырырга кушты. Бу эшне Лидия Петрова үз өстенә алды һәм чын курчак театры ясады. Репертуары да бай иде.

Без эшләгән чорның тагын бер үзенчәлеге – төркем җыеп, берәр атналык экскурсияләр оештырдык. Юлламалар, юл бәяләре һәр кеше күтәрә алырлык иде. Казан, Ульяновск, Мәскәү, Минск, Ленинград – барысында да булдык.

Никадәр балага дөнья күрсәтеп йөргәнбез. Бу балада үзе өчен дә, иптәшләре өчен дә җаваплылык тәрбияләү дә булган.

Наилә Миннемуллина:

Өченче мәктәп, өченче мәктәп,

Шундый якын, үз бит син!

Ярты Арча баласына

Белем биргән йорт бит син!

Матурландың, үзгәрдең син хәзер,

Ныклы белем өчен бар да әзер.

Тукаебыз теләгәнчә, милли бул син,

Арчабызның йөзек кашы, рухы бул син!

Укучыларың бер дә онытмыйлар,

Районда син эзлесең.

Кыйблаңны һич үзгәртмичә

Яңа юллар эзлисең.

Күп елларга шулай даның барсын,

Онытылмаслык хатирә калсын.

Оныкларның оныклары сиңа

Бары матур эзләр генә салсын.

Заһид Гаделшин истәлекләре:

Мәктәпне мин 1976 елда, Сергей Волков лаеклы ялга киткәннән соң җитәкли башладым. Ул ике катлы иске бинада урнашкан иде. 12 сыйныф кабинетлары, спорт залы, ашханә, кечерәк кенә лаборатория. Дәресләр ике сменада үтте. Бернинди шартлар  юк. Әмма дус һәм тырыш коллектив укыту-тәрбия процессын яхшырту өчен бөтен көчен куеп эшләде. Ул чакта белем бирүдә төп проблема – балаларның мөстәкыйльлекләрен үстерү иде. Бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Белем бирү буенча да мәктәп һәрчак югары дәрәҗәдә булды.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcanyn-ocence-nomerly-maktabe-50-ellyk-iubileen-bilgelap-...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение