События

Районыбыздагы иң матур бизәлгән ишегалды билгеле булды 09.01.2023

Районыбыздагы иң матур бизәлгән ишегалды билгеле булды

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан уздырылучы “Ә безнең ишегалдында...” («А у нас во дворе…») дип исемләнгән йорт яны территориясен иң яхшы Яңа ел бизәлешенә багышланган бәйгенең район этабы тәмам

Яңа ел бәйрәменә багышланган бәйге 2022 елның 23 декабреннән башланды. 5-8 гыйнвар көннәрендә сайтта урнаштырылган фотоларга тавыш бирү этабы барды. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең барлык филиалларында барган әлеге бәйгедә һәм шәхси йортлар, һәм оешмалар катнашты. 

Арча районы буенча бәйгедә Яңа ел алдыннан бизәлгән 57 ишегалды катнашты. Алар арасында шәхси ишегаллары, балалар бакчалары һәм мәктәпләр булды. Балалар бакчалары арасында иң күп тавышны(787) 11нче балалар бакчасы, мәктәпләр арасында 6нчы мәктәп(776) җыйды. Шәхси хуҗалыклар арасында һәм бәйгенең төп җиңүчесе буларак Яңа Кенәр авылыннан Галәветдиновлар гаиләсе танылды. Алар өчен 807 тавыш тупланган. 

Бәйгенең район этабында катнашып, җиңү яулаган әлеге фото республика этабында катнашачак. 

10-13 гыйнвар көннәрендә тавыш бирүнең республика этабы башланачак. Ул tatar-inform.ru и tatar-inform.tatar сайтларында була.

14 гыйнварда тавышларның гомуми санын исәпләп, бәйгенең җиңүчеләре билгеләнә.

Җиңүчеләр 14 гыйнварда «ТАТМЕДИА» АҖнең рәсми сайтында һәм "ТАТМЕДИА" АҖ массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителәчәк.

Гөлнур Миннебаева

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raionybyzdagy-in-matur-bizalgan-isegaldy-bilgele-buldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение