События

Балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков: «Бала дини булып үссә, әти-әнисенә бәхет» («Интертат », Энҗе Габдуллина). 17.01.2023

Балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков: «Бала дини булып үссә, әти-әнисенә бәхет» («Интертат », Энҗе Габдуллина).

«Акчага дип түгел, күңел тынычлыгы өчен эшлибез. Теге дөньяда әҗер-савабы булыр дип эшлибез», – ди балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков. Аларның китапларын Дагыстан, Чечнядан, Франция кебек чит илләрдән дә сорап алалар. «Интертат» хәбәрчесе Яңа Кенәр авылында яшәүче Таһир Аксаков белән аралашып кайтты.

«Китап чыгару – акча китерә торган эш түгел»

Арчаның Яңа Кенәр авылы ир-атлары Таһир Аксаков һәм Раил Фәйзрахманов балаларга дини китаплар ясап бастыру уе белән2016 елда яна башлый. Дизайн, нәшрият эше буенча белемнәре булмаса да, бергәләп зур эшкә тотыналар.

Дизайнерлар эзләп карадык, беркемне дә таба алмадык. Шунда уйладым да, үзем эшләп карарга булдым. Июньнән декабрьгә хәтле «Ислам дине нигезләре» дигән беренче китапны ясап чыктык. Хәреф тикшерергә корректор да юк, редактор да юк, беркем дә юк. Җәлил хәзрәткә бардык та, ул безгә шунда ук табып та бирде. Ул китапны өченче тапкыр бастырабыз бугай инде. Гади, аңлаешлы булганы өчен яратып алалар, – ди Таһир абый.

Аның дизайн, фотографияләргә мәхәббәте эшендә дә чагыла икән. МЧСта эшләү дәверендә фотограф булып та ала.

«Эфир»да эшләгән Владимир Николаевич Селиверстов бездә прессаны җитәкли иде. Без аның белән бик дус булдык. Ярышларга, Шойгу килгән чакларда үзе белән йөртте, мин фотографиягә төшерә идем. Шулай өйрәнеп киттем, фотошопта игъланнар да ясый идем.

Верстка ясауны яратып эшлим, балаларга булгач, бигрәк тә. Алар самими, күңелләре ак кәгазь белән бер. Шуңа эмблемада да ак чәчәк – ул бала. Беребез дә акчага дип эшләми. Китап сатылган акча икенче китапны чыгаруга китеп бара. Башта бәясен бик арзан итеп куя идек. Тик берсе икенчесенең чыгымнарын капламый башлады. Хәзер кыйммәтрәк һәм сыйфатлырак. Китап чыгару, гомумән, акча китерә торган эш түгел, – ди Таһир Аксаков.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/balalarga-dini-kitaplar-yasaucy-tahir-aksakov-bala-dini-bulyp-ussa-ati-anisena-baxet-5857087



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение