События

2016–2017 елларда Арчада 400–500гә кадәр яңа эш урыннары булдыру планлаштырыла 31.12.2015

2016–2017 елларда Арчада 400–500гә кадәр яңа эш урыннары булдыру планлаштырыла

Район башлыгы Илшат Нуриев  белән әңгәмә. Сорауларга җаваплар.  

Нурислам Латыйпов:

– Исәнмесез, Илшат Габделфәртович! Арча матур, экологик чиста шәһәр. Бик матур йортлар төзелә. Яшьләр күп, ләкин ни өчен күпләр эшкә Казан шәһәренә йөри, гаиләләрен калдырып күпме вакытларын юлда үткәрәләр. Яңа эш урыннары булдыру планлаштырыламы? Алдан ук рәхмәт әйтәм.

– Сез бик мөһим һәм авырткан урынга туры килгән сорау бирдегез. Без Арчаның яшәү өчен генә түгел, ә эшләү өчен дә уңайлы шәһәр булуын телибез. Шуңа күрә эш урыннары булдыру җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә өстенлекле мәсьәлә булып тора. Киләсе елда яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирә торган берничә объектны төзи башларга уйлыйбыз. 2016 елның гыйнварында сендвич-панельләр заводы төзелә башларга тиеш. 2016 елның августында декоратив бетон җитештерү заводын төзи башлау планлаштырыла. Монда тимер-бетон эшләнмәләре, тротуар плиткалары, бордюрлар, кече архитектура формалары җитештереләчәк.

2016 елның җәендә төп җитештерү төрләре сөт продукциясе эшкәртү, сугым цехы, ит продукциясе эшкәртү, соклар җитештерү булган агросәнәгать паркы төзеләчәк.

Шулай ук хәзерге вакытта 100 мең башлык кошчылык фабрикасы төзү буенча сөйләшүләр алып барыла. 2016–2017 елларда 400–500гә кадәр яңа эш урыннары булдыру планлаштырыла.

Интервьюны тулысынча «Арча хәбәрләре» газетасының 30 нчы декабрь санында укый аласыз.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение