Регистрация   ?
 
 

События

Бүген якташыбыз Фатыйх Сибагатуллинның туган көне! 01.05.2021 Бүген якташыбыз Фатыйх Сибагатуллинның туган көне!
Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин 1950 елның 1 маенда Татарстанның Арча районы Апаз авылында туган.

Арчалылар "Җиңү диктанты" язды 30.04.2021 Арчалылар "Җиңү диктанты" язды

Арчаның 2нче урта мәктәбендә, 5нче гимназиясендә, 3нче башлангыч мәктәбендә һәм педагогика көллиятендә узган акциядә 170 кеше катнашты. Иң күп язучы 2нче мәктәпкә җыелган иде. Биредә район мәктәпләре укытучылары, хәрби комиссариат хезмәткәрләре үз белемнәрен тикшерде. 

Халыкара диктант Бөек Ватан сугышы елларына кагылышлы сораулар белән тест рәвешендә үтте. Барлыгы 25 бирем һәм аларны үтәргә 45 минут вакыт бирелгән .

"Сораулар алдан билгеле булмады, әлеге чара башланыр алдыннан 1сәгать алдан гына кулыбызга алдык һәм 14.00 сәг. генә өләштек"- диде район буенча куратор, район мәгариф идарәсе методисты Альбина Әхмәдиева.

Арчага Бурят Республикасыннан мәгариф хезмәткәрләре килде 29.04.2021 Арчага Бурят Республикасыннан мәгариф хезмәткәрләре килде
28 нче апрельдә ТР Арча муниципаль районы “Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы Россия Федерациясенең Азия өлеше субъекты Бурят Республикасыннан тәҗрибә уртаклашырга килгән мәгариф хезмәткәрләрен кабул итте. Кунаклар мәктәп коллективы эше һәм районның мәктәпкәчә белем учреждениеләре эшчәнлеге белән җентекләп танышып чыктылар. Бурят Республикасыннан килгән мөгаллимнәр мәгариф оешмалары эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.

Тукай ае уңыш китерде 28.04.2021 Тукай ае уңыш китерде
Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Язучылар берлеге һәм “Көмеш кыңгырау”  газетасы бергәләп  булдырган  Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый  премия тапшыру кичәсе булды. “Көмеш кыңгырау” республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында 2020 елда басылып чыккан язмалары һәм газета  белән актив хезмәттәшлеге  өчен районыбызның Наласа урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы  Мөхетдинов Әнвәр дә  бу мәртәбәле премиягә лаек булды. Аңа “Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясенең “Яшь хәбәрчесе” таныклыгы да тапшырылды.

Быелгы "Тукай марафоны"на старт бирелде 27.04.2021 Быелгы "Тукай марафоны"на старт бирелде
Бүген районыбызда тагын бер зур вакыйга уза

Традицион рәвештә районыбызда Габдулла Тукай туган көнендә уздырылып килүче "Тукай марафоны" башланып китте.

Арчаның үзәк мәйданыннан йөгерүчеләр старт алды. Марафонны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.

Барлыгы 67 йөгерүче бүген Арча-Әзәк-Яңа Кырлай аралыгын йөгереп узачак. Мамадыш, Кукмара, Балтач, Саба, Әтнә, Арча, Казаннан килгән йөгерүчеләрнең һәркайсына уңышлар теләп калабыз.

Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Арчага Рөстәм Миңнеханов та кайтты 26.04.2021 Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Арчага Рөстәм Миңнеханов та кайтты
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан районыбызда истәлекле чаралар оештырыла.

Иң зур мәдәни чара Яңа Кырлайда уза. Әлеге вакытта биредә редакциябез хәбәрчеләре эшли.

Алар хәбәр итүенчә, Г. Тукай музее каршында хөрмәтле кунакларны каршы алдылар. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка биредә Печән базары күренешен, Тукайның солдатка каралган вакытын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аннан соң, кунаклар музейның эченә үтте. Татар зыялылары белән очрашу, музей экспонатлары белән танышу булды биредә.

Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан Зарифның туган көне! 25.04.2021 Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан Зарифның туган көне!

Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1975 елда гаиләсе Арчага күчеп килү сәбәпле, урта мәктәпне Арчада тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында Радик Фәизов җитәкчелегендәге «Тукай якташы» исемле әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри, телевидение тапшыруларында катнаша. Татар һәм рус телендә язылган шигырьләре матбугатта күренә башлый.



"Милли MУЛЬТFEST" ның нәтиҗәләре билгеле 24.04.2021 "Милли MУЛЬТFEST" ның нәтиҗәләре билгеле

22 апрель көнне Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге филормония концертлар залында "МИЛЛИ МУЛЬТFEST" республика балалар кинофестиваленең бүләкләү тантанасы булып узды

"Балалар фольклоры" махсус номинациясендә Арча районы Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе диплом белән бүләкләнде.  Минһаҗева Зәлинә  Г.Тукайның "Кышкы кич" шигыренә кыска метражлы фильм белән катнашты.Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе
 "Балалар фольклоры" махсус номинация дипломы белән бүләкләнде.
Наласа урта мәктәбе татарча мультфильмнарда иң актив катнашучы дипломы белән бүләкләнде. 
"Нур" балалар студиясе кыска метражлы фильм номинациямендә 3 урын алды 50000 сертификат белән бүләкләнде.

Котлыйбыз, Илзирә, Мөнир! 23.04.2021 Котлыйбыз, Илзирә, Мөнир!
Казанда “Уникс” концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык-2021” фестиваленең Гала концерты узды. Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Илзирә Сираҗиева (җитәкчесе Чулпан Харисова) һәм Мөнир Мәрдәнов ( җитәкчесе Гүзәл Минхәерова) “Вокал-соло” номинациясендә (өлкән төркем) өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булганнар. Котлыйбыз, Илзирә, Мөнир!

Арчада җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр 22.04.2021 Арчада җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр

Кичә Арча мәдәният йортында җирле үзидарәләр көнен билгеләп үттеләр. Анда җирле үзидарәләр башлыклары, хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде.

Фойеда районның барлык җирле үзидарәләре тарихын чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә оештырылган. Музей хезмәткәрләре кунакларны шуның белән таныштырдылар, бөтенесе бергә фотога төштеләр, ветераннарга фоторәсемнәрне ясап бүләк тә иттеләр.

79 елдан соң “очраштылар” 21.04.2021 79 елдан соң “очраштылар”

Очрашты сүзен ни өчен куштырнаклар эченә алдыммы? Чөнки абыйсы аның янына кәгазьдә генә кайтты. Әмма бу вакыйга Бәширә апа өчен 80 яшьлек юбилеена иң зур бүләк буларак барып иреште.

Сугышта хәбәрсез югалганнарны табарга булышабыз, дигән хәбәр  “Арча хәбәрләре” район газетасында басылып чыккач, Бәширә апа зур дулкынлану кичерә һәм түзә алмый, кызы Миләүшә белән редакциягә килә.

Арчада якташыбыз Илдар Хаҗиевны искә алдылар 21.04.2021 Арчада якташыбыз Илдар Хаҗиевны искә алдылар

Арчада якташыбыз, театр артисты, режиссер, драматург, җәмәгать эшлеклесе Илдар Хаҗиевны искә алдылар

“Казан арты” тарих-этнография музеенда үткән “Сәнгатькә юл ярганда” дигән очрашу аның 75 яше тулу уңаеннан үткәрелде.

Илдар Хаҗиның улы Алмаз, кызы Гөлназ, Татарстанның халык артисты, якташыбыз Булат Сәлахов та кайткан иде.

Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова туган көне белән котлыйбыз! 20.04.2021 Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 20 нче апрель көнне якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туган.

Казанның хатын-кызлары Рәис абзыйга мөкиббән 19.04.2021 Казанның хатын-кызлары Рәис абзыйга мөкиббән
“Казан” агросәнәгать паркында бу шимбәдә Кукмара белән Арча районнары агропредприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклары сәүдә гөрләтте. Ашытбаш авылыннан Рәис абзый Шәкүров бер өстәленә үзләренең бакчаларында үстергән яшелчәләрне, ә икенче өстәлгә Табигать анабыз күчтәнәчләрен өеп куйган.

- Казанның бөтен чибәркәйләрен үз яныгызга җыйган сез, - дип, шаяртып сүз каттым.
- Кызлар каратыр чаклар узды инде, туган. Авыл яшелчәләренә, ә бигрәк тә, зәңгәр мәтрүшкәләргә һәм дару үләннәренә мөкиббән шәһәр хатыннары. Мәтрүшкәләр, төрле үләннәр салып чәй эчүләре тәнгә сихәт бит. Җәй дәвамында урман-болыннарда дару үләннәре шактый җыелган иде, ярминкәгә алып килдем үләннәрне - Казан халкына да шифасы булсын, - ди Рәис ага Шәкүров.

Түбән Мәтәскәдә көрәш ярышлары узды 18.04.2021 Түбән Мәтәскәдә көрәш ярышлары узды
Ярышлар 2008 нче елгы hәм аннан яшьрәк малайлар арасында "Казанка" агрофирмасы житәкчесе призына үткәрелде.

17 нче апрель көнне Тубән Мәтәскә мәктәбе спорт залында 2008 нче елгы hәм аннан яшьрәк малайлар арасында "Казанка" агрофирмасы житәкчесе призына корәш ярышлары булып узды, дип хәбәр итә “Арча” спорткомплексы үзенең Инстаграм аккаунтында Ярышларда районыбызнын 14 мәктәбеннән 74 яшь корәшче бил алышты. Командалар арасында 1 нче урынны хужалар - Тубән Мәтәскәлеләр алды. 2 нче урында Лесхоз мәктәбе командасы. Ике команданын да тренеры Аскаров Илус Илдусович. 3 нче урында Арчанын 6 нчы номерлы мәктәбе командасы (тренерлары Фазылзянов Илшат Маратович, Хидиятуллин Фәнил Фәнисович). 4 нче урында Кәче мәктәбе командасы (тренеры Галиев Рәис Фәнисович).

Һөнәрле кеше югалмый 17.04.2021 Һөнәрле кеше югалмый
Кемдер югары уку йортына, кемдер Үрнәктәге училищега китте. Фермага эшкә баручыларны да гаеп итүче булмады. Бер елны Иске Ашыт мәктәбен тәмамлаучылар сыйныфлары белән фермага эшкә килделәр. Һәр һөнәр мактаулы иде ул заманда.

Укытучылар ара-тирә әйтә иде: 21нче гасырда һәр кеше югары белемле булачак! Аптырап та куя идек: бар кеше югары белемле булгач сыерны кем савар, трактор-комбайннарда кем эшләр? Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, кебегрәк килеп чыга бит инде бу...

Туган ягыбыз – яшел бишек 16.04.2021 Туган ягыбыз – яшел бишек

“Кечкенәдән суын эчеп үскән туган авылым чишмәләре кайда гына йөрсәм дә, исемнән чыкмады”, – дип язган Гомәр ага Бәширов.

Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин:

– Яңасала авыл җирлегенә Яңасала һәм Каенсар авыллары керә. Үзенең “Җидегән чишмә”ләре, тырыш халкы белән дан тоткан, халкыбызның олуг әдибе Гомәр ага Бәшировны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, оста гармунчы Хаҗи Фәтхуллинны, шагыйрь, мәгариф алдынгысы Илгиз Кадыйровны һ.б. күп шәхесләрне биргән җирлек бу.

Арча районының Наласа урта мәктәбе укучысы Шәүкәт Галиев премиясенә лаек булды 15.04.2021 Арча районының Наласа урта мәктәбе укучысы Шәүкәт Галиев премиясенә лаек булды
Яр Чаллы шәһәрендә "Көмеш кыңгырау" газетасының Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасы узды.

Балалар арасында 4 премиянең берсе Наласа урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әнвәр Мөхетдиновка бирелде. Аңа бу бүләк "Көмеш кыңгырау" республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында 2020 елда басылып чыккан язмалары һәм газета белән актив хезмәттәшлеге өчен бирелде. Моннан тыш аңа газетаның яшь хәбәрче таныклыгы да тапшырылды.

Казанда якташлар очрашты 14.04.2021 Казанда якташлар очрашты
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Арча якташлыгы җәмгыяте очрашу кичәсе булды.

Ул ел саен оештырыла. Арчада туып-үсеп, читтә яшәүче якташларыбыз өчен очрашу гына түгел, аралашу кичәсе ул. Бер күрешү үзе бер гомер, диләр бит. Казаннан читтә түгел, аның үзендә яшәүчеләрнең дә кайберләре шушы кичәдә очраша. Ишектән килеп керүгә үк күзләре белән танышларын эзләүчеләр, бер-берсен танып алгач кочаклашып күрешүләр шул хакта сөйли.

Рузалия Насыйбуллинаның “Гомерләр заяга узмаган” китабын тәкъдир итү кичәсе булды 13.04.2021 Рузалия Насыйбуллинаның “Гомерләр заяга узмаган” китабын тәкъдир итү кичәсе булды
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Рузалия Насыйбуллинаның “Гомерләр заяга узмаган” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Иң кызыгы шунда, анда китап авторы гына түгел, ә аның герое Рузалина Әминова да катнашты. Бөтен гомерен мәдәниятка багышлаган бу ханымны без Роза апа дип беләбез. Әмма аны Рауза дип тә, Рузалинә дип тә йөртәләр. “Роза апа белән без күптәннән аралашабыз. Китап безне тагын да якынайтты”, – диде автор.

Арча мөхтәсибәте Коръән уку бәйгесе үткәрде 12.04.2021 Арча мөхтәсибәте Коръән уку бәйгесе үткәрде
Мәчеттә алма төшәрлек тә урын юк. Йөзләп бала, хәзрәтләр,абыстайлар, әти-әниләр. Бер залда азан әйтүчеләр, икенчесендә Коръән укучылар . Бер гаиләдән берничә бала катнашканнары да бар. Иске Кырлай имамы Габделнур хәзрәт мәсәлән биш баласын да алып килгән иде. Аларның һәрберсе диярлек җиңүчеләр арасында булды.

- Мәдрәсәбездә көн саен дин сабаклары укытыла, Балалар,үземнекеләр дә, авылдашларымныкылар да бик теләп йөриләр, - диде ул.

Мондый бәйгеләрне Арча мөхтәсибәте ел саен уздыра. Быелгысы аеруча бәрәкәтле көннәргә туры килде.

Арчада Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкиллеге булачак 11.04.2021 Арчада Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкиллеге булачак
Бүген Арчага Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкилләре килде.

Берлекнең җитәкчесе Айдар әфәнде Шаһимәрдәнов белдергәнчә, алар бездәге мөселман эшмәкәрләре белән уртак инвестиция проектлары булдыру теләге белән килгәннәр. Делегацияне район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте. Мәскәү кунаклары район хакимияте һәм мөселман эшмәкәрләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр. Киләчәктә Арчада Россия мөселман эшмәкәрләре берлегенең вәкиллеген ачу турында килешенде.

Космонавтларны очарга әзерләгән табиб Арчада яши 11.04.2021 Космонавтларны очарга әзерләгән табиб Арчада яши

12 апрельдә дөнья җәмәгатьчелеге кешенең галәмне яулый башлавының 60 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Беркөн Арчада яшәүче Гөлсинә Белова белән очраштык. Сөйләшә торгач, ире отставкадагы подполковник Александр Николаевичның 34 ел дәвамында Байконурда эшләве ачыкланды. Димәк, безнең Арчада да космос белән бәйле кешеләр яши?

Арча командасы җиңде! Котлыйбыз! 10.04.2021 Арча командасы җиңде! Котлыйбыз!
Бүген Арча Боз сараенде өченче көн хоккей ярышы булды. 2009 елгы малайлар республика беренчелегенә уйнадылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та килде.

Арчаның "Ястребы" командасы җиңде! Молодцы!

Арча якташлыгының чираттагы очрашуы 09.04.2021 Арча якташлыгының чираттагы очрашуы
Бүген, 9 нчы апрель көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды.

Быелгы традицион очрашу “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Арча Мәдәният йорты” муниципаль учреждениясе һәм “Идел–йорт” Россия төбәкара театр фестивале Гран–при иясе “Җидегән чишмә” Арча халык театры белән берлектә оештырылды.

Якташыбыз Габдуллаҗанов Эдвард Юныс улының туган көне белән котлыйбыз! 08.04.2021 Якташыбыз Габдуллаҗанов Эдвард Юныс улының туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, якташыбыз  Габдуллаҗанов Эдвард Юныс улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Габдуллаҗанов Эдвард Юныс улы  1957 елның 8 апрелендә ТАССР Арча районының Олы Әтнә авылында туган.

Китапларын бүләк итте 08.04.2021 Китапларын бүләк итте
Арча шәһәрендә туып-үскән , “Свет в зеркалах” , “Маленькие городские сказки” китаплары аша әдәбият сөючеләргә таныш булган Олеся Феоктистованы Татарстан Яучылар берлегенә кабул иттеләр.
Бу көннәрдә ул музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булып яңа экспозицияләр һәм күргәзмә белән танышты. Олеся Михайловна музейга үзенең “Вошебная Казань Тылсымлы Казан”, “Демиург, меня создавший” китапларын бүләк итте. Аның бу китапларга тупланган әсәрләрен балалар аеруча яратып укыйлар.

Урта Курсада Госман Бакировны искә алдылар 07.04.2021 Урта Курсада Госман Бакировны искә алдылар
Урта Курса авылы мәдәният йортында фронтовик язучы, укытучы Госман Бакировны искә алу кичәсе булды. Әлеге чарада хезмәттәшебез Шәфигулла Гарипов һәм Гөлүсә Хаҗиева да күргәзмә белән катнашты.

Арчада Хаҗи әфәнде өйләнә. Әмма өйләнә генә алмады... 06.04.2021 Арчада Хаҗи әфәнде өйләнә. Әмма өйләнә генә алмады...

Арча районы мәдәният йортында "Җидегән чишмә" халык театры Шәриф Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектаклен уйнады.

Афәрин, үзешчәннәр, бик күңелле килеп чыкты. Рәхәтләнеп карап утырдык. Ял иттек. Ярый килгәнбез әле дип куандык. Рәхмәт сезгә. Исән-сау булыгыз. Яңадан яңа рольләр белән тамашачыны куандырып торыгыз!

Яңа Кырлай авылында мондый вакыйганың булганы юк иде әле 05.04.2021 Яңа Кырлай авылында мондый вакыйганың булганы юк иде әле
– Авылда күңелле чаралар булып торса да, бала туган хөрмәткә мондый бәйрәм булганы юк иде әле, – диде ул.

Айнур Заһидуллин әби-бабасының туган авылы – Яңа Кырлайда улы Әмирхан туган хөрмәткә авыл халкын җыйган. Бәйрәмне ничегрәк уздырырга икәнен Ранил Гарипов белән бергәләп уйлашканнар. Айнур чалган гакыйка корбаны – 2 тәкә итеннән пылау һәм шурпа әзерләп, туганнарын, авылдашларны һәм килгән кунакларны сыйлаган.

– Төрле спорт ярышлары белән зур концерт бергә үрелеп барды, – дип сөйләде Ранил Гарипов. – Җырчылардан Рөстәм Закиров, Айваз Садыйров, Ринат Галиәскәр, Айгөл Рәхимова, Илназ Гарипов, Ранил Гарипов концерты булды. Төрле уеннарда, спорт ярышларында җинүчеләргә саллы гына бүләкләр бирелде. Киләчәктә, Алла боерса, балалар туып торсын, мондый бәйрәмнәр ешрак булсын дигән теләктә калабыз.

Моряк, умартачы, юбиляр! 04.04.2021 Моряк, умартачы, юбиляр!

Бүген Казанбаш авылында яшәүче Зиннур абый Әхмәтгалиевка – 85 яшь! Районның иң өлкән умартачысы юбилеен умарталыкта каршылый. Чөнки умартачылар өчен кызу эш өсте – умарталарны кышкы чордан сон карап чыгасы  бар.

Район умартачылар оешмасы җитәкчесе Ядкәр Мөхәммәдиев юбилярга республика умартачылар җәмгыятенең  Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.

Юбилеең белән, моряк дустыбыз!

“Ак барс” агрокомплексында үзйөрешле машиналарга техник күзәтү үтте 03.04.2021 “Ак барс” агрокомплексында үзйөрешле машиналарга техник күзәтү үтте
Техник күзәтү нәтиҗәләре буенча бер тракторның техник күзәтү таләпләренә җавап бирмәве ачыкланды. Техник күзәтү үткәрү графигы буенча 2021 елның 1 апрелендә “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтендә үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник күзәтү үтте. Тикшерү барышында 43 техника каралды, 1 тракторның техник күзәтү таләпләренә җавап бирмәве ачыкланды. Габделхак Касыймов – Арча районы буенча ТР Дәүләk-bars-agrokompleksynda-zyreshle-mashinalarga-tekhnik-kzt-tteт техник күзәтүе баш дәүләт инженер-инспекторы

Якташыбызның "Беренче апрельдә – ышанма беркемгә!” хикәясе көлке көненә багышланган 02.04.2021 Якташыбызның "Беренче апрельдә – ышанма беркемгә!” хикәясе көлке көненә багышланган
Якташыбыз Рәис абый Гайнетдинов белән даими элемтәдә торабыз.  Ул үзенең тормыш юлы турында:” Мин 1939 елның 26 апрелендә Арча районының Иске Төрнәле авылында дөньяга килгәнмен. Әтием Габделхак, әнием Каймә шул авылдан, ата-анасыз үсеп, ике ятим бергә гаилә корып, дөньяга дүрт бала тудырганнар. Әти 1941 елда Совет Армиясенә алынып, 1942 елда Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалды. Балачагым сугыш һәм аннан соңгы авыр бөлгенлек елларында узды. 1946 елда укый башлап,  туган авылда 7 сыйныфны тәмамладым. Җиде чакрым ераклыктагы Урта Пошалым авылына җәяү йөреп, урта белемгә ия булдым. Бер ел Казанда техник училищеда укып, Әлмәт шәһәренең Миңлебай газ эшкәртү заводында компрессорлар машинисты булып эшли башладым. 1959-1962 елларда армия сафларында чик сакчысы хезмәтен башкарып кайткач, шул ук заводта эшемне дәвам итеп, Мәскәү нефть институтының Әлмәт шәһәрендәге кичке факультетын тәмамладым. 

Лесхоз мәктәбеннән Альфис Зиатдиновны уңышы белән котлыйбыз! 01.04.2021 Лесхоз мәктәбеннән Альфис Зиатдиновны уңышы белән котлыйбыз!
9 сыйныф укучысы Альфис Зыятдинов илкүләм проект кысаларында үткәрелгән конкурста. экология темасы буенча проект эшләп, призлы урын алды. Казанда ТРның Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова котлады үзен. Без дә котлауларга кушылабыз.


Арчаның яшь көрәшчеләре яңа җиңүләр яулый 31.03.2021 Арчаның яшь көрәшчеләре яңа җиңүләр яулый
25-26 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә 2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында, Татарстан республикасының һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган  көрәш турниры булып узды. Турнирда Арча районы җыелма командасы да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Ашытбаш мәктәбеннән Фәйзрахманов Райнур, Шушмабаш мәктәбеннән Кәримов Таһир (тренерлары Сәлахов М.Р.) 1 нче урынны яуладылар. Кәче мәктәбеннән Вәлиәхмәтов Дияз (тренеры Галиев Р.Ф.)  һәм Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятеннән Һадиев Марат (тренеры Лотфуллин Т.А.) 2 нче урында. Арча районы командасы 2 нче урынга лаек булды һәм диплом, кубок белән бүләкләнде. Егетләрне һәм аларны әзерләгән тренерларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.

Кесмәс буе талантлары бер сәхнәдә 30.03.2021 Кесмәс буе талантлары бер сәхнәдә
Туган ягына мәдхия җырлаучы, җыр- моңга гашыйк, белем алган мәктәбен олылаучы, сәләтле үзешчән җырчы Илшат Мәһдиев Кесмәс буе талантларын бер сәхнәгә җыйды. 

Сикертән мәдәният йортында "Моңлы Кесмәс буйлары" исеме астында бәйге-концерт узды. Бәйгедә Курса Почмак урта мәктәбе, Сеҗе төп мәктәбе, Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучылары нәфис сүз, вокал, бию номинацияләрендә көч сынашты. Концерт өлкән буынның талантлы җырчылары Баһаветдинов Мидхәт, Минһаҗев Мөдәрис, Шәмсетдинов Хакмулла, Котдусов Ренат абыйлар, Набиуллин Разил, Минһаҗева Равия һәм Салихова Рәмия апаларның искиткеч җырлары белән үрелеп барды. Өлкән буынның барлык катнашучыларына район мәдәният идарәсе җитәкчесе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Гран-При – Арчада 29.03.2021 Гран-При – Арчада

​​​​​​​Арча балалар сәнгать мәктәбендә "Арча ягы – данлы Тукай ягы" XVI балалар иҗаты республика бәйгесе үтте.

Ул ел да оештырыла. Традициягә әверелде. Елдан ел күбрәк кеше катнаша. Быел ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланды.

Бәйгедә республикабызның Арча, Әгерҗе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Балтач, Саба, Кукмара, Питрәч, Биектау районы һәм башка – барлыгы 11 районнан 140 якын укучы катнашты. Бәйге оешкан төстә, профессиональ югарылыкта узды. Барлык укучылыр да дәрәҗәле жюри тарафыннан әйбәт бәяләнде, лаеклы урыннар алды һәм дипломнар белән бүләкләнде. 

Якташыбыз "Тантана-2021" премиясе иясе булды 29.03.2021 Якташыбыз "Тантана-2021" премиясе иясе булды
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана 2021” театр премиясен тапшыру тантанасы булды.  Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллинаның да булуы безнең өчен зур шатлык.   Бу бүләккә  ул  “Хуш авылым”  спектаклендә башкарган роле өчен  “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче буларак лаек булган. Ләйсәннең әнисе ,Татарстаның халык артисты  Раушания Фәйзуллина ,Симетбаш авылында туып үскән якташыбыз  бүгенге көндә Әлмәт театрында  берсеннән–берсе кызыклы образлар иҗат итә. Халыкара театр көне  Ләйсән өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнде. Без якташларыбыз белән горурланабыз, аларның уңышларына сөенәбез.

Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 29.03.2021 Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 29 март көнне якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улының туган көне — 60 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Якташыбыз Шамил Әхмәтҗановның Шамил Әхмәтҗановның 80 яшьлек юбилей концерты узды 28.03.2021 Якташыбыз Шамил Әхмәтҗановның Шамил Әхмәтҗановның 80 яшьлек юбилей концерты узды
Татарстанның халык артисты, райондашыбыз Шамил Әхмәтҗановның 80 яшьлек юбилей концерты узды. Арча район мәдәният йорты сәхнәсен Татарстан җыр һәм бию ансамбле  гөрләтте. Чулпан Әхмәтҗанова һәм Шамил абыйның шәкерте Аршак Алтунян җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Районыбызның "Яшь йөрәкләр", "Арча бизәкләре", Талисман" җыр һәм бию төркемнәре, яраткан җырчыбыз Дамир Гасимов чыгышлары бәйрәм бүләге булды. Шамил ага үзенең җырлары белән күп тамашачыларыбызны яшьлекләренә алып кайтты...

Арча аграр сәнәгать көллияте студентлары язны каршы алды 27.03.2021 Арча аграр сәнәгать көллияте студентлары язны каршы алды

Арча аграр сәнәгать һөнәр көллиятенең беренче филиалында Нәүрүз бәйрәме елдагыча гөрләп узды.

Студентлар төрле спорт ярышларында актив катнашты. Татар халкының яраткан капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу кебек уеннары да читтә калмады. Тамашага Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә килгән иде. Уеннар ахырында Кыш бабай студентларга уңышлар теләп хушлашты. Бәйрәм карачкы яндыру белән төгәлләнде. Иң өлгерләр булып 31нче төркем студентлары танылды.

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге – балаларга гаилә җылысын бирүче учак 27.03.2021 Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге – балаларга гаилә җылысын бирүче учак
Бүген, 26 март көнне Арча шәһәрендә урнашкан “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә пресс-тур узды. Без, матбугат чаралары хезмәткәрләре биредәге эшчәнлек белән таныштык.

“Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Арча районында 1999 елдан бирле эшли. Бинада балалар өчен ике йокы бүлмәсе, логопед-психолог, музыка, социаль адаптация һәм медицина кабинетлары бар. Үзәк стационар һәм ярымстационар  булып санала, 35 урынга исәпләнгән. Бирегә Татарстанның төрле районнарында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр килеп шөгыльләнә һәм дәвалана. “Өмет чаткысы” җитәкчесе Фәния Шакирова әйтүенчә, бүгенге көндә Арча, Теләче, Биектау, Әтнә районарыннан килүче 31 бала бар. Алар белән югары квалификацияле белгечләр эшли. “Үзәктәге һәр кабинет та балаларны тернәкләндерү өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазланган. Менә инде өченче ел рәттән “Доступная среда” федераль программасы ярдәмендә ярдәмлекләр, җиһазлар алынды,”- дип уртаклашты ул.

Кыр эшләре якынлаша 26.03.2021 Кыр эшләре якынлаша

25 мартта “Кызыл Яр” һәм “Аю” хуҗалыклары базасында хуҗалыкларның баш агрономнары, баш инженерлары белән семинар үткәрелде.

“Кызыл Яр” ширкәтендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы төзәтеп, әле генә заводтан чыккан кебек итеп буяп бер рәткә тезеп куйганнар. Боларны күрүгә үк әлеге җирлекнең тырыш халкына хөрмәт арта. Техник карауга куелган таләпләр үтәлгән, афәрин!

Казанбашта Нәүрүз бәйрәме узды (видео ) 25.03.2021 Казанбашта Нәүрүз бәйрәме узды (видео )
Нәкъ Пушкинча:кояш нурлары кар бөртекләре остендә уйнап күзне камаштыра, баян телләреннән татар халык моңнары агыла, мәңге яшь, мәңге яшел, күккә ашкан чыршылар яз саен кабатлана торган якты өметлэр уята, яз рухы! Иң мөһиме – балалрның шат авазлары бөтен дөньяга яңгырый сыман.

Арча көрәшчеләре Әлмәттән зур уңышлар белән кайттылар, 3нче урын! 24.03.2021 Арча көрәшчеләре Әлмәттән зур уңышлар белән кайттылар, 3нче урын!
19—20 март көннәрендә Әлмәт шәһәрендә татарча көрәш буенча республика күләмендә “Алтын сөлге” турниры булды. Көрәш стенкага—стенка ысулы белән “Татнефть” кубогына оештырылды. 2020 елда көрәш нәтиҗәләре буенча иң көчле 16 район һәм шәһәр командалары катнашты. Ә безнең район 2020 ел көрәш нәтиҗәләре буенча 2нче урынны алды.

Туксан яшьлек Әминә Нуриева: "Кызлыкка алган баламның игелеген күрәм" 23.03.2021 Туксан яшьлек Әминә Нуриева: "Кызлыкка алган баламның игелеген күрәм"
Шушмабаш авылында яшәүче Әминә апа Нуриева 36 ел мәктәптә эшли. Бөек Ватан сугышының ачысын татый. Бүген кызлыкка алган баласының тәрбиясендә яши. Ире Фоат белән 60 ел матур гомер кичерәләр. Менә инде 4 ел ул аны сагынып яши.

Әминә апа — Шушмабашның гына түгел, районның да ак әбисе. Озак еллар буе мәктәптә эшләү дәверендә берничә йөзгә җыелган рәхмәтле укучылары атна саен диярлек хәлен белеп тора. Әминә апа белән күрешү үземә дә рәхәтлек бирде. Тормышны сөюе, аның тирән белеме, юмор хисе кәефне күтәрә. Героебыз белән сугыш еллары, мәктәптә булган кызыклы хәлләр, әдәбият һәм гаиләсе турында сөйләштек.

Якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улын туган көне - 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 22.03.2021 Якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улын туган көне - 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 22 март көнне, якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улының туган көне - 55 яшьлек юбилее!

Хөрмәтле Ванил Вакилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз! 21.03.2021 Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 21 март көнне, якташыбыз Булат Сәлаховның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Булат Нуретдин улы Сәләхов 1952 елның 21 мартында хәзерге Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч, 1963-1968 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәпләрендә укый. 1968-1970 елларда Кукмара һөнәр училищесында белем ала, Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972-1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, 15ел Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли.

Якташыбыз Сабиров Азат Наил улын туган көне - 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 21.03.2021 Якташыбыз Сабиров Азат Наил улын туган көне - 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Азат Наилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды 20.03.2021 Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды
Бүген, 20 март көнне Арча стадионында бәйрәм булды

Һәр ел саен язгы чәчүләр алдыннан уздырыла торган Нәүрүз бәйрәменең быелгысы да матур итеп узып китте.

Әлеге гүзәл язгы бәйрәмне район мәдәният хезмәткәрләре оештырган иде. Электән килгән гореф-гадәтләр искә алынды, җыр-бию, уен-көлке мулдан иде, килгән кунаклар җылы ризык белән сыйланды.

Бүген якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне! 19.03.2021 Бүген якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне!
Бүген,19 март көнне, якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Чемпион Арчаның 6нчы мәктәбендә укый 18.03.2021 Чемпион Арчаның 6нчы мәктәбендә укый
Арчаның 6нчы мәктәбендә 15 март иртәсе татарча көрәш буенча Россия чемпионы Динияр Моратовны тәбрикләү белән башланып китте. 9 Б сыйныфында укый. Яхшы укый. Ул әле яңа гына Казанда булып үткән Россия чемпионатында җиңү яулап, алтын медальгә лаек булды. Аңа кадәр ике тапкыр Татарстан чемпионы булган иде. Тренерлары Фәнил Һидиятуллин, Илшат Фазылҗанов. Мәктәп директоры Дилүс Мостафин чемпионны тәбрикләде һәм рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. Диниярның әнисе (элеккеге хезмәттәшебез, радиода эшләде, бүген 6нчы мәктәптә укыта) Гөлшат ханымны һәм әтисе Рафаэль Моратовларны котлыйбыз! Шундый тәртипле һәм тырыш ул үстергәннәре өчен. Динияр игезәк балаларның берсе. Кыз туганы Ләйлә дә уку алдынгысы, бик матур җырлый, төрле чараларда актив катнаша.

Яңа Кенәрдә яшәүче Илфат үз куллары белән трактор җыйган 17.03.2021 Яңа Кенәрдә яшәүче Илфат үз куллары белән трактор җыйган
Яңа Кенәрдә агач эше осталары гына түгел, тимер һәм техника белән дус булганнар да бар. Шуларның берсе – Илфат Сабиров.

Сабировларның ишегалдына килеп керүгә, каршыда ук торган тракторга күзебез төште. Илфатның техника эшендә оста икәнлеген белгәнгә, үзе җыйган трактор шушыдыр, дип уйладык.

–  Бу минем бер ел элек җыйган тракторым. Узган елның гыйнвар аенда ясадым мин аны. Бер ай вакыт китте аңа, – дип таныштырды ул үзенең хезмәт җимеше белән.  

Бүген Арча районы балалары Биектауда "Йолдызлык -- 2021" зона фестивалендә чыгыш ясый 17.03.2021 Бүген Арча районы балалары Биектауда "Йолдызлык -- 2021" зона фестивалендә чыгыш ясый
Арча йолдызлары бүген иртәнге сәгать 5тә йокыдан торды. Кәефләре шәп. Чөнки күңелле сәяхәт булачак. Арча сәнгать мәктәбе янына җыелып, автобусларга төялешеп, Биектауга киттеләр. Башта безнекеләр район мәдәният йортында "Арча Йолдызлыгы--2021" фестивалендә чыгыш ясадылар. Зона турына үткәннәр бүген Биектауда сәгать 10нан чыгыш ясый. Арча, Биектау, Балтач, Әтнә, Саба, Теләче районнары балалары нәрсәгә сәләтле икәннәрен күрсәтәчәк. Уңышлар телик үзләренә! Финалга үтеп, сөенеп кайтырга язсын!  

Моны бары көчле кешеләр генә эшли ал 17.03.2021 Моны бары көчле кешеләр генә эшли ал
15 мартта якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинга 100 яшь тулган булыр иде. Ул шушы бер гасырның нибары 66 елын гына яшәп кала алган. Әмма әлеге чор эчендә күпме эшләр башкарырга өлгергән ул!

 Чын мәгънәсендә утлар-сулар кичкән, 22 яшендә Советлар Союзы Герое исеме алган, сугыштан соңгы хезмәтләре дә батырлыкка тиң. Ике Ленин, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Аны Социалистик Хезмәт Герое исеменә дә тәкъдим иткән булганнар, дип әйтәләр.

Якташыбыз Ринат Рәхим улы Рәхимов тууына 82 ел! 17.03.2021 Якташыбыз Ринат Рәхим улы Рәхимов тууына 82 ел!
Бүген, якташыбыз Ринат Рәхим улы Рәхимов тууына 82 ел!

Шагыйрь Ринат Рәхим улы Рәхимов 1939 елның 17 мартында хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Урта Сәрдә авылында туа. 1956 елда Биектау районындагы Мүлмә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында гади колхозчы һәм ындыр табагы бригадиры булып эшли. 1957–1962 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый, аны тәмамлагач, өч елга якын Татарстанның Питрәч районы Ильич исемендәге колхозда баш агроном, 1965 елдан 1973 елга кадәр колхоз рәисе була. 1973–1980 елларда Р.Рәхимов шул ук районның авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән агроном-мелиоратор, аннары мелиоратив берләшмәнең баш агрономы һәм соңга таба рәисе булып эшли. 1980–1984 елларда яңадан мелиоратив берләшмәнең баш агрономы вазифасын башкара.

Өч Геройлы Мирҗәмдә 16.03.2021 Өч Геройлы Мирҗәмдә

14 мартта туган авылы Мирҗәмдә әлеге юбилейны зурлап билгеләп үттеләр. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, Геройның улы Данил гаиләсе белән, туганнары, якыннары, авылдашлары, кунаклар катнашты.

Кичәдә Герой турында истәлекләр яңартылды, җырлар яңгырады.

Соңыннан Геройлар аллеясына (Мирҗәм – 3 Герой биргән авыл) чәчәкләр салдылар, Коръән ашы үткәрелде.


Якташыбыз Сафин Нәкыйп Сафа улы тууына 100 ел! 15.03.2021 Якташыбыз Сафин Нәкыйп Сафа улы тууына 100 ел!
Бүген, якташыбыз Сафин Нәкыйп Сафа улы тууына 100 ел

Сафин Нәкыйп Сафа улы 1921 елның 15 мартында хәзерге Татарстан Республикасы Арча районы Мирҗәм авылында туган. Милләте —татар. Җидееллык мәктәп тәмамлаган. Колхозда, Иркутск өлкәсендә тимер юлда эшләгән. 1940 елдан Совет Армиясендә. 1944 елдан КПСС әгъзасы.

Арчалылар «Милли мультFest» балалар кинофестиваленең финалына чыкты 15.03.2021 Арчалылар «Милли мультFest» балалар кинофестиваленең финалына чыкты

Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең йомгаклау зональ туры узды.

Әлеге турда Казан, Биектау, Арча, Әтнә, Теләче, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Әлки, Алексеевск, Балтач районнары үз эшләрен жюри хөкеменә тәкъдим итте. Районыбыздан бик күп эшләр әлеге конкурска җибәрелде. Шулар арасыннан  жюри әгъзалары  зональ турга Арчаның 1 мәктәбе,   Ашытбаш, Наласа, Шушмабаш урта мәктәпләре, Ташкичү, Сеҗе, Разъезд Курса, Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәпләре һәм Нур телестудиясе укучыларының эшләрен кабул иткән иде.

Якташыбыз Сабиров Рөстәм Наил улын туган көне белән котлыйбыз! 14.03.2021 Якташыбыз Сабиров Рөстәм Наил улын туган көне белән котлыйбыз!
Рустам Наилович Сабиров родился 14 марта 1958 года в деревне Дусюм Арского района ТАССР. Председатель Совета директоров ООО “РС-Групп”, депутат Государственного Совета РТ пятого созыва.

Арча көрәшчеләренә Россиядә тиңнәр юк 13.03.2021 Арча көрәшчеләренә Россиядә тиңнәр юк

Бүген Казанда үткән Россия чемпионатында Арча районыннан өч көрәшче егет алтын медаль яулады.

Бу ярышларда Россиянең 20 дән артык регионыннан 250 ләп көрәшче бил алышты.

Госман Бакировны тууына 125 ел тулды 12.03.2021 Госман Бакировны тууына 125 ел тулды

Фронтовик язучы Госман Бакировны тууына 125 ел тулу уңаеннан искә алу (12.03.1896 – 12.03.1982)

Бүген  балалар язучысы, Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларында катнашкан фронтовик язучы Госман Бакировның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу язманы әзерләгәндә без Арча шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы , Госман Бакировның абыйсы Хәбибулланың оныгы  Гөлшат Хәнәфиева (Бакирова) язган материалларны кулландык, без аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез. 

Арча – лаек шәһәр, бергәләп матурайтыйк 11.03.2021 Арча – лаек шәһәр, бергәләп матурайтыйк

Республикада уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча иң яхшы проектлар барланды. Бәйгедә 10 шәһәр һәм 1 авыл катнаша. Алар арасында Арча да бар.

Тагын да тулырак аңлатма алу өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.

Якташыбыз Сәфәргалиева (Фәйзрахманова) Фәрдия Фәтхрахман кызының туган көне! 10.03.2021 Якташыбыз Сәфәргалиева (Фәйзрахманова) Фәрдия Фәтхрахман кызының туган көне!
Бүген, 10 март көнне, якташыбыз, режиссер, сценарист, алып баручы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003) Сәфәргалиева (Фәйзрахманова) Фәрдия Фәтхрахман кызының туган көне!

Сәфәргалиева (Фәйзрахманова) Фәрдия Фәтхрахман кызы 1953 елның 10 мартында Арча районы Урта Бәрәзә авылында туа. 

Мәктәптән соң Казан дәүләт педагогика институтында белем алып, шактый еллар Ульяновск шәһәрендә математика фәнен укыта. Иҗатка тартылуы инде шул еллардан ук башлана – татар бәйрәмнәре өчен сценарийлар яза, татар балалары өчен якшәмбе түгәрәкләре оештыра. Район һәм республика газеталарында шигырьләре, мәкаләләре дөнья күр

Күренекле якташыбызны югалттык 10.03.2021 Күренекле якташыбызны югалттык

Урта Курса авылында туып-үскән, районыбызның Казанбаш, Югары Курса авылларында 25 ел дәвамында укытучы, директор урынбасары һәм директор булып эшләгән Рөстәм Хәбибулла улы Бакировны бүген соңгы юлга озаттык.

Балаларының һәм туганнарының кайгысын уртаклашып килгән һәркем аны бары тик тирән белемле укытучы, кешелекле һәм ярдәмчел  кеше буларак олы хөрмәт белән искә алдылар. Бакировлар династиясе үзенең лаеклы бер улын югалтты. Рөстәм абый Бакировның укыткан укучыларында ул биргән белем һәм тәрбия гомергә сакланачак һәм буыннан буынга күчеп үз эзен калдырачак. 

Нинди ул без белгән һәм белмәгән Гөлназ? 09.03.2021 Нинди ул без белгән һәм белмәгән Гөлназ?
Ул – ут кебек! Сәхнәдә дә, эфирда да, тормышта да! Тамашачы аның аптырап, югалып калган чагын хәтерләмидер. Юктыр... Гөлназ бит ул! Чая, җитез, тапкыр!

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2021 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь! 07.03.2021 Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь!
Бу көннәрдә  үзенең олы юбилеен билгеләп үтүче якташыбыз, Татарстанның халык артисты  Шамил  абый Әхмәтҗанов белән шагыйрә, бик күп җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова авылдашлар, районыбызның  Курса Почмак  авылыннан.  Туган  авылларында оештырылган төрле чараларда алар  еш очрашалар, авылдашлары белән бергә   үзенчәлекле бәйрәмнәр оештыралар.  Мәктәп музеенда аларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән бәйле кызыклы материаллар белән танышырга мөмкин.

Арчалар бөек якташлары юбилеена әзерләнә 06.03.2021 Арчалар бөек якташлары юбилеена әзерләнә

Арча район хакимиятендә Габдулла Тукайның 135 еллыгына әзерлек чараларына багышланган киңәшмә узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина үткәрде.

- Сөекле Тукаебызның олы юбилеен лаеклы каршылау, бәйрәм чараларын тиешле югарылыкта үткәрү өчен барыбызга да бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәк,- диде ул киңәшмәгә чакырылган социаль учреждение җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Кушлавыч мәктәбендә шахмат зонасы ачылды 06.03.2021 Кушлавыч мәктәбендә шахмат зонасы ачылды
Быел «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башлап җибәрде. Шунлыктан районыбыз мәктәпләрендә дә шахмат зоналары булдырылды. 

Гореф-гадәтләребезне онытмыйк! 06.03.2021 Гореф-гадәтләребезне онытмыйк!
“Дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк...”, дип әйтеп калдырган безгә якташ язучыбыз Гомәр Бәширов.

Татар халкын милләт буларак саклап калу, яшь буынга туган телебезне онытмыйча, халкыбызның милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре аша тәрбияләү максатында, бакчабызда төрле чаралар уздырыла. Шул чараларның берсе турында сөйлисем килә... Халыкара туган тел көне уңаеннан, бакчабызда туган тел атналыгы үткәрелде. Һәр төркем балалары, тәрбияче апалары, әти- әниләр белән берлектә татар халкының гореф-гадәтенә, йоласына яки милли бәйрәменә багышланган кичә әзерләде.

9 апрель көнне Арча якташлыгының чираттагы очрашуы була 05.03.2021 9 апрель көнне Арча якташлыгының чираттагы очрашуы була

9 апрель көнне 18.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы була.

Быелгы традицион очрашу “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Арча Мәдәният йорты” муниципаль учреждениясе һәм “Идел–йорт” Россия төбәкара театр фестивале Гран–при иясе “Җидегән чишмә” Арча халык театры белән берлектә оештырыла.

Якташыбыз “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде 04.03.2021 Якташыбыз “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район Мәдәният йортының “Русская песня” халык вокаль ансамбле аккомпаниаторы Гатин Илшат Габдулла улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Сәнгатькә гашыйк Сөмәя апа 03.03.2021 Сәнгатькә гашыйк Сөмәя апа

Сөмәя Җиһаншинаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә.

Сугыш чорында күргән авылыклар күңелдә, хәтердә саклана. Сөмәя Җиһаншинаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул Кәче авылында 1939 елның 1 августында туа.  “Балачагым  авыр сугыш елларына туры килсә дә бик кызыклы үтте: кечкенәдән табигатькә гашыйк кеше идем, табигатьтә уйнарга яраттым, җәен су коендык, кышын чаңгыда , тимераякта шудым. 6 нчы сыйныфта укыганда районда узган ярышта 3 км үтеп икенче урынны алдым” – дип сөенеп, ул еллардагы вакыйгаларны күз алдына китереп рәхәтләнеп сөйләде.  7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң , 15 яшьтә беренче хезмәт юлы юлы колхозда башланып китә. 

Күпкырлы шәхес 02.03.2021 Күпкырлы шәхес
“Казан арты” музеенда Арча районы мәгарифен, мәдәниятын, сәнгатен, спортны, авыл хуҗалыгын һәм башка өлкәләрне үстерүгә зур өлеш керткән, олы хөрмәткә лаек Сабиров Ибраһим Зөфәр улының 70 яшьлек юбилее уңаеннан очрашу кичәсе үтте.

Сабиров Ибраһим Зөфәр улы 1951 нче елның 21 февралендә Биектау районы Мүлмә авылында  дөньяга килә. Кечкенәдән бик тере, шук, тырыш   бала булып үсә. 3 яшьтән чаңгыда йөри башлый, 5 нче сыйныфтан соң колхоз эшләрендә катнаша.  Үзлегенән гармунда уйнарга өйрәнә. Гармунны абыйсы белән  колхоз басуында калган  бәрәңгене җыеп сатап алалар. Армиядән кайткач, Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә.

Кысна авылы янындагы плотинада балыкчылар ярышты 01.03.2021 Кысна авылы янындагы плотинада балыкчылар ярышты
Безгә бу турыда Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин хәбәр итте.

Балыкчылар ярышы тулы бер бәйрәмгә әйләнә. Чәйле, коймаклы, җырлы бәйрәмгә...

Балыкчылар да бик күп килә... Бу турыда фотолар сөйли.

Безнең фермерны Мәскәүдә дә беләләр 27.02.2021 Безнең фермерны Мәскәүдә дә беләләр

Мөндеш авылында яшәүче Хәлим Гарипов районда беренче булып гаилә фермасы булдырып эшли башлаган кешеләрнең берсе. Тора-бара ул терлекләрне арттырып, яңа тораклар төзеп, пай җирләре алып иң уңышлы эшләүче фермерга әверелде.

Фермер – үз куллары белән байлык тудыручы. Кайчан гына килсәң дә, Хәлим гел хәрәкәттә, әле тегене, әле моны эшләгәндә очратасың. Яңа техникалар да  алып тора, төзелеш буенча да  планнары зурдан.

Картингта ярыштылар 26.02.2021 Картингта ярыштылар

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арчада балалар арасында картинг буенча ярышлар үтте.

Аны Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районындагы бүлекчәсе, Арча ДОСААФы һәм Арча Укучылар сарае оештырды.

Картинг буенча ярышлар бездә беренче генә тапкыр үтми. Укучылар сараенда секция эшли. Аның белән Надыйр Исмәгыйлев җитәкчелек итә. Бүгенге көндә 4 төркемдә 60тан артык бала шөгыльләнә. Республика ярышларында да актив катнашып, уңышларга да ирешәләр.

Бүген Вәлиев Инсан Миргали улы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә 25.02.2021 Бүген Вәлиев Инсан Миргали улы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Бүген, 25 февраль көнне, бөтен гомерен Арча эшчеләр бистәсендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш  шартларын яхшыртуга багышлап намуслы хезмәт иткән, районыбыз халкына билгеле булган шәхес – Вәлиев Инсан Миргали улы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул мәктәпне тәмамлап, унбиш яшеннән Казанда һөнәр училищесында белем ала, слесарь буларак хезмәт юлын башлап төрле оешмаларда мастер, җитәкче вазыйфаларын башкара. Аның тырышлыгын, оештыру сәләтен күреп  халык депутатларының Арча поселок Советы председателе итеп сайлыйлар һәм ул бу җаваплы вазыйфаны 23 ел дәвамында башкарды.

Сикертән мәктәбендә истәлекле очрашу 24.02.2021 Сикертән мәктәбендә истәлекле очрашу

Салкын кышның соңгы ае да сиздермичә үтеп бара. Суык көннәре белән генә түгел, истәлекле даталары белән дә күңелгә кереп кала февраль ае. Ышанып әйтә алабыз, бу айда бик куп талантлы кешеләр туган. Шуларның берсе белән мин сезне дә  таныштырып үтим әле.

9 нчы февраль көнне хезмәт ветераны, үзешчән шагыйрә, Чөмә Елга авылында туып үскән якташыбыз Роза Шәйхетдинованың 80 яшьлек юбилее. Шул уңайдан, Гөберчәк музее мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы, Сикертән мәктәбендә, 3-9 нчы сыйныф укучылары белән күңелле очрашу уздырды. Ул безне Роза Шәйхетдинованың катлаулы тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, кайбер шигырьләрен укыды, шулай ук библиографик белешмә бирде. Укучылар бик яратып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Апазга 6 авылдан җыелдылар 23.02.2021 Апазга 6 авылдан җыелдылар

Апаз җирлегенә (җитәкчесе Раушан Котдусов) кергән 6 авылдан шахматчылар Апазга җыелды.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган әһәмиятле чара иде ул. Район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә килде. Башта сугыш каһарманнары һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннан Апаз мәдәният йортына керделәр. Тантаналы өлештән соң шахмат ярышлары башланып китте. Баш судья Сөләйман Галимуллин булды. "Кеше күп, сабантуемени!," - диделәр шахматчылар. Балалар да, олылар да шахмат уйнады.

Аларны хәзер бөтен дөнья карый 19.02.2021 Аларны хәзер бөтен дөнья карый

Наласалар алар авыллары өчен үлеп тора. Рамил Рафис улы Мөхетдинов кайда гына эшләсә дә, торган урыны туган авылы Наласада. Инстаграмда ул “Туган авылым – Наласа!” дигән сәхифә булдырган.

– 2019 елның башында ачып җибәргәндә мин аны болай ук кызыксыну уятыр дип көтмәгән идем, – ди ул. –  Авылдашлар чит җирләрдә дә күп бит, кемдер кияүгә киткән, кемнеңдер әти-әнисе шушында яшәгән һ.б. Хәзер сәхифәне тулыландыруда катнашучылар 900гә җитте һәм алар арта тора. Күпләр яшьлек, мәктәп еллары, элеккеге гореф-гадәтләр турында хатирәләр, фоторәсемнәр җибәрә.

Рәис Гарипов тугыз дистә сокланырлык гомер кичергән 18.02.2021 Рәис Гарипов тугыз дистә сокланырлык гомер кичергән
Сеҗе авыл җирлегендә Рәис абыйны белмәгән кеше юк. Гомере буе колхозда агроном булып эшләгән һәм бүгенге көндә якыннары янәшәсендә тормыш итә ул.

Рәис Гариповны котларга Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин килде. Ул Рәис абыйга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Арча район башлыгы Илшат Нуриевның ихлас теләкләрен җиткерде.

Яңа Кенәр мәктәп-интернатына 60 ел 17.02.2021 Яңа Кенәр мәктәп-интернатына 60 ел
Яңа Кенәр интернат--мәктәбе турында.

“Мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Сугыштан соңгы тормыш  бик җиңелләрдән булмый. Ятим балаларның, балаларын ялгыз караучы аналарның хәлен җиңеләйтү максаты белән 1956 елда КПССның XX съездында  Совет хөкүмәте мәктәп-интернатлар төзү турында карар кабул итә.  Мәктәп-интернатларга  иң беренче чиратта ятимнәрне, сугыш һәм хезмәт инвалидлары, пенсионер, ялгыз  аналарның балаларын кабул итәләр. Яңа Кенәрдә мәктәп-интернатны оештыруда РСФСРның атказанган укытучысы, СССРның  мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны  Халитов Рәгыйб Усмановичның роле зур була.

Якташларыбыз – Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары 16.02.2021 Якташларыбыз – Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары

15 февральдә без  шагыйрь,  Советлар Союзы Герое,  СССРның  Ленин  премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел  тулу  көнен билгеләп үтәбез. Бу  дәрәҗәле  исемнәр аңа озак елларга сузылган  кимсетүләр, гаепләүләр, ныклап тикшерүләр аша  һәм бары тик  дусларының  ныклы теләктәшлек  күрсәтүләре , дөреслекне  исбат  итүләре  нәтиҗәсендә генә бирелә. Муса Җәлил 38 яшендә  Берлинның  Плетцензее төрмәсендә  җәзалап  үтерелгән. Аның үлемсез шигырьләре һәм җырлары бик күп, ә язылмый калганнары... 


Роза Шәйхетдинова: Сагышымны бушатырга булышасың, каләмем. 15.02.2021 Роза Шәйхетдинова: Сагышымны бушатырга булышасың, каләмем.

Төрле темаларга язылган шигырьләре тупланган “Ятимлек ачысы”, “Гомер агышлары”, “Күңелем чишмәсе”, “Уйлы еллар, моңлы еллар”, “Гомер такыясы”  китаплары белән һәркемгә таныш булган Роза Шәйхетдинова бу көннәрдә үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан без аның белән телефон аша сөйләшеп, уй-фикерләрен белештек.

Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинова 1941 елның 9 февралендә күренекле язучылары белән дан тоткан Кесмәс ягында, татар әдәбиятына балалар язучысы  Заһирә Гомәрованы биргән матур табигатьле Чөмә Елга авылында туган.  

Алсу Мөхәммәтова: биредә бик тырыш кешеләр яши 14.02.2021 Алсу Мөхәммәтова: биредә бик тырыш кешеләр яши

Шушмабашта хисап җыелышлары һәрвакыт оешкан төстә, эшлекле шартларда үтә

Җитәкчеләрнең, белгечләрнең төпле чыгышларын рәхәтләнеп тыңлыйсың. Быелгысы да шулай булды. Баш зоотехник Ирек Сәләхов, баш агроном Ришат Шәрифуллин, баш инженер Самат Йосыпов, баш икътисадчы Фаил Котдусов, кадрлар бүлеге мөдире Ләйсән Кәримова үз өлкәләрендәге эшчәнлеккә анализ ясадылар, киләчәктә нәрсәләргә игътибарны арттырырга кирәклеген үтемле итеп аңлатып бирделәр.

Урта Бирәзәне танымадым 14.02.2021 Урта Бирәзәне танымадым

Наласа авыл җирлегендәге матур үзгәрешләргә сокланырлык. Авыл халкы данлы үткәне белән горурланып, киләчәккә карап зур планнар корып яши

Авыл җирлеге башлыгы Илфира Рамазановна иң беренче итеп Урта Бирәзә авылына алып китте. Мин моның серен соңрак аңладым. Бу авыл аша үтеп киткәләгән, мәктәбендә, клубында булган бар иде. Бактың исә, бу авылны белмим дә икән әле мин. “Мин башлык булып эшли башлаганда (2012 ел) бу авылда 48 йорт бар иде, – диде Илфира Шакирова. – Хәзер 98 йорт бар, әле яңа төзелә торганнары, алынган җир кишәрлекләре бар”

50 ел бергә яшибез 13.02.2021 50 ел бергә яшибез

Туң катламына эләккән бәрәңге коңгызлары катып үләчәк инде. Башы эшләгәннәре бер метр тирәнлеккә кадәр кереп йоклый икән, алары белән очрашырга туры киләчәк. Үлеп бетсәләр, күңелсез булыр инде, агу сатучылар бигрәк тә борчылыр.

Һәр яңалык күпмедер  вакыттан соң яңалык булудан туктый, гадәти хәлгә әйләнә. Узган гасырның 70нче еллар башында халык арасында, бәрәңгене ашый торган бөҗәк барлыкка килгән, бернәрсәне дә калдырмый икән, дигән шомлы хәбәрләр таралды. Минем редакциядә эшли башлаган вакыт. Авылга кайткач та бөтен сүзләре шул, кайбер авылларда бакчаларны  сукалый башлаганнар  икән, нишләрбез инде, диләр. Аларны аңларга да була, бар карап торганнары сыер белән шул бәрәңге бакчасы бит инде.

Илдар Шәмсетдинов күңел тынычлыгы өчен эшли 12.02.2021 Илдар Шәмсетдинов күңел тынычлыгы өчен эшли
Яңа Кенәрдә яшәүче Илдар Шәмсетдиновның йортын күрүгә үк анда алтын куллы кеше яшәвенә шик калмый.

Зәвык белән эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, койма, капкадагы фигуралар шунда ук күзгә ташлана. Матурны сукыр да тоя, дип юкка гына әйтмиләр шул. Чөнки күзле кешегә аны күрмәү мөмкин түгел.

Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз! 11.02.2021 Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 февраль көнне, Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхетле озын гомер кичерүегезне тели. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!

Ленар Ринат улы Сафин 1969 елның 11 февралендә ТАССР Арча шәһәр тибындагы бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. Озак еллар ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрыгын (2010 -2020) җитәкли. Бугенге көндә РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы.

Сарай Чокырчада Пушкин шигырьләре яңгырады 10.02.2021 Сарай Чокырчада Пушкин шигырьләре яңгырады
Сарай - Чокырча авыл клубында (клуб мөдире Марсель Шарапов @sharapov.marsel ) үзенең 42 ел гомерен балаларга  рус теле һәм әдәбияты серләрен укытуга багышлаган  Марсель абыйның бертуган апасы Гөлзада Нәҗипова призына А.С.Пушкин әсәрләрен сәнгатьле уку буенча бәйге оештырылды.

Бүген Роза апабызның олы юбилее 09.02.2021 Бүген Роза апабызның олы юбилее

Күңел серем шигырьләремдә...

Мин Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинованы бик озак еллардан бирле беләм. Ул кайда гына эшләсә дә үз эшен җиренә җиткереп, намуслы хезмәт итте, үзенең пөхтәлеге, хезмәттәшләренә карата гаделлеге, эш сөючәнлеге белән аерылып торды. Район мәдәниятен үстерүгә 30 елдан артык гомерен багышлаган Роза Шәйхетдинова шигырьләр язып әдәбият сөючеләрне куандырып яшәргә дә вакыт таба, аның җырлары да сәхнәләрдән еш яңгырый. Һәрбер чыккан яңа китабын миңа да бүләк итеп барды, иҗаты белән якыннан танышканнан соң Роза апа Шәйхетдинованың тормыш юлын, аның кичергәннәрен һәркем үз күңеле аша үткәрәдер. Ул бу көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтә, шул уңайдан үзенең шигырь юллары аша аның  тормыш юлы белән таныштырасым килде.

“Кая чабасың, Шәүкәт?” – дип сорыйсы килә. 09.02.2021 “Кая чабасың, Шәүкәт?” – дип сорыйсы килә.

Иртән машина белән җайлап кына эшкә барам. Тротуар буйлап берәү йөгерә, күптәнге танышым Шәүкәт икән

Көн саен бер үк вакытта очрый бу, җайлы чаба, машинаны да узып киткәли. Туктап: “Кая чабасың, Шәүкәт?” – дип сорыйсы килә.

Беркөнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов: “Бүген Шәүкәт абыйның юбилее, бергә барып килмибезме?” – дип шалтыратты. “Әлбәттә, барам! Аңа бирәсе сорауларым да бар”, – дидем.

Шәүкәт Баһаветди-новны күптәнге танышым, дигән идем. Ул үзе Буа районыннан, безнең районда агрохимик булып эшләде. “Башта авыл хуҗалыгы идарәсендә ике ел орлыкчылык агрономы булып эшләдем, аннан соң 39 ел агрохимик булдым”, – ди югары белемле галим-агроном.

Яңа Кырлайдан матур хәбәр 08.02.2021 Яңа Кырлайдан матур хәбәр
- Безнең авылда бик матур бәйрәм булды, - дип сөенечлзре белән уртаклаштылар. -- Заһидуллин Айнур Фаил улы  Яна Кырлайда, әби - бабайсынын авылында, малае туган хөрмэткэ авыл халкын җыйды. Чалган гакыйка корбаны 2 тэкэ итеннэн плау һәм шурпа эзерлэп, туганнарын, авылдашларны һәм килгэн кунакларны сыйлады.Төрле спорт ярышлары белэн зур концерт бергэ үрелеп барды. Жинучелэр саллы гына булэклэргэ ия булды. Бик зур рәхмәт. Килэчэктэ, алла боерса, балалар куп туып торып,  мондый бэйрэмнэр ешрак булсын дигэн телэктә калабыз.

«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгарды 07.02.2021 «Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгарды
«Татмедиа»ның «Идел-пресс» полиграфия комплексында язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабы 2000 данә тираж белән чыкты. «Киллер» — «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан икенче китап.

«Киллер» китабында ике әсәр — «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьлары бар. «Исемнәре котсыз булса да, үзләре мөлаем әсәрләр. Яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар бар. Гади телдә язылды. Укучыны җилтерәтеп алып бара торган әсәрләр алар», — дип сөйләде автор «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фоторәсемдә – тарих 06.02.2021 Фоторәсемдә – тарих

Әлеге фоторәсемне Урта Курса авылында яшәүче Сәүбән абый Шаһниев биргән иде.

Сулда аның әтисе Габделхак абый. Ул Корайван авылында төзелгән “Кызыл тау” колхозының беренче рәисләренең берсе. Газета төпләнмәләрен карап утырганда әлеге колхозның алдынгылар рәтендә булуын күрәсең. Дәүләткә  ашлык сату планнарын арттырып үтәгәннәр, хезмәт көненә иң күп икмәкне дә алар биргән. Агач утырту, органик ашлама әзерләү, кар тоту һ.б. буенча да алда “Кызыл тау”. Габделхак абый мин белгәндә кибетче иде, өйләре янгач Урта Курсага күченделәр.

Юбилейга иң зур бүләк – Салаваттан 05.02.2021 Юбилейга иң зур бүләк – Салаваттан

Печмәнтауда яшәүче Әминә апа Газизова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аңа иң зур бүләкне оныгы Салават ясады – 1 февраль көнне Әминә апаның оныкчыгы Кәрим туды

Шул ук көнне юбилярга район башлыгы Илшат Нуриев шалтыратты һәм гомер бәйрәме белән котлады. “Мине шулай олылавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә”, – диде Әминә апа. Бу мизгелдә аның күзләрен, йөзен шатлыклы елмаю бизи иде. 


Гомер сукмагыннан 45 ел бергә 04.02.2021 Гомер сукмагыннан 45 ел бергә

Апам Гөлфия (Арчада яши, Айван авылыннан) авылдашы, сыйныфташы, дус кызы турында: “Алсуның Илдар белән өйләнешеп яши башлауларына 45 ел икән инде. Алар турында язарга кирәк. Тәртипле, гади, тырыш кешеләр”, – диде. Мин бу эшкә бик теләп алындым. Чөнки авылдашым Алсуны, аның гаиләсен ихтирам итәм. Әйбәт кешеләр...

Алмаз Закиров - алтын медаль иясе 03.02.2021 Алмаз Закиров - алтын медаль иясе

29-31 гыйнвар көннәрендә Кама Аланында тхеквандо буенча егетләр көч сынашты

Татарстан Республикасы беренчелегенә уздырылган ярышларда 2001-2005 елгы егетләр катнашты. 

Газинур Борһанов тренерлыгында шөгыльләнүче "Арча" спорт мәктәбе спортчылары бер алтын һәм дүрт бронза медаль алып кайтты.


Новости 1201 - 1300 из 3499
Страницы: